Мәшһәд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәшһәд latin yazuında])
(Mäşhäd битеннән юнәлтелде)
Мәшһәд
Карта
Ил Иран
Регион Хөрәсән
Координатлар 36°17'50.980"тн, 59°36'21.323"кнч
Башлык Mohammad Reza Kalaei[d][1]
Мәйдан 458 км²
Халык саны 2 749 374 кеше
Сәгать кушагы UTC+3:30
Телефон коды ۰۵۱۳
Рәсми сайт e-mashhad.ir
Кардәш шәһәрләр Милан, Kuala-Lumpur, Karaçi, Лаһор, Фресно, Өремче, Мазары-Шәриф, Сантьяго-де-Компостела, Верона һәм Сурабая

Мәшһәд, (Мешхед, фар. مشهد) — Иранның төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр. Рәзави-Хөрәсән устанының административ үзәге.

Халык саны — 2 749 374 кеше (2011).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәшһәд климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C 6,7 8,6 14,1 20,8 26,8 32,4 34,4 32,8 28,8 22,0 15,8 9,6 21,0
Уртача температура, °C −0,0 2,3 7,7 14,1 19,6 24,6 26,7 24,6 19,8 13,4 7,7 2,6 13,5
Уртача минимум, °C −5,1 −2,9 2,3 7,9 11,8 15,6 17,9 15,3 10,4 5,4 1,3 −2,7 6,4
Явым-төшем нормасы, мм 33 36 52 48 25 3 0 0 1 11 15 26 250
Чыганак: World Climate

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

:Мәшһәд урыныда 9 гасырда Санабад авылы булган. Мәшһәд исеме беренче тапкыр гарәп географлары әсәрләрендә телгә алынган (10 гасырда). 11—12 гасырларда газнәвиләр вә сәлҗүкләр кул астында булган. 13 гасырның азагында монголлар һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәр җитди зыян күргән. 14 гасыр азагыннан Хөрәсәннең иң эре шәһәрләрдән бересе. Тимурилар һәм Сәфәвиләр хакимлеге дәверендә Мәшһәд үсеш алган. 1736—47 елларда — Нәдиршаһ дәүләтенең башкаласы. 1795 елда Мәшһәдне каҗарлар басып алганнар.

2011 елда шәһәрдә метрополитен ачылган.

Мәшһәд — шигыйларның "мөкатдәс" шәһәре. архитектура һәйкәлләре: Имам Риза тәкыясе (мавзолее, 9-гасыр). Гәүһәршәд мәчете (1405—18), мәдрәсәләр, кәрвансарайлар сакланганнар. Нәдиршаһ тәкыясе, Ризашаһ һоспитале 20 гасырда төзелгән. Шәһәр читендә фарсы шагыйре Фирдәүсинең кабере бар (кабер өстендә төрбә корылган).

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәһран — Мәшһәд тимер юлының ахыргы станциясе, автомобил юллары төене. Илнең төньяк-көнчыгыш өлешендәге сәүлә-сәнәгать, сәяси һәм мәдәни үзәге. Митал эшкәртү, агач эшкәртү, тукымачылык (текстиль), күн-аяк киеме, азык-төлек, химия сәнәгате ширкәтләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Кояш электр стансасы, университет бар.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]