Мәгубә Сыртланова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгубә Сыртланова latin yazuında])
(Mäğubä Sırtlanova битеннән юнәлтелде)


Мәгубә Сыртланова
Туган телдә исем Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова
Туган 15 июль 1912(1912-07-15)
Бәләбәй, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 1 октябрь 1971(1971-10-01) (59 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Искра урамы[d][1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Һөнәре очучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә өлкән лейтенант

 Мәгубә Сыртланова Викиҗыентыкта

Мәргубә Хөсәен кызы Сыртланова (рус. Магуба Гусейновна Сыртланова) — гвардиянең өлкән лейтенанты — очучы, Советлар Союзы Герое.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Уфа губернасының (хәзер Башкортстан Республикасы), Бәләбәй шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1929 елдан Ташкәнттә телеграфист булып эшли, аннары гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазифасын башкара. Мәгубә Тбилисида аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый.

1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында – 4 нче һава армиясенә караган 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясенең 46 нчы гвардия полкында эскадрилья командиры урынбасары була. Очучы 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказ (1942-43 еллар), Тамань ярымутравы (1943), Кырым (1944), Илбау-Сандомир (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә 1945 ел) юнәлешендәге һөҗүм сугышларында катнаша. Гвардия өлкән лейтенанты М.Сыртланова 1945 елның маена кадәр 780 сугышчан очыш ясый һәм дошманның күп кенә гаскәри көчләрен һәм техникасын юк итә.

М.Сыртланова Ленин, ике Кызыл Байрак, II нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң М.Сыртланова запаска чыга. Казан шәһәрендә яши, заводта эшли. М.Х.Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә вафат була.

Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән. Бәләбәйдә М.Сыртланова музее ачылган, Благовещенск шәһәрендә (Башкортстан) Геройның бюсты куелган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.