Мәшһар Гомәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәшһар Гомәров latin yazuında])
(Mäşhar Ğömärov битеннән юнәлтелде)
Мәшһар Гомәров
Файл:.jpg
Туган телдә исем Машкар Бәхретдин улы Гомәров
Туган 11 ноябрь 1927(1927-11-11)
БАССР Аскын районы Көбияз авылы
Үлгән 2002(2002)
Казакъстан, Алматы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Әлма-матер Казакъстан милли университеты[d]
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Сабит Муканов исемендәге бүләк (Казакъстан ССР язучылар берлеге)

Мәшһар Гомәров, Мәшһар Бәхретдин улы Гомәров (каз. Mas'qar (вариант: Mas'har[1] Bahri'di'nuly Gy'merov, рус. Гумеров Машкар Бахридинович, 1927-2002) — балалар язучысы. Казакъстан ССР язучылар берлегенең Сабит Муканов исемендәге бүләге иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 елның 11 ноябрендә БАССР Аскын районы Көбияз авылында мулла гаиләсендә туган. 1937 елда гаиләсе белән Төньяк Казакъстан өлкәсенә күчеп килә. Казакъ урта мәктәбен, Ленинск авыл хуҗалыгы техникумын (1946), Казакъ дәүләт университетының филология факультетын (1953) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1942 елда, 8 сыйныфны укыгач, күмәк хуҗалыкта хисапчы булып эшли.
  • 1946 елда техникум тәмамлагач, МТСта агроном булып хезмәт итә.
  • Югары уку йортынннан соң, Казакъстан ССР Главлитында цензор булып утыра. «Казакъстан пионерı» республика газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
  • 1957-1977 «Қазақстан», «Жазушы», «Жалын» нәшриятларында мөхәррир.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләте татар булса да, әсәрләрен казакъ телендә иҗат итә. Башлыча балалар һәм яшүсмерләр өчен проза әсәрләре иҗат итә. Беренче җыентыгы «Ана һәм ул» 1956 елда басыла. 1960 елда беренче повесте – «Могҗизалы дару» нәшер ителә. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен күп санда китап-картинкалар яза: «Беренче очыш», «Яңа чиләк», «Урман табибы» («Лесной лекарь», 1964 елда русчага тәрҗемә ителгән), «Аю һәм бөркет».

Хикәяләр һәм әкиятләр җыентыклары берничә – «Өч көн, өч төн», «Куш (ике) чинар агачы», «Югалган ачкыч», «Әтинең әтисе».

Лирик повестьлар авторы – «Ярата-яратмый», «Каләмфер».

Фантастик повестьлары – «Серле нур», «Яшерен дәфтәр», «Ерактан килгән кунак».

Тәрҗемә өлкәсендә дә шөгыльләнә: В. Губаревның «Павлик Морозов», Роза Хафизованың «Курай-малай маҗаралары», Максим Зверев, Әхияр Хәкимовның повестьларын казакъчага тәрҗемә иткән.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]