Мөхәммәтхан Фазлуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтхан Фазлуллин latin yazuında])
(Möxämmätxan Fazlullin битеннән юнәлтелде)
Мөхәммәтхан Фазлуллин
Туган телдә исем Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллин
Туган 2 (14) декабрь 1883
Әрә, Чуел өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 16 февраль 1964(1964-02-16) (80 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Зур Кызыл урам, 59, Зур Кызыл урамы, Zür Qızıl uramı, Казан[1]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре галим, мөгаллим, методист
Эш бирүче Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Бүләк һәм премияләре ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]
Фән өлкәсе: тел белеме һәм төркиятчелек[d]
Эш урыны: Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]
Фәнни җитәкче: Василий Богородицкий

 Мөхәммәтхан Фазлуллин Викиҗыентыкта

Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллин (1883 елның 15 декабре1964 елның 3 феврале) — тел белгече, мөгаллим, методист, профессор (1930), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940).

Ул 1883 елның 15 декабрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Тугай авылында туа. Авыл мәдрәсәсендә сабак алгач, 1895 елда Казан шәһәрендәге Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә.

Галим йорты

19041908 елларда Мамадыш өязенең Тарлау авылындагы рус-татар мәктәбендә укытучы булып эшли. 19111919 елларда Мамадыш шәһәрендәге рус-татар мәктәбендә укыта. Ул өяздә татар мәктәпләре оештыру, аларны укытучылар һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү өчен зур хезмәт куя.

Мөхәммәтхан Фазлуллин зур гыйльми һәм фәнни-методик эш алып бара, татар теленең дөресъязуы, пунктуациясе, методикасы мәсьәләләре буенча җитди тикшеренүләр үткәрә: «Дидактика кагыйдәләре» (1920), «Орфография нигезләре» (1930), «Дөрес язу кагыйдәләре» (1930).

Мемориал такта

Галим татар диалектларын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Ул Татарстанның төрле районнарына диалектологик экспедицияләр оештыра, һәм аларга үзе җитәкчелек итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: Татар урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10–11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. — 3нче басма. — Казан: Мәгариф, 2008. — Б. 351. — ISBN 978-5-7761-1850-0.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]