Малави

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Малави latin yazuında])
(Malawi битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Малави
Flag of Malawi.svg
Байрак
Coat of arms of Malawi.svg
Илтамга
Шигарь Unity and Freedom Edit this on Wikidata
Башкала Лилонгве
Халык саны 18 622 104 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 6 июль 1964 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел инглиз теле
Җәгърафия
Мәйдан 118,484.186083 дүрткел киламитер
Координатлар 13°S 34°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Питер Мутарика
Хөкүмәт башлыгы Питер Мутарика
Икътисад
ТЭП 6303 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Малави квачасы
Инфеләсә 9.9% (2018)
Эшсезлек дәрәҗәсе 8% (2014)[1]
Туу күрсәткече 5.129 (2014)[2]
КПҮИ 0.477 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 63.223 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-9-9 (янгын сакчылары)[5]
  • 998 (ашыгыч тыйб ярдәме)[6]
  • 997 (пүлисә)[7]
  • 990 (пүлисә)[7]
  • Электр аергычы төре BS 1363[8]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[9]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[8]
    Телефон коды +265
    ISO 3166-1 коды MW
    ХОК коды MAW
    Интернет домены .mw


    Малави[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    (Малави Җөмһүрияте)

    Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Малави Африканың көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Төньякта Танзания белән, көньяк-көнчыгышта һәм көньякта Мозамбик белән, көнбатышта Замбия белән чиктәш. Көнчыгыш чик Ньяса күле (Малави) буйлап уза.

    Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Малави территориясе 118 484 кв. км.

    Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Малавиның башкаласы - Лилонгве. Иң эре шәһәрләр - Блантайр (402 мең кеше), Лилонгве (310 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 24 округны кертүче 3 өлкә.

    Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Малави - җөмһүрият. Хөкүмәтнең һәм дәүләтнең башы - президент. Канун бирүче орган - бер палаталы Милли җыелыш.

    Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Көнчыгыш Африка сынуыннан көнбатыш һәм көнчыгышка биеклеге 900 дан алып 1200 м га кадәр тау платолары ята. Илнең көньягында Шире таулары урнашкан, анда Малави һәм Үзәк Африканың иң югары ноктасы - Муланье тавы (3002 м).

    Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең җирләре эчендә тимер рудалары, мәрмәр, бокситлар, күмер запаслары бар.

    Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең климаты регионга карап үзгәрә. Үзәннәрдә ул эссе һәм дымлы, кышын уртача еллык температура якынча +21°С, җәен - якынча +29°С. Таулы районнарда климат салкынчарак. Яңгырлар фасылы ноябрьдан апрельга кадәр дәвам итә.

    Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Территориянең өчтән бер өлешен диярлек Ньяса күле һәм тагын өч кечерәк күл били. Малавиның төньягыннан көньягына Көнчыгыш Африка сынуының өлеше уза, шунда Африканың зурлыгы буенча өченче күле - Ньяса урнашкан. Илнең төп елгасы Шире күлнең көньяк өлешендә башлана.

    Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең төньяк өлешендә мәңге яшел тропик урманнар үсә, көньяк өлешендә - баобаблар белән акация саваннасы.

    Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Малавиның фаунасы шактый күптөрле, монда фил, мөгезборын, зәрәфә, зебра, маймылларны, берничә төр антилопаны, гиппопотамны, төрле еланнарны, бөҗәкләрне һәм кошларны очратырга була.

    Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең халкы якынча 9,84 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы Африкада иң югарылардар берсе: 1 кв км га 83 кеше. Этник төркемнәр: чева - 90%, ньянджа, тумбука, нгони, яо. Телләр: чичева, инглиз теле (икесе дә дәүләт теле), ломве, яо.

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Протестантлар - 55%, католиклар - 20%, мөселманнар - 20%, мәҗүсиләр.

    Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    XV гасыр ахырында Малави территориясенда, Ньяса күле районында, малави кабилә берләшмәсе оешкан, ул аның җитәкчесе Каронги үлеменнән соң таралган. Португалиядән иезуит-миссионерлар Малавига XVII гасырда килгән, әмма Ньяса күле турында европалылар аңа күренекле эзләнүче Давид Ливингстон барып җиткәч, 1859 елда гына белгәннәр. 20 елдан соң Малавиның әкренләп колонизациясе башланган, 1891 елда ил Бөекбритания протектораты дип игълан ителгән, 1907 елда Ньясаланд протектораты атамасын алган. 1953 елдан 1963 елга кадәр ил Родезия һәм Ньясаланд федерациясе составына кергән. 1963 елда Малави үз идарә хокукын алган. 1964 елның 6 июленда ил бәйсезлек яулаган, ә 1966 елның 6 июленда җөмһүрият дип игълан ителгән.

    Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Малави - аграр ил. Икътисадның нигезе - экспорт авыл хуҗалыгы культуралары үстерү: чәй, тәмәке, арахис, мамык, тунга, шикәр камышы, каучык бирүче үсемлекләр. Күл һәм елга балыкчылыгы. Киселгән агач әзерләү. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча предприятиелар. Авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты. Акча берәмлеге - квача.

    Чиловаматамбе, Касунгу районы, Малавидагы балалар.
    Каронга, Малавида сыйныф бүлмәсендә мәктәп балалары.
    Ксиллофонда уйнаучы Малави кешесе

    Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003, авторы-составители: И.О.Родин, Т.М. Пименова.

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    8. 8,0 8,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    9. http://chartsbin.com/view/edr.