Наилә Ахунова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наилә Ахунова latin yazuında])
(Nailä Axunova битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наилә Ахунова
Туган телдә исем Наилә Гарифҗан кызы Ахунова
Туган 12 июнь 1959(1959-06-12) (60 яшь)
Әлмәт, Татарстан
Яшәгән урын Маяковски урамы, Казан[1]
Һөнәре язучы, шагыйрә
Ата-ана
Бүләк һәм мөкәфәтләре Саҗидә Сөләйманова премиясе (2014).

Наилә Гарифҗан кызы Ахунова — милләте буенча татар булган язучы, шагыйрә, рус телендә иҗат итә.

Ул 1959 елның 12 июнендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. Аның әтисе — язучы, Гариф Ахунов. 1968 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр һәм ул 126 номерлы мәктәптә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач Казан культура институтының библиотекарьлар әзерли торган факультетына читтән торып укырга керә. Уку белән бергә ул художник-оформитель булып эшли, Казан шәһәренең төрле библиотекаларында эшли, төрле конкурсларда катнашып беренче урыннарны ала. 1994-1997 елларда”Казанский медик”газетасының баш редакторы була. 1997 елда “Белая ворона” дигән әдәби бүлек оештыралар. ЛИТО да җитәкче, “Зонтик” журналының баш редакторы урынбасары булып та эшли.

Тәүге әсәрләрен ул 1970-еллар башында «Пионер» журналына җибәрә.Наилә Ахунова бик күп шигырьләр, әкиятләр авторы. Аның үзе язган “Здравствуй, Ёжик! Или Сами с усами пьеса-әкияте “Әкият” курчак театрында күп тапкырлар куела. (2003-2004),Хайку шигырьләре язу буенча Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1998). Найлә Ахунованың “Далёкий свет”(1995), “Бабье лето”(1998), “Качели”(2004), “Махаон”(2008), “Голубые глаза луны”(2009), “Дом художника” (2009), “Ветер с Казанки” (2011), “Заметки на полях шляпы”(2011), “Заметки на веере”(2013), “Заметки на кленовых листьях”(2014) һәм башка китаплары дөнья күрде.

Ул 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Наилә Ахунова Казан шәһәренең М.Горький исемендәге әдәби премия лауреаты (2008), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2009), Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе (2014 ).

1998 елдан Казанда Вероника Тушнова исемендәге «Мәхәббәт асманы» (Галактика любви) фестивале уздыра.[2]

Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2014).

Хәзерге вакытта гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, иҗатын дәвам итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жители.инфо сайты
  2. Светлана Брайловская. Беләсеңме, бар да булачак! «Российская газета», 05.03.2015. (рус.)