Норманнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Норманнар latin yazuında])
(Normannar битеннән юнәлтелде)
Норманнар яулап алган җирләр

Норманнар (тәрҗемәсе: төньяк кешеләр) — VIII - XI гасырларда Европа илләренә һөҗүм иткән һәм талаган Скандинавия кешеләренә карата Көнбатыш Европада кулланылган төшенчә. Норманнар талаучы диңгез һөҗүмнәре белән дан казанган.

Скандинав кабиләләре берләшмәләренең бер өлеше - даннар төньяк Франциядә торырга калган һәм соңрак франкларга бәйлелеген таныган.

Скандинав кабиләләре берләшмәләренең икенче өлеше, күбесенчә норвеглар Көнчыгыш Англиядә торырга калып җирле халыкка кушылган.

Норман теориясе тарафдарлары норманнарны варяглар белән тиңлиләр.

Һөҗүмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норманд һерцоглары туграсы

VIII — XI гасырларда норманнар франкларга каршы диңгез һөҗүмнәре ясыйлар.

Һөҗүмнәре беренче чорында ( VIII—IX гасыр) норманнар Франк дәүләтенә, Англия яр буена, Шотландиягә, Ирландиягә яу белән бара, шулай ук Оркней, Фарер, Гебрид, Шетланд утрауларына, Исландиягә күченеп китә.

IX гасырның азагыннан бирле Франциягә һәм Англиягә норманнар зуррак гаскәрләре һөҗүм итә башлый, һәм талаудан тыш басып алынган җирләрдә торырга кала.

911 елда норманнар Төньяк Франциядә Нормандия һерцоглыгына (Норманнар һерцоглыгына) нигез сала һәм соңрак төньяк-көнчыгыш Англияне басып ала.

Норманнар нәселеннән чыкканнар - Нормандиядә туганнар 1066 елда Англияне тулысынча яулап ала - Англияне норманд яулап алуы.

1130 елда норманнар нәселеннән чыкканнар Көньяк Италияне һәм Сицилияне басып ала һәм анда Сицилия патшалыгына нигез сала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Анохин Г. И. К этнической истории гренландских норманнов // Романия и Барбария. К этнической истории народов зарубежной Европы: Сб. / Под ред. С. А. Арутюнова и др. — М. Наука 1989. — С. 131-163.
  • Барлоу Фрэнк. Вильгельм I и нормандское завоевание Англии / Пер. с англ. С. В. Иванова. — СПб.: Евразия, 2007. — 320 с. — Серия «Clio». — ISBN 978-5-8071-0240-1
  • Буайе Режи. Викинги: История и цивилизация. Пер. с фр. — СПб.: Евразия, 2012. — 416 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-91852-028-4.
  • Будур Н. В. Викинги. Пираты севера. — М.: Олма-Пресс, 2005. — 336 с. — Серия «Мировая история. Цивилизации и Этносы».
  • Леонтьев А. И., Леонтьева М. В. Походы норманнов на Русь. Истоки Руси Изначальной. — М.: Вече, 2009. — 320 с. — Серия «Тайны Земли Русской».
  • Ловмяньский Хенрик. Русь и норманы / Пер. с пол. под ред. В. Т. Пашуто. — М.: Прогресс, 1985. — 304 с.
  • Мюссе Люсьен. Варварские нашествия на Западную Европу: Волна вторая. — СПб.: Евразия, 2001. — 352 с. — Серия «Barbaricum».
  • Никитин А. Л. Королевская сага // В кн.: Никитин А. Л. Костры на берегах: Записки археолога. — М.: Молодая гвардия. 1986. — С. 333-493.
  • Норвич Джон. Нормандцы в Сицилии. Второе нормандское завоевание. 1016—1130 гг. М.: Центрполиграф, 2005. — 368 c.
  • Норвич Джон. Нормандцы в Сицилии. Расцвет и закат Сицилийского королевства. 1130—1194 гг. М.: Центрполиграф, 2005. — 400 с.