Нариман Аитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нариман Аитов latin yazuında])
(Nariman Aitov битеннән юнәлтелде)
Нариман Аитов
Туган телдә исем Нариман Абдрахман улы Аитов
Туган 28 декабрь 1925(1925-12-28)
Казан
Үлгән 17 август 1999(1999-08-17) (73 яшь)
Алматы
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре социолог
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Нариман Аитов (1925-1999) – күренекле татар галиме, фәлсәфә фәннәре докторы (1967), профессор, РСФСР һәм БАССР атказанган фән эшлеклесе. СССР заманындагы иң зур социологик лаборатория оештыручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нариман Абдрахман улы Аитов 1925 елда Казанда дөньяга килгән.

1943-1950 елларда хәрби флотта хезмәт итә. 1956 елда Казан университетында укуын тәмамлый.

КПСС ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе каршында кандидатлык эшен яклый. 1960-64 елларда Казан дәүләт университетының фәлсәфә кафедрасында эшли. 1964 елда илдә беренче социологик лабораторияләрнең берсен оештыра.

Шул ук елны Уфа авиация институты ректоры Рифат Мәүлетов аны үзенә эшкә чакыра. Аңа философия һәм фәнни коммунизм кафедрасы мөдире урыны бирелә. Коры теория белән чикләнмичә, Аитов эмпирик юнәлешкә кереп китә. Кафедрасы каршында ул Башкортстан обкомының социологик эзләнүләр лабораториясен булдыра. Бу чорда социология фәне әле аякка гына басып килә иде. Аитов лабораториясе беренчеләрдән булып статистик фәнни эзләнү методикаларын үзләштерә һәм аларны фәнни социологик практикада уңышлы куллана.

Практик эзләнүләргә Башкортстан фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының хезмәткәрләре, Уфа нефть һәм Бөре педагогика институтлары, фирка һәм совет органнары җәлеп ителә. Лаборатория белән СССР ФА Комплекслы социологик ээзләнүләр институты, Иҗтимагый фәннәр академиясе шикелле оешмалар хезмәттәшлек итә.

Лабораториянең тематикасында төп урыннарның берсен эшче сыйныфның яшәеше алып тора. Н. Аитов җитәкчелегендә Нефтекама, Стәрлетамак, Учалы, Чаллы, Магнитогорски шәһәрләрендә уздырылган эзләнүләрдә барлыгы 15 меңгә якын кеше катнашты. Нәтиҗәдә социологлар совет эшче сыйныфының социаль йөзен ачып бирәләр.

Чаллы мәсьәләсендә үткәрелгән фәнни бәхәсләрдә Аитов төзелә торган шәһәрдә урам-юллар челтәре, АКШтагы шикелле кимендә 20% мәйданны алып торырга тиешлекне алга сөрә. Ул чактагы СССР хөкүмәте җитәкчесе Алексей Косыгин аның фикерен хуплый һәм Чаллы белән Тольятти төзелешендә социологлар тәкъдимнәре файдаланыла.

Нариман Аитов илнең абруйлы социологы буларак таныла. Ул авиация институтында көчле фәнни мәктәп булдыра. Аның кул астында 20 фән докторы һәм 60 кандидат әзерләнгән. 1967 елда ул үзе дә докторлык эшен яклый. Аңарчы Башкортстанда бер философия фәннәре докторы да булмый.

Уфада ул 1988 елга кадәр эшли. Төрле сәбәпләр аркасында Уфадан чыгып китәргә мәҗбүр була.

1988 елдан Алма-Ата университетның (хәзер әл-Фараби милли университеты) фәлсәфә кафедрасын җитәкли. Үз шәкертләре аша ул Казакъстан җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыра һәм башкаланы Алматыдан Астанага күчерү хәстәрлекләренең социологик һәм икътисади нигезләмәсен үз кулына ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]