Лилия Хәмитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Хәмитова latin yazuında])
(Liliä Xämitova битеннән юнәлтелде)
Лилия Хәмитова
Тулы исеме

Лилия Вәгыйз кызы Хәмитова

Туу көне

2 август 1970(1970-08-02) (53 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Арча штб

Эшчәнлек еллары

1999 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

Татар җыры фестивале лауреаты

Лилия Хәмитова ― популяр эстрада җырчысы.

Хәмитова Лилия Вәгыйз кызы 1970 елның 2 августында Арча эшчеләр поселогында туа.

Арча педагогика көллиятен һәм читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Лилия ике ел Шәмәрдән мәктәбендә, ярты ел Яңа Кенәрдә укытучы булып эшли.

1999 елда Оскар Усманов музыкасына «Буран дулый» җырын яздырып, музыка сөяючеләр арасында таныла башлый. 2000 елда “Татар җыры” фестивалендә “Ялгышканмын” җыры белән беренче “Алтын барсын” ала. “Татар җыры-2001” фестивалендә[1] “Мәхәббәт шушыдыр” җыры белән, ә “Татар җыры-2002” фестивалендә “Хәерле юл тели һәйкәлләр” җыры белән лауреат исеменә лаек була, такы ике “Алтын барс” премиясе хуҗасы була.

Альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Хәмитованың “Мәхәббәт шушыдыр” (2000), “Сынатмасын йөрәгем” (2002), “Күз тимәсен” (2006), “Күз тимәсен сөю хисенә” исемле дүрт альбомы дөнья күрде. “Барс-медиа” студиясендә Лилиянең “Ашытбаш җыры”, “Ялгышканмын”, “Хәерле юл тели һәйкәлләр”, “Сынатмасын йөрәгем” җырларына клиплар төшерелде.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иреннән аерылган, Әмир исемле малай үстерә.
2023 елда эстрада җырчысы Винарис Ильегет (1978 елда Пермьдә туган) белән туй ясаган[2].
Хоббие: машина йөртү.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]