Liberta театры (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Liberta театры (Яр Чаллы) latin yazuında])
Liberta
яңа драма театры
Новый драматический театр
Liberta

Театр урнашкан бина (Тынычлык проспекты, 50/15)
Адрес Тынычлык пр., 50/15
Яр Чаллы, Татарстан
Директор Сергей Заболотский
Татьяна Заболотская
Театр-студия эблемасы

Liberta театры, «Liberta» яңа драма театры (рус. Новый драматический театр Liberta) ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан мәдәният оешмасы (үз-үзен тәэмин итүче, дәүләтнеке булмаган шәхси камера театры). Балалар, яшүсмерләр өчен (көндезге) һәм өлкәннәр өчен (кичке) спектакльләрне рус телендә күрсәтә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

LIBERTA театрының (2023 елның гыйнварыннан Liberta яңа драма театры) режиссерлары һәм нигез салучылары ― Сергей Леонид улы һәм Татьяна Валентин кызы Заболотскийлар ― РФ Театр әһелләре берлеге әгъзалары, актерлар, дипломлы ораторлык һәм актерлык осталыгы буенча тренинглар үткәрүчеләр. [1]

2013 елда «Мастеровые» театрыннан киткән Сергей (әлеге театрда 27 ел эшләгән) һәм Татьяна (23 ел эшләгән) Заболотскийлар 5 ел актерлык һәм ораторлык осталыгына өйрәтүче түләүле студия буларак эшләп килгәннәр. [2]

Театрның беренче спектакле ― 2018 елда Польша драматургы Славомир Мрожекның(рус.) «Karol» пьесасы (1961) буенча куелган «КА'РОЛЬ» абсурд драмасы жанрындагы спектакль, режиссеры – Сергей Заболотский. Спектакль тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, бу алдагы спектакльләр турында җитди уйланырга сәбәп була. 4 ел эчендә театр репертуарында 11 спектакль барлыкка килә. Коллектив үзен төрле жанрларда сынап карый, экспериментлар үткәрә. [3]

2019 елда Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән LIBERTA театрына нигез салучылар Сергей һәм Татьяна Заболотскийлар «Мастеровые» театрыннан бушаган бина базасында (Академик Рубаненко урамы) дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында «Яр Чаллы Яшь тамашачылар театры»н булдыру турында фикерләшә. [4] Театр бинасы Яр Чаллы филармониясенә бирелә. [5]

2022 елда Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен Президент грантлары (рус. Президентский фонд культурных инициатив) [6] конкурсында җиңә. Грантның гомуми суммасы 3 800 000 сум тәшкил иткән. Грант ярдәмендә шәһәр яшьләре өчен проектлар тормышка ашырылган: мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр өчен «Не уроки литературы» (Әдәбият дәресләре түгел) проекты төзелгән, Театраль квиз, пьесаларны актерлык укулары һәм башкалар үткәрелгән.

Театр каршында «Liberta» балалар театр студиясе (Чаллы гаҗәеп балалар инклюзив театры) эшли. [7]

Җәй айларында 3 яшьтән һәм 5 яшьтән зуррак балалар белән Кечкенә балалар өчен театр (Театр для самых маленьких) һәм Яр Чаллыда сабыйлар өчен актерлык осталыгы (Актерское мастерство для малышей в Набережных Челнах) курслары оештырыла. Курс тәмамлангач, театр сәхнәсендә ачык дәрес күрсәтелә. [8]

Театрда танылган артистларның концертлары оештырыла, алар арасында Алексей Бардин, Александр Шербин һ. б. бар.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси театр Яр Чаллы шәһәренең Яңа шәһәрендә күпкатлы торак йортта (Тынычлык проспекты, 50/15) урнашкан (“Түбәтәй”дән Хәсән Туфан проспекты аерып тора), элеккеге төнге клуб бүлмәләрен арендага ала һәм аны театрга әйләндерә. Бирегә күченер алдыннан Шишкин бульварыннан ерак булмаган сәүдә комплексында урнашып торганнар. Зал 60 урынга исәпләнгән.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр репертуарында уннан артык спектакль, шуларның алтысы – балалар һәм яшүсмерләр өчен.

  • Чик буендагы йорт, режиссеры Сергей Леонидович Заболотский.
  • КАроль, режиссеры Сергей Заболотский.
  • Контракт (Франсис Вебер комедиясе)
  • Океанның яшел калкулыклары буенча (С. Козлов пьесасы)
  • Бәйрәм йокысы ― төшкә кадәр (А. Островский пьесасы)
  • Тартюф (Ж.- Б. Мольер комедиясе)
  • Дон Жуанның соңгы хатын-кызы (Леонид Жуховицкий)
  • Чехов! Stories (А. П. Чехов тормышы һәм иҗаты турында)
  • Карачкы (Владимир Железников повесте, куючы-режиссеры Татьяна Заболотская)
  • Чакматаш (Огниво, Г.- Х. Андерсен әкиятләре буенча мюзикл)
  • Ромео һәм Джульетта (У. Шекспир трагедиясе)
  • А һәм Б (балалар спектакле) һ. б.

Актерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрда, нигездә, профессиональ артистлар уйный, шулай ук талантлы яшьләр дә җәлеп ителә.

  • Сергей Заболотский, Татьяна Заболотская, Алексей Иванов, Анастасия Дубровина, Дмитрий Томилов, Алексей Грачёв, Оксана Иванова, Владимир Радостев, Людмила Малютина, Егор Селиванов, Татьяна Сычёва, Полина Огорельцева, Евгений Зайчиков, Алексей Коваленко, Елена Гаврусева. [9]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Алтын мәйдан» халыкара инклюзив фестиваленең Гран-прие,
  • «Талантлар планетасы» халыкара конкурсының I дәрәҗә лауреаты дипломы,
  • «Если бы» V Бөтенроссия сәхнә осталыгы фестиваленең I дәрәҗә лауреаты дипломы,
  • «Башка үлчәм» (Другое измерение) III Бөтенроссия театр фестивалендә (Казан) беренче урын,
  • «Өмет ярлары» (Берега надежды) 58нче халыкара фестивалендә I дәрәҗә дипломы (2016 елның октябре),
  • «Талантлар планетасы» халыкара конкурсы Гран-прие (2016 елның декабре),
  • «Драма спектакле» номинациясендә «Если бы» VI Бөтенроссия сәхнә осталыгы фестиваленең I дәрәҗә лауреаты дипломы. [10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы
Чаллы туграсы