Мозамбик

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мозамбик latin yazuında])
(Mozambik битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мозамбик
Flag of Mozambique.svg
Байрак
Emblem of Mozambique.svg
Илтамга
Башкала Мапуту
Халык саны 25 833 752 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 25 июнь 1975 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел партугал теле
Җәгърафия
Мәйдан 801,590 дүрткел киламитер
Координатлар 19°S 35°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Ниуссе, Филипе
Хөкүмәт башлыгы Росариу, Карлуш Агостиньо ду
Икътисад
ТЭП 12 334 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Кеше башына ТЭП 297 АКШ дуллыры (1980), 291 АКШ дуллыры (1981), 291 АКШ дуллыры (1982), 255 АКШ дуллыры (1983), 262 АКШ дуллыры (1984), 343 АКШ дуллыры (1985), 402 АКШ дуллыры (1986), 180 АКШ дуллыры (1987), 161 АКШ дуллыры (1988), 177 АКШ дуллыры (1989), 189 АКШ дуллыры (1990), 240 АКШ дуллыры (1991), 162 АКШ дуллыры (1992), 163 АКШ дуллыры (1993), 161 АКШ дуллыры (1994), 160 АКШ дуллыры (1995), 216 АКШ дуллыры (1996), 253 АКШ дуллыры (1997), 284 АКШ дуллыры (1998), 301 АКШ дуллыры (1999), 277 АКШ дуллыры (2000), 256 АКШ дуллыры (2001), 262 АКШ дуллыры (2002), 283 АКШ дуллыры (2003), 336 АКШ дуллыры (2004), 369 АКШ дуллыры (2005), 385 АКШ дуллыры (2006), 422 АКШ дуллыры (2007), 503 АКШ дуллыры (2008), 463 АКШ дуллыры (2009), 419 АКШ дуллыры (2010), 526 АКШ дуллыры (2011), 566 АКШ дуллыры (2012), 605 АКШ дуллыры (2013), 623 АКШ дуллыры (2014), 528 АКШ дуллыры (2015), 380 АКШ дуллыры (2016), 426 АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Мозамбик метикалы
Инфеләсә 24.6% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 23% (2014)[1]
Туу күрсәткече 5.359 (2014)[2]
КПҮИ 0.218 (1990)[3]
Яшәү озынлыгы 58.311 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 119 (пүлисә)
  • 117 (янгын сакчылары)
  • 198 (ашыгыч тыйб ярдәме)
  • Электр аергычы төре Europlug,[5] Schuko,[6] BS 546[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[7]
    Челтәр көчәнеше 220 вольт[5]
    Телефон коды +258
    ISO 3166-1 коды MZ
    ХОК коды MOZ
    Интернет домены .mz

    Lua хатасы: not enough memory. Мозамбик Җөмһүрияте (португалча República de Moçambique [ʁɛˈpublikɐ di musɐ̃ˈbiki]) — Көньяк-Көнчыгыш Африкада урнашкан элекке португал колониясе, 1975 елдан бәйсез дәүләт.

    Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мозамбик - Африканың көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Төньякта Танзания белән, көньяк һәм көньяк-көнбатышта - Көньяк Африка һәм Свазиленд белән, көнбатышта - Замбия, Зимбабве һәм Малави белән чиктәш. Көнчыгышта Мозамбик бугазы белән юыла.

    Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мозамбик территориясе 799 380 кв. км.

    Төп шәһәрләре, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мозамбикның башкаласы - Мапуту шәһәре. Иң эре шәһәрләр: Мапуту (1098 мең кеше), Бейра (300 мең кеше), Нампула (203 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 10 провинция.

    Мозамбикның иң зур шәһәре һәм башкаласы булган Мапутоның панорамик күренеше. Мапуто шәһәре Мапуто провинциясенә керми.

    Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мозамбик - җөмһүрият. Дәүләтнең һәм хөкүмәтнең башы - президент. Канун бирүче орган - бер палаталы җөмһүрият Ассамблеясы.

    Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Ил территориясенең биштән ике өлешен яр буе тигезлекләре били. Илнең үзәгендә берничә плато урнашкан, алар иң югары ноктада көнбатыш чиктән ерак түгел 2436 м (Бинга тавы) кадәр җитә. Намули тау массивы илнең төньягында 2419 м га кадәр җитә. Төньяк-көнчыгышта Ангония платосы ята.

    Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең җир эчендә күмер, титан, тимер рудалары, бокситлар, бакыр запаслары бар.

    Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мозамбикта климат тропик. Җәен урта ай температурасы +27°С, кышын +20°С. Яңгырлар фасылы апрельдән октябрьгә кадәр.

    Эчке сулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең күпсанлы елгалары көнбатышта тауларда башлана һәм Мозамбик бугазына коя. Төп елга булып Замбези булып тора, ә иң зурлары - Рувума, Сави һәм Лимпопо. Илнең территориясендә шулай ук Ньяса (Малави күле) күленең өлеше ята.

    Туфрак һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең 20% территориясе урманнар белән капланган. Елга үзәннәрендә куе җәңгәл үсә.

    Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Хайваннар арасында зебра, үгез, мөгезборын, жираф, арслан, фил аерылып тора.

    Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мозамбик халкы якынча 18,641 млн кеше, уртача тыгызлык 1 кв. км - га 23 кеше. Халыкның күп өлеше Замбези елгасының яр буе районнарында һәм Ангония платосында яши. Этник төркемнәр: макуа-ломве - 47%, тсонга - 23%, малави, шона, яо. Телләр: португал теле (дәүләт теле), макуа, малави, шона, тсонга, суахили.

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мәҗүсиләр - 60%, христианнар - 30%, мөселманнар - 10%.

    Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Көнчыгыш Африкага португалиялеләр килгәнче яр буен зендж шәһәр-дәүләтләре биләп торган. XVI гасырда хәзерге Мозамбикның яр буе практик рәвештә бөтенесе Португалия хакимияте астына төшә. XVII гасырда кол сату банту дәүләтләре арасында иң көчле дәүләтнең Мутапаның зәгыйфьләнүенә китергән. Илнең колонизациясе әкренләп барган. XX гасырда колонизацион сәясәт үзгәрмәгән диярлек һәм Мозамбикта сәнәгать үсмәгән. 1975 елның 25 июненда Мозамбик бәйсезлек яулап алган. Шуннан соң 15 ел дәвамында илдә гражданнар сугышы барган һәм бу болай да иң үсеш алмаган икътисадны тагын да какшата.

    Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мозамбик - аграр дәүләт. Мамык, шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, тәмәке, кофе, мәккәй, маниок, арахис, сорго һ.б. үстерелә. Хайван үрчетү. Балык тоту. Күмер, бокситлар, бакыр, тантал һәм тимер рудалары чыгару.Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча предприятиеләр. Урман кисү. Экспорт: кешью чикләвекләре, мамык, шикәр, агач. Акча берәмлеге - метисаль.

    Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Сәнгать һәм архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мапуту. Табигый тарих музее.Тете. 1563 ел католик соборы.

    Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003.

    Lua хатасы: not enough memory.

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/MOZ.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. 6,0 6,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    7. https://books.google.com/books?id=W2oaAAAAMAAJ&dq=mozambique+drive+on+left&q=%22Mozambique+one+drives+on+the+the+left%22.
    8. Институт статистики ЮНЕСКО
    9. https://www.ethnologue.com/language/por