Нестор Махно

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нестор Махно latin yazuında])
(Nestor Maxno битеннән юнәлтелде)
Нестор Махно
Нестор Махно́

Нестор Махно, 1921 ел, Румыния
Туу датасы

7 ноябрь 1888(1888-11-07)

Туу урыны

Гуляйполе, Александровск өязе, Екатеринослав губернасы, Россия империясе

Үлем датасы

6 июль 1934(1934-07-06) (45 яшь)

Үлем датасы

Париж, Франция

Хезмәт еллары

19181921

Сугышлар/бәрелешләр

Россия ватандашлар сугышы

Бүләкләр һәм премияләр

Кызыл Байрак ордены

Не́стор Махно́ (рус. Нестор Иванович Махно; 7 ноябрь 1888(18881107), Гуляйполе, Александровск өязе, Екатеринослав губернасы, Россия империясе — 6 июль 1934, Париж, Франция) — украин сәяси һәм хәрби эшлеклесе, ватандашлар сугышы вакытында Украинаның көньягында баш күтәрүчеләр хәрәкәтне оештыручы. Батько Махно буларак та мәгълүм.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нестор Махно Екатеринослав губернасы Александровск өязенең Гуляйполе авылында (хәзер Гуляйполе шәһәре, Запорожье өлкәсе, Украина) крестьян гаиләсендә туган. Гуляйполе ике класслы укуханәсен тәмамлаган.

1895 елдан — сезонлы эшче (батрак), 1903 елда Гуляйполе чуен кою заводында эшли. Анархизм идеяләре белән мавыга, 1906 елда «Анархо-коммунистларның крестьян төркеме»нә кушыла; сәүдәгәрне талауларда һәм полициячеләргә һөҗүмнәрдә катнашкан. 1906—1908 елларда берничә тапкыр кулга алынган; 1910 елда үлем җәзасына хөкем ителә, әмма ул вакыты чикләнмәгән каторга белән алмаштырылган. Мөддәтне Мәскәүнең Бутырка төрмәсендә тутырган.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елгы Февраль инкыйлабыннан амнистия буенча иреккә чыга. 1917 елның мартыннан — Гуляйполе крестьянннар берлегенең рәисе (соңрак эшче һәм крестьяннар депутатлар советына үзгәртеп корылган). 1917 елның җәендә «Инкыйлабны коткару буенча комитет»ының башында торган, Вакытлы хөкүмәтенә буйсынмавына чакырган, алпавытлар җирләрен крестьяннарга өләшергә башлаган. 1918 елда Украинаны басып алган алман гаскәрләренә, ә 1918 елның ноябрьдән большвеиклар белән бергә Симон Петлюра хакимиятенә каршы көрәшкән.

Ак гаскәрләргә каршы көрәш өчен Кызыл Армия сәргаскәрлеге белән ике тапкыр килешүне төзегән (04.1919 һәм 11.1920); Ак Кырымның җиңелүдәң соң большевиклар хөкүмәтенең Махно баш күтәрүчеләре белән бергәлекнең кирәклеге бетте, һәм Троцкий боерыгы буенча Махно «кануннан тыш» дип игълан ителә.

1921 елның җәе ахырында күп санлы бәрелешләрдән соң Махно коры Румыниягә чигенергә мәҗбүр булган.

Мөhаҗирлектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19211924 елларда Румыния һәм Польша лагирләрендә утырган. 1924 елда Алманиягә китәргә рөхсәтне ала; 1925 елда Франциягә китә һәм гомернең калган өлешен Париж янындагы Венсенн бистәсендә яшәгән. Агач һәм балта остасы булып эшләгән.

1934 елның 6 июлендә сөяк туберкулёзыннан вафат булган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]