Нёнокстагы радиацион һәлакәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нёнокстагы радиацион һәлакәт latin yazuında])
(Nönokstağı radiatsion häläkät битеннән юнәлтелде)
"Нёнокс" хәрби-диңгез флоты 45-нче сынап карау үзәк диңгез полигоны

Нёнокстагы радиацион һәлакәт - 2019 елның 8 августында Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан "Нёнокс" хәрби-диңгез флоты ракета полигонында узган радиацион һәлакәт нәтиҗәсендә 7 кеше һәлак була һәм ионлаштыручы нурланыштан югары дозаны алган 6 кеше зур зыян күрә.

Вакыйга[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иртәнге 9 сәгатьтә Ак диңгезнең Двина култысында Сопка авылы янында диңгез платформасында шартлау нәтиҗәсендә Россия тәҗрибәләр физикасы фәнни-тикшеренү институтының 5 хезмәткәре һәләк булган, 2 хәрби һәм тагы 6 кеше югары нурлану дозасын алган. Норвегия сейсмик үзәге (Тромс) шартлауны теркәгән.

Северодвинск шәһәрендә 11:50 - 12:20 вакытында радиацион фон 0,11 мкЗв/сәг дәрәҗәсеннән 2 мкЗв/сәг дәрәҗәсенә кадәр арткан, соңрак кыска вакыт яши торган радионуклидлар: Sr-91, Ba-139, Ba-140 табылган.

Сәбәпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Росатом ширкәте һәм РФ Саклану министрлыгы буенча полигонда сыеклык ракета йөрткече шартлаган, анда радиоизотоп тәэмин итү чыганагы кулланылган. Кайбер көнбатыш белгечләр буенча атом-төш җайланмасы белән "Буревестник" канатлы ракетасын сынап карау вакытында шартлау булган.

АКШ күзләү мәгълүматы буенча атом-төш ракетасын океан төбеннән күтәрү чаралары вакытында шартлау булган.

12 августа 5 һәләк булган һәм 3 зыян күргән галимгә Батырлык ордены бирелә.

Хәзерге вакытта Росгидромет һәм Норвегия тикшерү үзәге буенча радиацион фон (бета һәм гамма нурланыш) куркыныч дәрәҗәдән ким була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]