Мәскәү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәскәү latin yazuında])
(Məskəw битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мәскәү
Flag of Moscow.svg
Coat of Arms of Moscow.svg
Ил Русия
Регион Мәскәү федерация әһәмияте шәһәре
Координатлар 55°45'21"N, 37°37'4"E
Эчке бүленеш 12 административ округ
(125 район, 2 шәһәр округлары, 19 авыл)
Мэр Сергей Собянин
Беренче телгә алу 1147 ел
Мәйдан 1091 км²
Мәркәз биеклеге 150—255 м
Халык саны 12 197 596[1] кеше
Халык тыгызлыгы 4626 кеше/км²
Агломерация 15 512 000
Милли состав урыслар (91,65%), украиннар (1,42%),
татарлар (1,38%), әрмәннар (0,98%),
азәрбайҗаннар (0,53%), яһүдиләр (0,49%) һ.б.
Дини состав православилеләр, мөселманнар, яһүдиләр һ.б
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 495, 499
почта индекслары 101000 — 135999
Рәсми сайт mos.ru/
Кардәш шәһәрләр La-Pas, Тбилиси, Берлин, Каһирә, Вилнүс, Коломна, Павлодар, Yaña Dähli, Тирана, Чикаго, Кракув, Мадрид, Тел-Әвив, Тәһран, Варшау, Рига, Бүкрәш, Бейҗиң, Банә-Лука, Торжок, Лозанна[d], Брүсил, Таранто, Мыколаив, Лундын, Лүбләна, София, Амстердам, Праһа, Dähli, Манила[d], Буйныс-Айрыс, Астана, Афиннар, Дүсселдорф, Виянә, Таллинн, Bangkok, Ирәван, Ингольштадт, Алжир[d], Тунис[d], Җакарта, Әнкара, Амман, Бәйрут, Seul, Брүсил[d], Амстердам коммунасы[d], Акмәсҗит, Подгорица, Кошитсе, Харкау, Донетск, Гәнҗә, Брест, Ужһород, Рәшт, Елгава, Базарчык[d], Токио, Братислава, Пхеньян, Киев, Куско[d], Краснояр һәм Рамалла[d]
Шәһәр көне Сентябрьнең беренче шимбәсе
Кардәш шәһәрләр La-Pas, Тбилиси, Берлин, Каһирә, Вилнүс, Коломна, Павлодар, Yaña Dähli, Тирана, Чикаго, Кракув, Мадрид, Тел-Әвив, Тәһран, Варшау, Рига, Бүкрәш, Бейҗиң, Банә-Лука, Торжок, Лозанна[d], Брүсил, Таранто, Мыколаив, Лундын, Лүбләна, София, Амстердам, Праһа, Dähli, Манила[d], Буйныс-Айрыс, Астана, Афиннар, Дүсселдорф, Виянә, Таллинн, Bangkok, Ирәван, Ингольштадт, Алжир[d], Тунис[d], Җакарта, Әнкара, Амман, Бәйрут, Seul, Брүсил[d], Амстердам коммунасы[d], Акмәсҗит, Подгорица, Кошитсе, Харкау, Донетск, Гәнҗә, Брест, Ужһород, Рәшт, Елгава, Базарчык[d], Токио, Братислава, Пхеньян, Киев, Куско[d], Краснояр һәм Рамалла[d]

Мәскә́ү (рус. Москва) — Русия Федерациясенең башкаласы, федерация әһәмияте шәһәре, үзәк икътисади районның һәм Мәскәү өлкәсенең үзәге. Мәскәү — Бөек Мәскәү кенәзлегенең, Русия патшалыгының һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегенең тарихи башкаласы. Көнчыгыш-Аурупа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында урнашкан.

Русиянең һәм Аурупаның (Истанбул исәпмичә) халык саны буенча иң зур шәһәр (11,8 млн кеше).

Мәскәү - Русия туристик үзәге. Мәскәү кирмәне, Кызыл мәйдан һәм Новодевичий кәшишхәнәсе ЮНЕСКО дөнья мирасына керәләр. Мәскәүне 6 аэропорт хезмәт күрсәтәләр. Анда 9 тимер юл вокзаллар һәм 3 елга портлары эшлиләр. 1935 елдан башкалада метрополитен эшли.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүнең космостан күренеше

Географик урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Көнчыгыш-Аурупа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында, Ока һәм Идел елгалары арасында урнашкан. Федерация субъекты буларак Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән чиктәш. 2012 елга шәһәр мәйданы - 2511 км². Территоиясеннән 877 км² Мәскәү Боҗра Автомобильләр Юлы эчендә, 1633 км² - тышкы ягында урнашкан.

Шәһәрнең уртача биеклеге - 156 м, иң биек ноктасы - Теплый Стан бистәсендә, иң түбән ноктасы Беседин күперләре арасында урнаша.

Ул Мәскәү елгасының ике ярларында, аның урта агымнарында урнаша. Шулай ук шәһәрдә Мәскәү елгасының кушылдыклары: Сходня, Химка, Пресня, Неглинная, Яуза, Нищенка, Сетунь, Котловка һәм Гордоня агалар. Кече елгаларының күбесе коллекторларда агалар.

Мәскәүдән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[2]
Мурманск ~ 2103 км
Питырбур ~ 696 км
Бөек Новгород ~ 538 км
Твир ~ 177 км
Архангил ~ 1291 км
Череповец ~ 526 км
Вологда ~ 459 км
Ярыслау ~ 264 км
Сыктывкар ~ 1331 км
Киров ~ 943 км
Киңәшмә ~ 401 км
Иваново ~ 302 км
Смоленск ~ 414 км
Белорусия байрагы Витебск ~ 543 км
Белорусия байрагы Минск ~ 750 км
Польша байрагы Варшау ~ 1462 км
Җилләр розасы
Владимир ~ 187 км
Нижгар ~ 427 км
Казан ~ 830 км
Владивосток ~ 9207 км
Калуга ~ 173 км
Брянск ~ 401 км
Украина байрагы Киев ~ 898 км
Молдавия байрагы Кишинәү ~ 1323 км
Липецк ~ 459 км
Воронеж ~ 529 км
Украина байрагы Харкау ~ 749 км
Тындагы Ростов ~ 1092 км
Тамбу ~ 463 км
Сарытау ~ 853 км
Волгоград ~ 966 км
Әстерхан ~ 1404 км

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Мәскәү халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр климаты - уртача-континенталь. Кыш уртача ноябрьның икенче яртысыннан март ахырына хәтле дәвам итә. Кыш вакытында көчле суыклар (-20, -30 °C), ә декабрь белән январьдә җепшек көннәр булырга мөмкин. Елда айларның иң салкыны - февраль (уртача −6,7 °C). Җәй майның уртасыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, көндез температурасы еш 30 °C кадәр күтәрелә. Елда айларның иң җылысы - июль (уртача 19,2 °C).

Елның уртача температурасы 5,8 °C тәшкил ителә. Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча елларның иң җылысы - 2008 (урта температура - 7,3 °C), иң салкыны - 1888 (1,7 °C). Уртача еллык җил тизлеге - 2,3 м/с, һава дымлылыгы - 77%.

Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 2010 елның 29 июлендә тәшкил ителгән - 38,2 °C, иң түбән 1940 елның 17 гыйнварында −42,2 °C.

Мәкәүдә ел буенча 600—800 мм атмосфера дуеннары ява, күбесе - җәйдә.

Мәскәү климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 8,6 8,3 19,7 28,9 33,2 34,7 38,2 37,3 32,3 24,0 16,2 9,6 38,2
Уртача максимум, °C −4 −3,7 2,6 11,3 18,6 22,0 24,3 21,9 15,7 8,7 0,9 −3 9,6
Уртача минимум, °C −9,1 −9,8 −4,4 2,2 7,7 12,1 14,4 12,5 7,4 2,7 −3,3 −7,6 2,1
Абсолют минимум, °C −42,2 −38,2 −32,4 −21 −7,5 −2,3 1,3 −1,2 −8,5 −20,3 −32,8 −38,8 −42,2
Явым-төшем нормасы, мм 52 41 35 37 49 80 85 82 68 71 55 52 707
Чыганак: Погода и Климат


Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр исеме Мәскәү елгасының исеменнән чыккан. Борыңгы урыс телендә моск- тамыры «баткак, сыланучан» яки «саз, юеш, дымлы» мәгънәләрен белдерде. Елга исеме, бәлки борыңгы урыс «москы» (-ы кушымчасы белән) сүзеннән чыккан.

Башка телләрдә шулай ук бу сүзеннән төзергән исемнәре бар: рус. Moscow, алман. Moskau, фр. Moscou.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борыңгы чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр яше аныклап билгеле түгел. Иң борыңгы археологик табылмалар таш чорына кагылалар. Беренче меңьеллыгының ахырында Мәскәү районында вятичләр һәм кривичләр нәселләре урнаштылар. Археологик казулар нәтиҗәләре буенча, XI гасырда Мәскәү янында чокырлы һәм урлы авыл урнашты.

Мәскәүгә нигез салу турыда ике караш бар.

  • Беренче караш Ипатьев елъязмаларында Мәскәү исемле авылны телгә алуга таяна. Алар буенча, 1147 елның 4 апрельдә ростов-сүздәл кенәзе Юрий Долгорукий Мәскәү шәһәрендә үз дусларын кабул иткәндер. 1156 елда Мәскәүдә яңа агач ныгытмалар төзелгәннәр, һәм шәһәр мәйданы 3-4 тапкыр артты.
  • Икенче караш буенча татар ханы Мәңге Тимер 1272 елда фин чик сакчылары өчен Мәскәү ныгытмасына салдыра, нәкъ бу елда беренче чиркәү төзелә башлый[3]. Ә 1147 елда берни чиркәү, димәк Мәскәү булмаган әле. Тик Үзбәк хан идарә иткән чорындагы Иван Калита вакытында Мәскәү чын шәһәргә әверелә.

1238 ел 20 гыйнварБатый хан җитәкчелегендәге гаскәр урыс армиясен җиңеп Мәскәүне ала.

Алтын Урда чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монгол-татар буйсындырган вакытында шәһәр яндырып яуланган, ләкин тиз торгызылган. 1242 елдан Алтын Урдага бәйле булган. Кайбер тарихчылар буенча Мәскәү һәм тирәсендәге кенәзлекләр Алтын Урда эченә кергән.

Алтын Урда чорында Мәскәү шәһәрендә Урда урамы (русча Ордынка, әлегә сакланган) килеп чыккан. Урда урамы тирәсендә башта Алтын Урданың татар идарәсенең түрәләре - баскаклар, даруглар һәм бүтән - яшәгәннәр. Урда урамы тирәсендә Татар бистәсе килеп чыккан.

Хәзер Мәскәүнең Татар бистәсе турында күп исемнәр хәтерләтә: Балчык (русча Балчук, Мәскәүнең урыны һәм кунакханәсе), Кече һәм Зур Татар урамнары (анда Иске Татар мәчете бар), Третьяков исемендәге галереянең тирәсендә урнашкан тарихи урыннар.

Арбат урамы - татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынган бистә. Кайбер чыганак буенча татар сүзеннән арба яки гарәп сүзеннән рабат (шәһәр яны) килеп чыга. Арбат бистәсендә башта болгар, соңрак татар һәм бүтән шәрекъ сәүдәгәрләре, осталары яшәгән һәм эшләгән. Алтын Урда хакимлеге дәвереннән Мәскәүдә бүтән татар исемнәре дә калганнар: Таган (русча Таганка), Толмачы урамнары (Новокузнецкая метро станциясе тирәсендә, элек анда Татар Толмачы бистәсе булган), Исмайлы (русча Измайлово), Сәркиз (русча Черкизово) - Сәркиз морза Дмитрий Донской якташы булган, батырлык һәм булышлык өчен Мәскәү кенәзе Сәркиз морзага шушы җирне биргән, аның исеменнән Черкизово сүзе килеп чыккан.

Алтын Урданың Үзбәк ханы хакимлегендә Мәскәү мөһимлеге күтәрелгән, чөнки татар ханы Мәскәү кенәзенә Иван Калитага баскак вазифасын биргән. Шулай итеп урыс кенәзлекләрендә баш татар баскагы - Иван Калита булып чыккан, ул бөтен салымны җыйган булган һәм Алтын Урда ханына җибәргән. Мәскәүнең шушы салымны җыю вазифалары Алтын Урда чорыннан хәзерге вакытка кадәр калган.

Мәскәү кенәзлеге үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIII гасырның икенче яртысыннан Мәскәү мөстәкыйль удел кенәзлеге үзәге булып торган. XIV гасырның башында Мәскәү биләмәләре зурая, аның составына Коломна һәм Можайск кенәзлекләре керәләр.

XIV гасырда Мәскәүнең Бөек Мәскәү кенәзлеге үзәге буларак күтәрелүе була. XIV гасырда Мәскәүгә митроплитлар резиденциясе күчерелә, ә 1589 елда Мәскәү патриархиясе оештырыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү — Русиядә һәм Аурупада халык саны буенча иң зур шәһәр. Статистика буенча, шәһәрдә 2012 елда 11 612 943 кеше яши. Бу сан өзлексез яшәгән шәһәрчеләр гына хисапка ала, Мәскәүдә тагын 1 миллион 800 мең артык мигрантлар, гастарбайтерлар, һәм төрле рәсми түгел эмигрантлар яши.

Халык саны буенча шәһәр Русиядә — беренче, Аурупада — икенче (Стамбулдан соң), дөньяда — сигезенче.

Халык саны
13501400160016381710172517381750
30 00040 000100 000200 000160 000145 000138 400130 000
17751785[4]18001811[4]18131825[4]1830[4]1835[4]
161 000188 700250 000270 200215 000241 500305 600335 800
1840[4]1847[4]18521856[4]1858[4]1859[4]1863[4]1864
349 100353 300373 800368 800377 800379 300462 500351 600
18681871188618911897[5]19001902[4]1907[4]
416 400601 969753 459822 4001 039 0001 175 0001 174 7001 345 700
190819121913[4]1914[4]19151917[4]19201923[4]
1 359 2001 617 1571 563 1001 762 7001 817 0001 854 4001 028 2001 542 900
1926[5]1928[6]1931[4]19361939[5]1956[7]1959[8]1967[4]
2 080 0002 127 2002 781 3003 641 5004 609 0004 839 0005 045 9056 422 000
1970[9]1972[4]1973[4]1976[4]1979[10]1982[4]1986[4]1989[11]
6 941 9617 151 0007 255 0007 658 0007 830 5098 111 0008 527 0008 769 117
1990[12]1991[12]1992[4]1993[12]1994[12]1995[12]1996[4]1997[12]
8 880 1249 017 4158 956 9009 066 0259 066 6129 085 4578 434 3009 411 236
1998[12]1999[12]2000[12]2001[4]2002[5]2003[4]2004[12]2005[4]
9 604 2979 783 2429 932 9328 396 40010 126 00010 126 40010 391 47010 406 600
2006[4]2007[4]2008[4]2009[12]2010[13]2011[4]2012[14]2013[15]
10 425 10010 442 70010 470 30010 508 97111 503 50111 503 50011 612 94311 979 529
2014[16]2015[1]
12 108 25712 197 596

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык 1897[17] 1926[18] 1939[19] 1959[20] 1970[21] 1979[22] 1989[23] 2002[24]
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
урыслар 987 044 95,0% 1 771 690 87,8% 3 614 430 87,4% 4 507 899 88,6% 6 301 247 89,2% 7 146 682 90,1% 7 963 246 89,7% 8 808 009 84,8%
украиннар 4 478 0,4% 16 082 0,8% 90 479 2,2% 115 489 2,3% 184 885 2,6% 206 875 2,6% 252 670 2,8% 253 644 2,4%
татарлар 4 2881 0,4% 17 076 0,8% 57 687 1,4% 80 489 1,6% 109 252 1,5% 131 328 1,7% 157 376 1,8% 166 083 1,6%
әрмәннәр 1 604 0,2% 6 369 0,3% 13 682 0,3% 18 379 0,4% 25 584 0,4% 31 414 0,4% 43 989 0,5% 124 425 1,2%
әзериләр - - 224 ~0,0% 677 ~0,0% 2 528 0,1% 4 889 0,1% 7 967 0,1% 20 727 0,2% 95 563 0,9%
яһудләр 5 070 0,5% 131 244 6,5% 250 181 6,0% 239 246 4,7% 251 350 3,6% 222 900 2,8% 174 728 2,0% 79 359 0,8%
белоруслар 1 016 0,1% 13 161 0,7% 24 952 0,6% 34 370 0,7% 50 257 0,7% 59 193 0,7% 73 005 0,8% 59 353 0,6%
башкалар 35 091 3,4% 61 295 3,0% 84 930 2,1% 87 181 1,7% 133 544 1,9% 125 243 1,6% 189 838 2,1% 796 318 7,7%
барлык 1 038 591 100,0% 2 017 141 100,0% 4 137 018 100,0% 5 085 581 100,0% 7 061 008 100.0% 7 931 602 100,0% 8 875 579 100,0% 10 382 754 100,0%

Искәрмә:1 Әзериләр белән

Халык 2010[25]
К. с. %
урыслар 9 930 410 86,3%
украиннар 154 104 1,3%
татарлар 149 043 1,3%
әрмәннәр 106 466 0,9%
әзериләр 57 123 0,5%
яһудләр 53 145 0,5%
белоруслар 39 225 0,3%
башкалар 1 013 985 8,8%
барлык 11 503 501 100,0%

Мәскәүдә 154 104 украин (1,42 %), 149 043 татар (1,38 %), 57 123 әзәри (0,53 %) һәм 53 142 яһүди (0,49 %) яши (2010). Шәһәрдә урыслар күпчелектә — халыкның 86% алалар, яисә 9 930 410 кеше.

Мәскәүдә татарларның тарихи яшәгән урыннары — Мәскәү елгасы арты (Замоскворечье) районындагы Татар бистәсе.

Мәскәүдә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Msk all districts.svg

2012 елдан Мәскәү 12 административ округына бүленә:

1. Үзәк административ округ (10 районына бүленә)
2. Төньяк административ округ (16 районына бүленә)
3. Төньяк-Көнчыгыш административ округ (17 районына бүленә)
4. Көнчыгыш административ округ (16 районына бүленә)
5. Көньяк-Көнчыгыш административ округ (12 районына бүленә)
6. Көньяк административ округ (16 районына бүленә)
7. Көньяк-Көнбатыш административ округ (12 районына бүленә)
8. Көнбатыш административ округ (13 районына бүленә)
9. Төньяк-Көнбатыш административ округ (8 районына бүленә)
10. Зеленоград административ округы (4 районына бүленә)
11. Яңа Мәскәү административ округы (11 җирлегенә бүленә)
12. Троицк административ округы (10 җирлегенә бүленә)

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан вокзалы

Тимер юл транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрдә ун тимер юл вокзалы бар:

Мәскәү эчендә Мәскәү тимер юлының кече боҗрасы урнаша, ул Мәскәүнең барлык тимер юл юнәлешләрен тоташтыра.

Аэропортлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автомобиль транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү — М1 «Беларусь» (Мәскәү — СмоленскБелорусия белән чиге), М2 (Мәскәү — ТулаОрёлКурскБелгородУкраина белән чиге), М3 «Украина» (Мәскәү — КалугаБрянскУкраина белән чиге), М4 «Тын» (Мәскәү — ВоронежДондагы РостовКраснодарНовороссийск), М5 «Урал» (Мәскәү — РәзәнПинзәСамарӨфәЧиләбе), М6 «Каспий» (Мәскәү — ТамбуВолгоградӘстерхан), М7 «Идел» (Мәскәү — ВладимирНижгарЧабаксарКазанӨфә), М8 «Холмогоры» (Мәскәү — ЯрыслауВологдаАрхангилСеверодвинск), М9 «Балтия» (Мәскәү — РжевЛатвия белән чиге), М10 «Русия» (Мәскәү — ТвирБөек НовгородПитырбур), А101 «Балтия» (Мәскәү — МалоярославецБелорусия белән чиге), А103 «Балтия» (Мәскәү — Черноголовка), А104 «Балтия» (Мәскәү — ДмитровДубна) автоюлларның башлангыч пункты.

Мәскәү эчендә өч транспорт боҗра бар: Бакча боҗрасы, Өченче транспорт боҗрасы, Мәскәү боҗра автомобиль юлы.

Метрополитен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны карагыз: Мәскәү метрополитены

Метрополитен — Мәскәүдә иң популяр транспорт.[26]

Елга транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны карагыз: Төньяк елга порты

Мәгариф һәм фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү шәһәрендә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары эшләп килә. Беренчесе берничә төркемгә бүленә: университетлар, академияләр, институтлар, консерваторияләр, Оборона министрлыгы сайты, Эчке эшләр министрлыгы сайты уку йортлары бар.

  1. 1-се Мәскәү дәүләт медицина университеты
  2. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
  3. Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты
  4. Мәскәү дәүләт төзелеш университеты
  5. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
  6. Русия дәүләт карамай һәм газ университеты
  7. Русия халыклар дуслыгы университеты
  8. Мәскәү корыч һәм бирелмәләр институты
  9. Г. В. Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты
  10. Мәскәү дәүләт элемтә юллар университеты
  11. Мәскәү дәүләт юридик академиясе
  12. Русия Хөкүмәте янындагы Финанс Университеты
  13. Русия дәүләт социаль университеты
  14. Русия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Русия академиясе(РАНХиГС).
  15. В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академиягә рәсем институты

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Азәрбайҗан байрагыАгҗабәди
2. Азәрбайҗан байрагыБакы
3. Азәрбайҗан байрагыГәнҗә
4. Австрия байрагыВена
5. Албания байрагыТирана
6. Әлҗәзаир байрагыАлжир
7. Аргентина байрагыБуйныс-Айрыс
8. Әрмәнстан байрагыИрәван
9. Белорусия байрагыБрест
10. Бельгия байрагыБрүссел
11. Боливия байрагыЛа-Пас
12. Босния һәм Герцеговина байрагыБаня-Лука
13. Бөек Британия байрагыЛондон
14. Венесуэла байрагыКаракас
15. Вьетнам байрагыХаной
16. Вьетнам байрагыХо Ши Мин
17. Алмания байрагыБерлин
18. Алмания байрагыДюссельдорф
19. Алмания байрагыИнгольштадт
20. Алмания байрагыМюнхен
21. Греция байрагыАфины
22. Грузия байрагыКутаиси
23. Грузия байрагыТбилиси
24. Мисыр байрагыКаир
25. Израиль байрагыТел-Әвив
26. Һиндстан байрагыДели
27. Һиндстан байрагыМумбаи
28. Индонезия байрагыҖакарта
29. Иран байрагыРешт
30. Иран байрагыТегеран
31. Исландия байрагыРейкьявик
32. Испания байрагыМадрид
33. Италия байрагыРим
34. Казакстан байрагыАлма-Ата
35. Казакстан байрагыАстана
36. Кипр байрагыНикосия
37. Кытай байрагыПекин
38. КХДҖ байрагыПхеньян
39. Куба байрагыГавана
40. Кыргызстан байрагыБишкек
41. Латвия байрагыЕлгава
42. Латвия байрагыРига
43. Лөбнан байрагыБейрут
44. Мексика байрагыТекоман
45. Мексика байрагыЭнсенада
46. Монголия байрагыУлан-Батор
47. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы Дубай
48. Перу байрагыКуско
49. Польша байрагыВаршау
50. Польша байрагыКраков
51. Көньяк Корея байрагыСеул
52. Русия байрагыВолгодонск
53. Русия байрагыКоломна
54. Русия байрагыНарьян-Мар
55. Русия байрагыРостов-на-Дону
56. Румыния байрагыБүкрәш
57. Сербия байрагыБелград
58. Словения байрагыЛюбляна
59. АКШ байрагыЧикаго
60. Таҗикстан байрагыДүшәнбе
61. Таиланд байрагыБангкок
62. Тунис байрагыТунис
63. Төркия байрагыӘнкара
64. Төркия байрагыАрдахан
65. Үзбәкстан байрагыТашкәнт
66 Үзбәкстан байрагыФәрганә
67. Украина байрагыДонецк
68. Украина байрагыКиев
69. Украина байрагыНиколаев
70. Украина байрагыУжгород
70. Украина байрагыХаркау
71. Русия байрагыЯлта
72. Филиппиннар байрагыЛусон
73. Филиппиннар байрагыМанила
74. Финләндия байрагыҺелсинки
75. Франция байрагыВалансьен
76. Франция байрагыЛимож
77. Хорватия байрагыЗагреб
78. Монтенегро байрагыБудва
79. Монтенегро байрагыПодгорица
80. Чехия байрагыПраһа
81. Чили байрагыСантьяго
82. Эстония байрагыТаллин
83. Япония байрагыТокио
84. Словакия байрагыБратислава
85. Русия байрагыРыльск

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү панорамасы
Мәскәү панорамасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). 2015 елның 18 март көнендә тикшерелгән. 2015 елның 18 март көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  2. Расчет расстояний между городами. Транспортная компания «КСВ 911». 2010 елның 8 февраль көнендә тикшерелгән. 2011 елның 13 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  3. http://www.business-gazeta.ru/article/140813/
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 4,16 4,17 4,18 4,19 4,20 4,21 4,22 4,23 4,24 4,25 4,26 4,27 4,28 4,29 4,30 4,31 4,32 Народная энциклопедия «Мой город». Москва. 2013 елның 16 октябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 16 октябрь көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Города с численностью населения 100 тысяч и более человек. 2013 елның 17 август көнендә тикшерелгән. 2013 елның 17 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  6. Статистический справочник СССР за 1928 г.
  7. Народное хозяйство СССР в 1956 г. (Статистический сборник). Государственное статистическое издательство. Москва. 1956. 2013 елның 26 октябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 26 октябрь көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  8. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу(рус.). Демоскоп Weekly. 2013 елның 25 сентябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 28 апрель көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  9. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.(рус.). Демоскоп Weekly. 2013 елның 25 сентябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 28 апрель көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  10. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.(рус.). Демоскоп Weekly. 2013 елның 25 сентябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 28 апрель көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  11. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. 2011 елның 22 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  12. 12,00 12,01 12,02 12,03 12,04 12,05 12,06 12,07 12,08 12,09 12,10 Численность постоянного населения на 1 января (человек) 1990-2010 года
  13. ВПН-2010. Приложение 1. Численность населения по районам города Москвы. 2014 елның 16 август көнендә тикшерелгән. 2014 елның 16 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  14. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 2014 елның 31 май көнендә тикшерелгән. 2014 елның 31 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  15. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 2013 елның 16 ноябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 16 ноябрь көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  16. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2014 елның 2 август көнендә тикшерелгән. 2014 елның 2 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  17. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=831
  18. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=209
  19. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=39
  20. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=45
  21. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=18
  22. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=19
  23. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=18
  24. http://www.perepis2002.ru/ct/doc/TOM_04_03.xls
  25. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/perepis2010/perepis_itogi1612.htm
  26. http://moscow.ru/ru/guide/trip_planning/inner_transport/transport/

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]