Neon Genesis Evangelion

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Neon Genesis Evangelion latin yazuında])
Neon Genesis Evangelion
Жанр

меха, постпокалиптика, психологик драма

Композитор

Сиро Сагису[d]

Ил
Оригинал теле

япон теле

Серияләр саны

26[1] (эпизодлар исемлеге[d])

Җитештерү
Продюсер

Одавара, Акико[d]
Сугияма, Ютака[d]

Режиссёр

Хидэаки Анно,
Масаюки (режиссер урынбасары),

Кадзуя Цурумаки (режиссер урынбасары)
Сценарист

Хидэаки Анно[d]
Сацукава, Акио[d]
Ямагути, Хироси[d]
Мицуо Исо[d]
Синдзи Хигути[d]
Ёдзи Энокидо[d]

Студия

Gainax
Production I.G (анимация)
Tatsunoko (анимация)
Studio Ghibli (11 эпизод анимациясе)

Star Child (музыка)
Трансляция
Телеканал

TX Network[d] һәм Syfy Universal[d]

Экраннарда

4 октябрь 1995[2]
27 март 1996 кадәр

Сылтамалар

evangelion.co.jp/index.html(яп.)

IMDb

ID 0112159

«Neon Genesis Evangelion» — режиссер Хидэаки Анно тарафыннан Gainax студиясендә төшерелгән һәм 1995 елның 4 октябреннән 1996 елның 27 мартына кадәр чыккан «меха» жанрындагы аниме-сериал. Сценарийны алты сценарист язган, әмма дүртенче сериянең сюжетын булдыруда Анно катнашмаган[3]. Сериалның сопродюсерлары булып TV Tokyo һәм Nihon Ad Systems (NAS) чыгыш ясый. Соңыннан аниме, уен һәм манга кебек франшиза мотивлары буенча күп кенә әсәрләр чыга.

Ёсиюки Садамотоның шул ук исемдәге «Евангелион» мангасы башта аниме-сериал чыгарылганчы франшизага кызыксыну булдыру өчен уйлап табылган[4]. Манга 1995 елның 1 февраленнән басыла башлый һәм 2013 елның июнендә генә тәмамлана[5][6]. Ёсиюки Садамото шулай ук аниме-сериал персонажлары дизайнеры була. Аның сүзләренчә, проект командасы аңа сериалның раскадровкасына керү мөмкинлеген биргән һәм манга ясау процессына тыкшынмаган, ә ул алар белән киңәшләшмәгән[7].

Аниме һәм манга Nerv оешмасының кешелеккә билгесез сәбәпләр аркасында һөҗүм итүче «Фәрештәләр» дип аталган серле җан ияләре белән көрәшүе турында сөйли. Фәрештәләр һөҗүменнән саклану өчен Nerv'ның элгәрчесе — Gehirn тарафыннан эшләнгән «Евангелион» биороботлары кулланыла. Бу роботларны «балалар» дип аталган 14 яшьлек яшүсмерләр генә йөртә ала. Шул ук вакытта аниме һәм манга сюжетларында кайбер аермаларга ия. Мәсәлән, мангада 12 фәрештә генә күренә, ә сериалда 17, һәм беренче сугышта, анимедан аермалы буларак, Аянами Рей Евангелион-01дә катнаша.

Чыгыштан соң сериал күп бүләкләр ала. A Cruel Angel’s Thesis сериалының ачылу темасы хит була. Сериал белән бәйле төрле сувенир продукциясе хәзер дә чыгарыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://myanimelist.net/anime/30/Neon_Genesis_Evangelion/episode
  2. fernsehserien.de
  3. Серияләр исемлеге, сценарий язучыларны күрсәтеп
  4. McCarthy H. 1995: Neon Genesis Evangelion // A Brief History of Manga. — Ilex Gif, 2014. — 96 p. — ISBN 978-1781570982.
  5. 貞本義行『新世紀エヴァンゲリオン』ついに完結! (2013-05-24). әлеге чыганактан 2013-08-15 архивланды.
  6. ヤングエース 25年7月号. әлеге чыганактан 2015-04-25 архивланды. 2019-05-14 тикшерелгән.
  7. Josh Dunham (2017-02-21). The Current Status of GAINAX – Interview: Hiroyuki Yamaga & Yoshiyuki Sadamoto (September, 2016). Wave Motion Cannon. әлеге чыганактан 2017-02-24 архивланды. 2019-05-14 тикшерелгән.