Мансур Шиһапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансур Шиһапов latin yazuında])
(Mansur Şihapov битеннән юнәлтелде)
Мансур Шиһапов
Туган телдә исем Мансур Әхмәт улы Шиhапов
Туган 1 май 1940(1940-05-01) (83 яшь)
Балык Бистәсе районы, Яншык ав.
Үлгән 9 декабрь 2022(2022-12-09) (82 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры, Татар дәүләт «Әкият» курчак театры һәм Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы[d]
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе (2010).

 Мансур Шиһапов Викиҗыентыкта

Мансур Шиһаповтатар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2010).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мансур Шиһапов Балык Бистәсе районының Яншык авылында 1940 елның 1 маенда туа.

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казанга килә. 1957—1961 елларда В.И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем ала. Курс җитәкчеләре Празат Исәнбәт була.

Театр мәктәбен тәмамлап, байтак вакыт Күчмә театрда, аннан соң филармониядә артист булып эшләде. Сәхнәдә ул иҗат иткән образлар байтак булды. Әйтик, Н. Хикмәтнең "Сәер кеше"сендә Ф. Кастро, Г. Мдиваниның "Терезаның туган көне"ндә—Антонио, Ә. Мирзаһитовның "Әниемнең чал чәчләре"ндә — стиляга Гошка, Г. Минскийның "Тапшырылмаган хатлар"ында — Искәндәр, Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт"ендә — Госман Әкбәревич рольләре аның актерлык уңышы санала.

1974—1976 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш администраторы, аннары Курчак театры һәм Күчмә театрның директоры булып эшли. Күчмә театрның статус-дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш кертә. Туксанынчы еллар башыннан ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшләде. 1996 елдан башлап Республиканың Дәүләт Зур концерт залы директоры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]