Мәрьям Вәлиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәрьям Вәлиева latin yazuında])
(Märyam Wälieva битеннән юнәлтелде)
Мәрьям Вәлиева
Туган телдә исем Мәрьям Вәлимехәммәт кызы Вәлиева
Туган 15 декабрь 1917(1917-12-15)
Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Биектау авылы.
Үлгән 17 апрель 1998(1998-04-17) (80 яшь)
Татарстан Республикасы, Биектау районы, Константиновка бистәсе.
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Татарстан байрагы
Һөнәре тракторчы
Балалар Ринат Нуруллин
Ата-ана
  • Хуҗагарипов Вәлимехәммәт. (әти)
  • Гәндәлиб. (әни)

Мәрьям Вәлимехәммәт кызы ВәлиеваБалык Бистәсе районында беренче тракторчы-кыз.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Биектау авылында Хуҗагарипов Вәлимехәммәт мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Хуҗагарипов Вәлимехәммәт Хуҗагариф улы, мулла буларак репрессиягә дучар була, 1931 елның 4 апрелендә ул кулга алына һәм биш елга концлагерьга җибәрелә [1]. Әнисе Гәндәлиб Мирхайдарҗан кызы (Хәсән Фәтхетдиновның сеңеле) алты баласы белән кыен шартларда кала. Авылга 1934 елда «Фордзон» маркалы беренче трактор кайта һәм күрше Котлы Бөкәш авылында машина-трактор станциясе (МТС) ачыла [2][3]. Моның белән бәйле тракторчылар курсларын ачалар. Гаиләгә терәк булыр дип, Вәлимехәммәтнең өлкән кызы Мәрьям хатын-кызлар арасыннан беренчеләрдән булын шул курсларга йөри һәм чорына карата катлаулы да, абруйлы да булган тракторчы һөнәрен үзләштерә. Паша Ангелина кебек Мәрьям Вәлиева да Балык Бистәсе районында беренче тракторчы-кыз була, «Универсал У-2» һәм СТЗ-15/30 тракторларында эшли. Ул 1934 елдан алып 1958 елга кадәр тракторчылар бригадасын җитәкли, бригада һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Мәрьям Вәлиева күп мәртәбә коммунистлар партиясе үткәргән чараларда делегат буларак катнаша. Билгеле ки, алдынгы рәтләрдә булу җиңел бирелми. Сугыш алды, сугыш һәм сугыш арты елларына туры килә аның хезмәте. Язгы карларны ярып агучы гөрләвекләрне чабата кигән килеш ерып чыгып, ул иптәш кызлары белән Кама аша урнашкан Чистайдан җилкәсенә салынган биштәрләргә төяп запас частьләр алып кайта торган була. Трактор кабызганда, двигатель кирегә әйләнеп китеп аның кулын сындыра, кул сөякләре дөрес ялганмыйча кала. Шуннан соң Мәрьям Вәлиева тракторда эшли алмый һәм башка эшкә күчә. Яшьли кичергән авырлыклар эзсез калмый, гомеренең азагында Мәрьям Вәлиеваның күзләре күрми башлый. 1998 елның 17 апрелендә вафат. Биектау районы Константиновка зиратында җирләнгән.

Бүләкләнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәрьям Вәлиева «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү», «Хезмәт ветераны» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Мәңгеләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәрьям Вәлиева турында материаллар Котлы Бөкәш [4] һәм Биектау җирлеге музейларында тупланган. Мәрьям Вәлиева «Канлы гасыр» [5] исемле поэмада искә алына.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]