Nomad 200

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Nomad 200 latin yazuında])

Nomad 200 (Күчмә 200) яки N200[1] 1990-ынчы елларда Nomadic Technologies, Inc тарафыннан төзелгән коммерция өйрәнү роботы булган. Ул диаметрда 20 дюйм һәм буе 1 метр булган цилиндрик робот һәм өч көпчәктә хәрәкәтләнә. Ул секундына 0.5 метр тизлек белән хәрәкәтләнә алган[2] һәм секундына 60 градуска әйләнә алган.[3]

Нигез роботында хәрәкәтчән нигез һәм идарә системасы булган һәм 1990 елда бәясе $16,000 булган. Ул әйләнә буенча беркетелгән 16 сонар сенсорга, 16 инфра-кызыл сенсорга, магнит компаска, ТВ камерага лазер эзләгеч системасына һәм ике рәт ун контакт сенсорга ия булган. Өстәмә сенсор системаларның бәясе $1,500 һәм $7000 арасында булган.[2]

Ул бортка корылган Intel 486 нигезендә санак системасы тарафыннан идарә ителгән булган.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Nomadic FAQ. Nomadics Robot Software and Hardware Support. 2010-08-25 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 robotics-faq/part3. Carnegie Mellon University School of Computer Science (12 December 1994). 2010-08-25 тикшерелгән.
  3. Nomad 200. Center for Advanced Technology. әлеге чыганактан 2010-06-12 архивланды. 2010-08-25 тикшерелгән.
  4. The Nomad 200. Stanford University Knowledge Systems AI Laboratory (1 November 1994). 2010-08-25 тикшерелгән.