Назиф Бәхтизин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Назиф Бәхтизин latin yazuında])
(Nazif Bäxtizin битеннән юнәлтелде)
Нәзиф Бәхтизин
Туган телдә исем Нәзиф Раян улы Бәхтизин
Туган 31 декабрь 1927(1927-12-31)
Бөре кантоны, Яңа Аташ авылы
Үлгән 21 октябрь 2007(2007-10-21) (79 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре үсемлекче
Эш бирүче Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Башкирский научно-исследовательский институт сельского хозяйства[d]
Балалар Рамил Бәхтизин
Бүләк һәм премияләре Шәрәфлек билгесе ордены (1966) Хезмәт кызыл байрагы ордены (1973)
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d]

Назиф Бәхтизин – авыл хуҗалыгы галиме, БР Фәннәр академия әгъза-мөхбире (1991), профессор (1978).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Назиф Бәхтизин 1927 елда Илеш районының Яңа Аташ авылында туа. Иске Дөмәй урта мәктәбенә укырга йөгерә, бер үк вакытта колхоз хисапчысы булып та эшли, 1945 елда аттестат ала.

1946 елда авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультеты студенты булып китә. Төрле культуралар (арыш, бодай, солы, борчак һ.б.) галимнәр тарафыннан ничек өйрәнелгән, хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә тикшерелә, киләчәктә бу өлкәдә нинди яңалыклар көтелә – тынгысыз уй фән диңгезенә кызыксындыра. Башкортстанда гына түгел, бөтен илгә билгеле күренекле профессорлардан (А. Н. Богданов, Л. С. Пирогов, М. Н. Радыгин, К. П. Крауза, П. А. Положенцев, А. С. Шутко, А. Т. Гладков, Ю. А. Усманов) дәресләр ала.

Институтны кызыл диплом белән тәмамлагач, Назиф аспирантурага тәкъдим ителә. Әмма Назиф Куергазы районындагы Мораптал совхозына агроном булып эшкә юллана. Илешнекенә караганда биредә туфракның уңдырышлылык сыйфаты башкачарак. Кызыл дипломлы яшь агроном югары уңыш алуга фәнни нигездә ирешү максаты куйды. Шулай да аңа биредә җәелеп эшләргә ирек бирмәделәр.

Назиф Раян улы аспирантурага килә. Тәҗрибә үткәрү өчен Бөре районының уңдырышсыз бер басуыннан җир биләмәсе ала. Үзле балчыклы басулар туган авылында да, Морапталда да бар иде. Тәҗрибәне шуларның охшаш һәм аермалы якларын исәпкә алып үткәрде.

Кандидатлык диссертациясен 1955 елда яклый. Ассистенттан башлап кафедра мөдиренә кадәр җитә. 36 яшендә – Башкортстан авыл хуҗалыгы институты ректоры. Россиядәге 100 авыл хуҗалыгы институты ректорлары арасында иң яше була.

24 китап бастыра. 1979 елда Башкортстанда иген культураларының җир һәм селекция буенча фәнни-тикшеренү институты оештырыла. Директоры итеп тәгаенләнә. Икмәк галиме Назиф Бәхтизин селекция белгече Сабирҗан Кунакбаев белән бергә эш итәләр. Яңа сорт арыш уйлап табылды. “Чулпан” дип атыйлар. “Чулпан” Илеш җирендә сынала. Аннары башка районнарга, Россия төбәкләренә дә тарала.

Профессор Назиф Раян улы – 400гә якын фәнни хезмәт авторы. Шуларның 24е – монография. Аның җитәкчелегендә 28 кеше кандидатлык диссертациясе яклады. Ул – докторлык диссертациясе язучыларга да остаз булды. Басылган хезмәтләренең генә түгел, үзенең дә чит илләрдә даими булуы (АКШ, Канада, Италия, Финляндия, Болгария, Чехословакия һ.б.) дөньякүләм галим итеп танытты аны.

Алдынгы тәҗрибәне китап аша җиткерү озакка сузыла. Шуңа һәр мөһим яңалыкны гәҗит аша яктырта барды профессор. Республика басмаларында дөнья күргән саллы мәкаләләренең саны гына да – 167. Халык, ил өчен түккән тир үзеңә алтын бөртек булып кайта ул. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Почет билгесе орденнары, төрле медальләр белән бүләкләнә.

Гөлниса ханым озак еллар математика укытучысы булып эшләде. Физика-математика фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Рамил Бәхтизин күптән түгел шушы Академиянең президенты итеп тә сайланды.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Поварисов. Икмәк пәйгамбәре(үле сылтама)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]