Марат Әмирханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Әмирханов latin yazuında])
(Marat Ämirxanov битеннән юнәлтелде)
Марат Әмирханов
Туган телдә исем Марат Әмирхан улы Әмирханов
Туган 22 апрель 1933(1933-04-22) (90 яшь)
Кәзкәй авылы, Актаныш районы, Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы Россия байрагы
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре язучы, журналист, публицист
Эш бирүче «Ватаным Татарстан» һәм Сөембикә (журнал)
Ата-ана
  • Әмирхан Әкрам улы Әмирханов (әти)
  • Мәрьям Минһаҗ кызы Әмирханова (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.

Марат Әмирхан улы Әмирхановтатар язучысы, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь чак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Әмирханов 1933 елның 22 апрелендә Татарстанның Актаныш районы Кәзкәй авылында укытучы гаиләсендә туа. Әтисе Әмирхан Әкрам улы сугышта һәлак була. Әнисе Мәрьям Минһаҗ кызы атадан ятим калган өч баланы ялгызы тәрбияләп үстерә.

Марат туган авылында җиде сыйныф һәм Актаныш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1951 елда Казанга килеп, педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1955 елда укуын уңышлы тәмамлагач, Татарстанның Питрәч районы Күн сигезъеллык мәктәбендә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми, шул ук елны әрмегә алына. Гаскәри хезмәттә чагында хәрби училище программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тотып, әфисәр дәрәҗәсен ала. Әрмедә хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, 1957 елның декабрендә М.Әмирхановны Лениногорск районы Карабаш эшчеләр бистәсенең (хәзер Бөгелмә районына карый) 1 номерлы урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Бер үк вакытта ул югары сыйныфларда татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта.

Иҗади тормыш башлануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елда М.Әмирхановны, актив хәбәрче буларак, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенә даими эшкә чакырып алалар. Ул башта редакциянең мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеген алып бара, аннан соң сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлеген җитәкли. КамАЗ, Түбән Кама нефть химиясе төзелешләренең үзәгендә кайный, бихисап күп кешеләр, гыйбрәтле язмышлар белән очраша, төзүчеләр, нефть чыгаручылар турында республика матбугатында күләмле очеркларын, публицистик язмаларын бастыра. Соңыннан бу очерклары аның «Безнең лауреатлар» (1980) һәм «Чулманның ак йолдызы» (1988) исемле китапларының төп эчтәлеген тәшкил итәләр.

1987 елдан Марат Әмирханов «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә» журналы) журналының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.

Марат Әмирханов – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәфис әдәбит өлкәсендә М.Әмирхановның беренче әсәре — «Алаяк» дигән хикәясе – 1978 елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыга. Иҗатының башлангыч чорында ул күбрәк шушы жанрга игътибарын юнәлтә. Бигрәк тә ул үзен юмористик хикәяләр остасы итеп таныта. Аның үткен сатира стилендә язылган «Дөя муены» (1996) исемле повесте укучылар арасында аеруча уңыш казана. Балаларга атап язылган хикәяләре һәм повестьлары тупланган «Таш һәйкәл» исемле китабы исә, 1988 елда иң күп укылган китапларның берсе буларак, икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Туксанынчы елларның урталарыннан башлап М.Әмирханов прозаның эрерәк жанрларында иҗат итә. Сугыштан соңгы авыл тормышы һәм бүгенге болгавыр заман чынбарлыгы вакыйгалары фонында ярату, тугрылык, дуслык, мәхәббәт, хыянәт, нәфрәт кебек әхлакый темаларны фәлсәфи-психологик яссылыкта һәм гыйбрәтле кеше язмышлары аша яктырткан «Үлмә, Әхмәтхан!» (1994), «Гөлнәзирә» (1998), «Тәгәридер гомер арбасы» (1998), «Мөкәррәмә»» (2002), «Кайтаваз» (2004) повестьлары, «Тәкъдир» (1999), «Тояк эзе» (2003) романнары әдип иҗат колачының фикри һәм сәнгати яктан һаман киңәя, тирәнәя баруы турында сөйлиләр.

Басма китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Безнең лауреатлар:очерклар. — Казан:ТКН., 1980. — 102 б. — 2000д.
  2. Таш һәйкәл: хикәя, повестьлар. — Казан:ТКН., 1987. — 132 б. — 13 300 д.
  3. Чулманның ак йолдызы: очерклар. — Казан:ТКН., 1988. — 160 б. — 1800 д.
  4. Сөн моңы: повесть, хикәяләр. — Казан:ТКН., 1995. — 120 б. — 3000 д.
  5. Тәкъдир:роман. — Казан:ТКН., 2003. — 208 б. — 3000 д.
  6. Сайланма әсәрләр: роман, повестьлар. — Казан:Рухият, 2004. — 648 б. — 1000 д.
  7. И кылган догам минем: роман, повесть. — Казан:ТКН., 2008. — 431 б. — 3000 д.
  8. Бибимәмдүдә абыстай: бәяннәр, эссе. - Казан:Идел-Пресс, 2019. - 184 б. - 500 д.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Марат Әмирханов темасы буенча бит бар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. — Казан: ТКН., 2009. — 751 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]