Нәҗип Сөнәгатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Сөнәгатов latin yazuında])
(Näcip Sönäğatov битеннән юнәлтелде)
Нәҗип Сөнәгатов
Туган телдә исем Сөнәгатов Нәҗип Мингали улы
Туган 18 апрель 1940(1940-04-18) (83 яшь)
Ырынбур өлкәсе, Северное районы (Ырынбур өлкәсе), Сәүреш авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Һөнәре уйлап табучы, патент ышанычлысы
Бүләк һәм премияләре Бөтендөнья ачышлар салонының «Эврика-2000» (Брүссел) бер алтын һәм бер көмеш медаль (2000). «Уйлап табучылык hәм рационализаторлык отличнигы» исеме (2003).

Сөнәгатов Нәҗип Мингали улы - татар уйлап табучысы, Уйлап табучылык hәм рационализаторлык отличнигы, Россия Федерациясенең Татарстанда беренче патент ышанычлысы, Евразиянең Татарстаннан беренче патент ышанычлысы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый югары фән сыйдырышлы технологияләр академиясе академигы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөнәгатов Нәҗип Мингали улы 1940 елның 18 апрелендә Ырынбур өлкәсенең Северный районында урнашкан татар авылы Сәүрештә туа. Әтисе Мингали яу кырында ятып кала. Нәҗип район үзәге Северноедагы урта мәктәпне тәмамлый. Хәрби хезмәттән соң ул Казанга кайта һәм Казан авиация институтына керә. Ул анда диплом эшен «бик яхшы» билгесенә яклый һәм Әлмәт шәhәрендәге радиоприборлар заводында сигез ел эшли. Эшләу дәверендә Нәҗип Мингали улы бюро башлыгыннан берләшмәнең баш конструктор дәрәҗәсенә кадәр усә. Ә аннан соң Сөнәгатовлар гаиләсен язмыш Яр Чаллыга алып килә. Анда Нәҗип Сөнәгатов КАМАЗның патент-уйлап табучылык булеге дигән яңа службаны төзәргә hәм җитәкләргә алына. Үзенең кырык еллык хөзмәт юлының соңгы 25 елында Нәҗип Мингали улы шушы хезмәтне җитәкли, аны төзи һәм камилләштерә. Шуның белән беррәттән Нәҗип Сөнәгатов Чаллы патент институтын тәмамлый, Россиянең интеллектуаль милек институтын тәмамлап, «Югары категорияле патент белгече» исемен ала. Соңрак Россия Федерациясенең Татарстанда беренче патент ышанычлысы була, Евразиянең җәмhүриятебездән беренче патент ышанычлысы итеп сайлана. Өч ел рәттән Алмания, Франция, АКШның патент ведомстволарында стажировка уза, тиешле сертификатлар ала. Юридик, икътисадый hәм уйлап табучылык белән рационализаторлык эшендәге башка оештыру мәсьәләләрен ул шундый камил итеп өйрәнә ки, КАМАЗда новаторлар белән эшләү чирек гасыр буе үрнәк итеп куела. Ул хәзер Татарстан Республикасының патент-лицензия hәм уйлап табучылык эше буенча Чаллы шәhәр Советы рәисе. Ул Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең активисты.

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәҗип Сөнәгатов үзенең ике иҗат эшенә Бөтендөнья ачышлар салонының «Эврика-2000» (Брүсселдә) ачышларның бер алтын, бер көмеш медальләренә лаеклы була. «Уйлап табучылык hәм рационализаторлык отличнигы» исеменә лаек (2003 ел).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Общество изобретателей и рационализаторов Республики Татарстан и инновационная деятельность в Республике. - Казань: Отечество, 2013. - 340 с. (211-214 битләрдә).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]