Магҗан Җомабаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магҗан Җомабаев latin yazuında])
(Mağcan Comabayev битеннән юнәлтелде)
Магҗан Җомабаев
Туган телдә исем Әбелмагҗан Бекен улы Җомабаев
каз. Мағжан (Әбілмағжан) Жұмабай Бекенұлы
Туган 25 июнь 1893(1893-06-25)
Сасыккүл, Сарыайгыр, Кызылъяр, Акмола, Дала генерал - губернаторлыгы, Русия
Үлгән 19 март 1938(1938-03-19) (44 яшь)
ССРБ, Казакъ ССР, Алма-Ата
Милләт казакъ
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче, мөгаллим
Эш бирүче И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Җефет I Зәйнәп,
II Зөләйха
Ата-ана
  • Бекен (әти)
  • Гөлсем (әни)

 Магҗан Җомабаев Викиҗыентыкта

Магҗан Җомабаев, тулы исеме Әбелмагҗан Бекен улы Җомабаев (каз. Мағжан (Әбілмағжан) Жұмабай Бекенұлы, 1893 елның 25 июле, РИ Дала генерал - губернаторлыгы, Акмола өлкәсе, Кызылъяр (Петропавел) өязе, Сарыайгыр волосте, Сасыккул — 1938 елның 19 марты, ССРБ, Казакъ ССР, Алма-Ата) — казакъ классик шагыйре, мөгаллим, сәясәтче, яңа казакъ әдәбиятына нигез салучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елның 25 июлендә РИ Дала генерал - губернаторлыгы Акмола өлкәсе Кызылъяр (Петропавл) өязе Сарыайгыр волосте (хәзерге Магҗан Җомабай районы) Сасыккул ягасында туган.

1938 елның 19 мартында вафат.

Кызылъярдагы (Петропавел) мәдрәсәне тәмамлый (1910).

1911-1912 елларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый. Андагы мөгаллиме, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов киңәше белән, Омскидагы укытучылар семинариясен тәмамлый (алтын медальгә, 19131916 еллар).

1912 елда Казанда Кәримовлар матбагасында «Чулпан» (каз. Шолпан) исемле җыентыгы чыга. Китап казакъ укымышлылары арасында киң тарала.

«Айкап», «Садақ» журналларын чыгаруда катнаша.

1917 елда Ырымбурда бөтенказакъ корылтаенда казакъ дәреслекләре эзерләүче төркемгә кертелә.

1918 елда Омскида 7 ай төрмәдә утыра. Анда хатыны Зәйнәпкә багышланган «Җан-ярымны бер сөйимче төшемдә» шигырьләр шәлкеме яза.

1918 елда Омскида һәм Кызылъярда казакъ мөгаллимнәре әзерләүче курсларны җитәкли.

1922 елда Ташкәнтта Казакъ - кыргыз мәгариф институтында укыта. «Бостандық туы», «Акжол» гәҗитләрендә, «Сана», «Шолпан» басмаларында катнаша. Ташкәнтта шигырьләр җыентыгын һәм Ырымбурда «Педагогика» фәнни хезмәтен бастыра.

1923 елда Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәтчәннәренең коммунистчыл университетында укыта.

19231926 елларда Мәскәүдә В. Я. Брюсов исемендәге Югары әдәбият-сәнгать институтында (хәзерге А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты) укый. Тәрҗемә белән шөгыльләнә.

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда, Акмола өлкәсе вәкиле буларак, Ырымбурда ике Бөтенказакъ корылтаенда да катнаша, «Алаш» фиркасен һәм Алаш-Урда хөкүмәтен төзүдә катнаша.

Казакъ әдәбияты чишмә башында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елда Мәскәүдә В. Брюсов институтындагы язучылар оешмасына охшатып, казакъ язучыларының «Алка» оешмасын төзергә уйлый, шул турыда хатлар яза. Соңыннан бу гамәле өчен җаваплылыкка тартыла.

М. Җомабаевны «пантөркичелектә» (рус. пантюркизм) гаепләп, «япон шпионы» дип, 10 елга хөкем итәләр.

Максим Горькийның тырышлыгы белән азат ителә. Ләкин 1,5 елдан яңадан кулга алына һәм 1938 елның 19 мартында атыла. Хатыны Зөләйха аның архивын саклап кала[1].

1960 елда аклана.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кардәш каләмнәр» журналының Магҗан Җомабаевка багышланган саны тышлыгы

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Қазақ әдебиеті. Энциклопедиялық анықтамалық. — Алматы: «Аруна Ltd.» , 2010 ел. ISBN 9965-26-096-6
  2. Қазақ тілі. Энциклопедия. Алматы: 1998 ел, 509 бит. ISBN 5-7667-2616-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәдиф Гаташ. Безгә дә кадерле Магҗан ул. «Чын мирас», 2013 ел, 6 сан, 72нче биттә.
  2. Корганбек Аманжол. Очередной номер журнала «Кардеш калемлер» посвящен Магжану.(үле сылтама) egemen.kz, 30.03.2018 (рус.)
  3. Динара Мынжасарқыҙы. Жұрт көңілін аударған «Кардеш калемлер». turkystan.kz, 29.03.2018 (казакъ)