Монтсеррат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Монтсеррат latin yazuında])
(Montserrat битеннән юнәлтелде)
Мансират
Байрак
Илтамга
Шигарь A people of excellence, moulded by nature, nurtured by God Edit this on Wikidata
Халык саны 5440 (бәя, 2023) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1632 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00
Рәсми тел инглиз теле
География
ИҖБ Британиянең диңгезарты территорияләре
Мәйдан 102 км²
Координатлар 16.75°N 62.2°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге Көнчыгыш Кариб дуллыры
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 230 вольт[1]
Телефон коды +1664
ISO 3166-1 коды MS
Интернет домены .ms


МонтсерратКече Антиль утраулары архипелагына кергән бер үк исемле утрауда урнашкан Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.

Мәйданы 102 км². Халык саны 4922 кеше (2011). Рәсми тел — инглиз теле.

Мәэмүри үзәк — Плимут шәһәре (янартау атылуы нәтиҗәсендә ташланган), вакытлы үзәк Брейдс авылында урнашкан.

Утрауны 1493 елда Христофор Колумб кәшеф итә һәм Каталониядәге бер үк исемле манастыр хөрмәтенә атый. 1632 елда утрауда инглизләр урнаша башлый. XVII—XVIII гасырларда утрауга ия булу өчен Бөекбритания һәм Франция көрәшкән. 1783 елда тәмамән Бөекбританиягә буйсындырылган. 1834 елда Берләшкән корольлек колонияләрендә коллык бетерелгәч һәм XIX гасырда бөтен дөнья буенча шикәргә бәяләр төшү сәбәпле, утрауда сәнәгать масштабында лайм үстерелә һәм атаклы Монтсеррат лайм согы җитештерелә башлый. Җирләр яңа күчеп килүчеләргә сатып бирелә һәм лайм үстерү хуплана [3]. 1995 елның 18 июлендә Суфриер-Хиллс(ингл.) янартавы уянып, ата башлагач, утрауның көньяк өлешенә, шул исәптән башкала Плимутка(ингл.) зур зыян килә, ил халкының 2/3 өлеше утрауны ташлап китә (күрше Антигуа, Кариб диңгезе бассейны илләренә, Бөекбританиягә) [4].

Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматы буенча, Монтсерратта төп дин ― христианлык (протестантлар 67,1 %, шул исәптән англикан чиркәве тарафдарлары 21,8 %, методистллар 17 %, илленчеләр 14,1 %, җиденче көн адвентистлары 10,5 % һәм Илаһ чиркәвенә табынучылар 3,7 %), католиклар 11,6 %, растафарилар 1,4 %, башка диннәр 6,5 %, атеистлар 2,6 %, диннәрен күрсәтмәгәннәр 10,8 % [5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Население Монтсеррата (2011) (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-05-17, retrieved 2016-02-19 
  3. History of Montserrat. Encyclopædia Britannica(ингл.)
  4. The 1997 Soufriere Hills Eruption, archived from the original on 2017-02-02, retrieved 2022-02-20 
  5. Montserrat. Facts, Map, & History. Encyclopædia Britannica