Музыка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Музыка latin yazuında])
(Muzıka битеннән юнәлтелде)
Музыка
Сурәт
Җитештерә музыка[d]
Кайда өйрәнелә музыка белеме[d], музыка теориясе[d] һәм социология музыки[d]
Пиктограмма
Һәштәге Music
Нинди вики-проектка керә Проект:Музыка[d]
Библиография музыкаль әдәбият библиографиясе[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 118 000 000 ± 999 999[1] һәм 32 265 972
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы mus.
URL сервера Мастодона musicworld.social[2]
 Музыка Викиҗыентыкта
Нота язуында кулланылучы эскрипкә ачкычы

Му́зыка (грек. μούσα — муза сүзеннән грек. Μουσική, «музалар сәнгате») — сәнгатьнең бер төре, чынбарлыкның чагылышы, кешеләрнең аңына һәм хисләренә үзенең билгеле мәгънәгә ия авазлар багланышы белән тәэсир итүгә сәләтле сәнгати күренеш[3]. Музыка вакыт эчендә төрлечә оештырылган тавыштан гыйбарәт.

Музыканың килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка примитив формада борынгы кыргый сәнгатенең кабиләләр җәмгыятендә үк барлыкка килгән. Моның сәбәбе турында беренче теорияләр килүе XIX гасырда туа башлый. Г. Спенсер (1820-1903) музыканың тәүге формасын кешеләрнең эмоциональ-ярсулы интонацияләрендә күргән. Ч. Дарвин (1809—1882) музыканың барлыкка килүен кешеләрнең кошлар сайравына, шулай ук ата кошларның ана кошларны чакыру авазларына иярүләре дип аңлатырга тырышкан. K. Бюхер (1847—1930) музыканы борынгы кешеләрнең хезмәт процессындагы ритмнарына бәйле күренеш дип фикер йөрткән. K. Штумпф (1848—1936) музыкадагы беренче тәҗрибәләрне кешеләрнең тавыш сигналларында күргән, ә Ж. Комбарьё (1859—1915) әлеге сәнгати күренешне әфсенчелек белән бәйләп аңлаткан.

Хәзерге заман материалистик философиясе музыканың барлыкка килүе турында тулырак мәгълүмат бирә. Төрле археологик һәм этнографик чыганаклар борынгы җәмгыятьтә музыканың меңнәрчә еллар дәвамында барлыкка килүе турында сөйли. Ул башта борынгы кешеләрнең практик эшчәнлеге өлкәсендә мөстәкыйль төрләргә бүленмәгән (синкретизм дәрәҗәсендәге) синтезда яралгы рәвешендә генә хәрәкәт иткән. Әлеге синтезның эчтәлеген бию, үтә нык гади такмаклар чыгару, образлы сүзләр әйтү, гомумән, образлы фикерләү сәләтен шәкелләндерү, чокып бизәкләр төшерү һәм сырлау һ. б. шундый күренешләр тәшкил иткән. Алар барысы да кешеләрнең үзара аралашуында, тәрбия эшендә билгеле бер роль уйнаганнар. Музыканың тәүге чагылышлары башта бернинди тәртипкә дә буйсынмаган, система булып оешмаган, хаотик авазлар җыелмасы рәвешендә хәрәкәт итә торган булган. Соңрак примитив (бер-ике аваздан торган) көйләр чыгарылган, аларны башкару өчен примитив кораллар эшләнгән. Шулай итеп, әкренләп музыкаль авазлы тәүге системалар барлыкка килә башлаган, борынгы кешеләр тәҗрибәсендә музыка үлчәме (рус. метры) һәм гармониясе (рус. лады) барлыкка килгән.

Музыка сәнгатенең үзенчәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка – сәнгатьнең катлаулы төре, ул сәнгатьнең башка төрләреннән күпкә аерыла. Кайсыбер белгечләр, музыканың матур әдәбият, гомумән, сөйләү интонациясе белән уртак якларын күрсәтеп, аның үзенчәлекле булуын интонацион табигатеннән күрә[4]. Башкалара лад белән гармонияне музыканың үзенчәлекле чаралары дип атый.[5] Әлеге үзенчәлекле чаралар үзләренең тәэсир итүчән чараларына үзенчәлекле булмаган чараларны буйсындыралар. Үзенчәлекле булмаган музыкаль чараларны ул авазлар югарылыгы сызыгында, интонациядә, мелодиядә, ритмда, темпта, динамикада, тембрда, фактурада, артикуляциядә һ. б. күрә.

Музыканың жарнлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка – төрле жанрларга тармакланган сәнгать төре.

Җыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыр – вокаль музыканың иң гади һәм киң таралган формасы. Гамәлдә халык җырлары һәм профессиональ җырлар (шагыйрьләр, композиторлар язган җырлар) аерыла. Җырлар тагын берничә аспект буенча аерылалар: чыгышлары һәм кемнәр өчен язылулары буенча (авыл һәм шәһәр көйләре, солдат җырлары, балалар җырлары); төзелешләре буенча (бер тавыш өчен, күп тавыш өчен); башкару формалары буенча (ялгыз һәм күмәк башкару өчен) һ. б. Профессиональ җырлар арасында камера, эстрада, хор, массакүләм башкару өчен иҗат ителгән җырлар бар.

Опера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Ростропович «Евгений Онегин» операсы репетициясендә оркестр белән күнекмәләр ясый (1967)

Опера (итал. opera — әсәр) — синтетик сәнгать әсәре. Ул үзендә сәхнә, сәләте таләп вокал (ялгыз, ансамбль, хор белән җырлау) һәм иткән уен коралында уйнала торган (симфоник) музыканы, драматургия, шулай ук сурәтле сәнгать әсәрләрен (декорация, костюмнар һ. б.), еш кына хореография (балет) номерларын бергә җыя. Операның структурасы аның идеясе, төп фикере, әдәби сценарийның (либреттоның) сюжеты белән билгеләнә. Операның төп авторы — композитор. Ул, әдәби либретто тексты белән гамәл итсә дә, музыка драматургиясен тудыра. Опера музыкасының түбәндәге формалары бар: вокаль (ария, ариозо, монолог), ансамбль (дуэт, трио, квартет һ.б.), хор номерлары; биюләр, оркестр номерлары (увертюра, антракт, симфоник картина һ.б.). Опера, мөстәкыйль жанр буларак, Торгызу чоры идеяләре яктылыгында XVI гасырда Флоренциядә (Италия) барлыкка [6]

Музыкаль драма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыкаль драма формасын да опера жанры структурасына кертеп карыйлар. «Музыкаль драма» термины ике төрле мәгънәгә ия һәм шуның белән бәйле рәвештә аның ике тарихи этабы бар. 1) Бу термин башта опера жанрының атамасы булган һәм XVI-XVII гасырлар бусагасында Италиядә (итал. cirаttа per (la) musica, dramma in musica) кулланылган. 2) Европаның кайбер илләрендә XIX гасырның икенче яртысында яңадан «опера» мәгънәсендә кулланышка кергән. Бу юлы ул опера әсәрләрендә урнаша башлаган шартлылыкка каршы, драма театрына хас кайбер принципларны кайтару омтылышларын чагылдырган. Алман композиторы Рихард Вагнер музыкаль драма проб- лемаларын теоретик эшкәртүгә зур өлеш кертә. Аның карашынча, иҗатчының максатын драма тәшкил итә, музыка исә гәүдәләндерүче чара вазифасын үти. Вагнер театрның күңел ачу, күңел юату, шулай ук бизәкләү сыйфатларына каршы чыга, ул XIX гасыр башында операда урнашып өлгергән принципларны тәнкыйть итә, операны музыкаль драма принциплары нигезендә үзгәртергә чакыра.

Музыкаль комедия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыкаль комедия термины мәгънә ягыннан музыкаль оперетта терминына тәңгәл. Бер үк мәгънәгә комедия ия булган ике терминның яшәве берничә сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, XIX гасыр уртасына кадәр кечерәк формадагы операларны «оперетта» дип атаганнар. Оперетта мөстәкыйль жанр рәвешендә XIX гасырның икенче яртысында Франциядә барлыкка килә. Шуннан соң «оперетта» терминын башка илләр музыкантлары да кабул итә. Ә «музыкаль комедия» термины белән башта комедияле сюжет белән сугарылган опера спектакльләрен атый торган булганнар.

Симфоник музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Симфоник музыка жанрындагы әсәрләр сим-музыка фоник оркестр тарафыннан башкарылу өчен иҗат ителә. Симфоник музыка — инструменталь музыканың иң катлаулы формасы. Ул киң диапазонга ия, аның структурасына бай идея эчтәлекле монументаль һәм күп өлештән торган формаларда, шулай ук кайбер җиңел кече формаларда язылган әсәрләр дә керә. Симфония (грек. symphonia — аһәңдәшлек) — имфония симфоник музыканың мөһим жанрларының берсе. Ул — соната формасында, ягъни бер-берсенә каршы темалардан һәм төрле тональлекле кисәкләрдән торган әсәр. Симфония, кагыйдә буларак, 4 бүлектән тора. Гомумән, ул оркестр тарафыннан башкарыла, ә оркестрлар төрле булырга мөмкин: кыллы оркестр, тынлы оркестр, халык уен кораллары оркестры. Оркестрда ниндидер коралда башкарыла торган соло, шулай ук җырчы-солист партияләре дә булырга мөмкин. Симфония түбәндәге бүлекләрдән тора: беренче бүлек — аллегро, ягъни тиз башкарыла торган музыка; икенче бүлек — анданте, ягъни салмак башкарыла торган, өстәвенә лирика белән сугарылган музыка; өченче бүлек — менуэт (аристократлар даирәсендә башкарыла торган нәзакәтле бию) яисә скерцо, ягъни шаян өлеш; дүртенче бүлек — финал, кагыйдә буларак, кабатлану нигезендә башкарыла. Бу нормалар Европа композиторлары әсәрләрендә XVIII гасырда гына урнашып җитәләр, симфонияләр аңа кадәр дә иҗат ителә (һәм башкарыла), ләкин (мәсәлән, Италия белән Алманиядә) алар иреклерәк композицияләрдә башкарыла. Симфония жанрының шушы характерда һәм структурада шәкелләнүендә традициягә кереп киткән увертюраларның роле зур була.

Соната[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соната формасы ике теманың каршылыклы Форшмы Үсештә бирелүе белән характерлы. Аңа ике тональлекнең капма-каршылыгы, сюжетның, кагыйдә буларак, тизләтелгән темпта баруы хас. Соната XVII гасырда ук барлыкка килә. Бер цикл эчендә темп ягыннан дүрт өлеш: тизле темп - акрын - тиз - акрын темп. Ләкин бу форма әкренләп үзгәрешкә дучар була. Соната үзенең иң югары дәрәҗәсенә һайдн, Моцарт, Бетховен иҗатларында ирешә. Бетховен сонаталары тирән эчтәлеклелек, образларның көчлелеге, эчке конфликтлылыгы белән характерлана.

Сюита[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сюита — берничә мөстәкыйль өлештән торган, ләкин ниндидер уртак фикергә буйсынган форма. Ул соната формасына кадәр үк һәм бию сәнгатенә бәйле булып туа. Бу формадагы әсәрләрнең югары үрнәген И. C. Бах (1685—1750) һәм Г. Ф. Һендель (1685—1759) бирә. Бию сюиталарын П. И. Чайковский (вальс), А. Дворжак («Чехлар сюитасы»), Г. M. Римский-Корсаков («Шахерезада»), балет сюиталарын C. C. Прокофьев һәм А. И. Хачатурян һ. б иҗат итә.

Концерт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Концерт — соната формасында бер яисә берничә соло рәвешендә башкара торган кораллар һәм оркестр өчен язылган музыкаль әсәр. Концерт башкаручыларның виртуоз характерда уйнауларын күздә тота (концерт — үзенә күрә башкаручылар конкурсы).

Татарларда музыка сәнгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка үсеше һәрвакыт җәмгыять үсеше белән бәйләнештә барган. Шуңа күрә һәр чорның үзгәреп торучы үз музыка теле, жанрлар системасы бар. Бу төр сәнгать үсеше Болгар чорыннан ук башлана. Ул вакытта Коръәнне көйләп уку киң таралган. Соңрак, көйләүгә нигезләнеп, мөнәҗәт, бәет дип аталган фольклор жанрлары барлыкка килә. Идел буе халыкларында такмак дип аталган жанр да булган. Музыка сәнгате Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында нык үсеш ала. Бу турыда язма истәлекләр сөйли: Мәскәүгә илчеләр белән бергә җырчылар һәм музыкантлар җибәрелә торган була.[7]

Музыканың төп юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка теориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыкаль терминнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыкаль нотация | Музыкаль ачкыч | Альтерация билгеләре | лига | Фермата | Хроматизм | Аккорд | Арпеджио | Сольфеджио | Интервал | музыкаль әсәр | зона | тембр | Экмелика | Такт | Функциональ музыка


Музыка кораллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. YouTube Application Programming Interface
  2. Explore - Music World
  3. Гыйззәтов К.Т., Нәфасәт: Ике китапта. Икенче китап бит245 2012 елның 23 апрель көнендә архивланган.
  4. Сохор A. Музыка// БСЭ. T. 17. 1974. C. 89.
  5. Панкевич Г. Музыка как вид искусства//Виды искусства в социалистической художественной культуре. M., 1984. С. 161.
  6. Гыйззәтов К.Т., Нәфасәт: Ике китапта. Икенче китап 2012 елның 23 апрель көнендә архивланган. бит248
  7. 2.4. Татар сәнгате

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]