Майонез

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Майонез latin yazuında])
(Mayonez битеннән юнәлтелде)
Майонез
фр. Mayonnaise
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Маон
Чыгыш иле  Франция
Материал төре тавык йомыркасы[d], горчица[d], серкә[d] һәм май[d]
 Майонез Викиҗыентыкта
Майонез банкада

Майонез (фр. mayonnaise) — истән арындырып чистартылган үсемлек майларына су, тоз, шикәр, йомырка ризыклары, серкә, гәрчитсә кебек өстәмәләр кушып гомогенлаштырылган ризык. Катламнар-га аерылмасын өчен, аңа тотрыкландыргычлар һәм эмульгаторлар кушыла.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майлылыгы 15% тан артык булганда гына, әлеге ризык майонез дип йөртелә. 15% тан ким булса, ул соуска әйләнә. Майонезның калориясе составындагы үсемлек майларының масса өлешенә бәйле.

Майлылыгы буенча майонез өч төргә бүленә:

1) әгәр майлылыгы 50% тан артык икән, бу югары калорияле майонез санала;

2) 45—55% булганда, уртача калорияле;

3) 40% тан ким булган очракта, түбән калорияле майонез була. Әлеге төр майонез сыек булу сәбәпле, аңа төрле тотрыкландыргыч матдәләр кушыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хаков В.Х., Латыпова А.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]