Мальта

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мальта latin yazuında])
(Malta битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Мальта Республикасы
Flag of Malta.svg Мальта илтамгасы
Байрак Илтамга
Мальта милли һимны
EU-Malta.svg
Рәсми телләр мальтийский язык[d] һәм инглиз теле
Башкала Валлетта
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

423 374 кеше кеше (2013)[1]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

10 953 000 000 $[2] $
КПҮИ  0,705, 0,713, 0,729[3], 0,741, 0,766[3], 0,802, 0,824[3], 0,822[3], 0,83[3], 0,837[3] һәм 0,839[3] 
Акча берәмлеге Евро
Интернет-домен .mt
ISO коды MT
ХОК коды MLT
Телефон коды +356
Сәгать кушаклары Үзәк Аурупа вакыты[d], UTC+01:00, UTC+02:00 һәм Europe/Malta[d]
Балигъ булу яше 18 яшь

Ма́льтаУрта диңгездәге утрау-дәүләт. Исеме финикия телендәге malat (гавань) сүзеннән килеп чыккан.

Аурупа берлеге әгъзасы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Мальта тарихы

Аурупадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.

1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның ритсер орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз әрмесе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.

1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.

Сәяси төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.

  1. 1,0 1,1 база данных Всемирного банка
  2. 2,0 2,1 World Economic Outlook 19 март 2018 көнне тикшерелгән.
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/MLT