Num Lock
Num Lock (сүзгә-сүз тәрҗемә «саннарны теркәүләү») — саннар теркәүен теркәүләү һәм күчереп ялгау өчен кулланыла торган санак төймәсарының төймәсе. Төймәсарның саннар бүлегенең уң югары почмагында урнашкан.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
Саннар төймәләре — Num Lock индикаторы кабынган чакта, калькулятордагы кебек уңайлы урнашкан, саннар һәм арифметик операцияларының билгеләре белән төймәле панель. Кабынган чакта (Num Lock индикаторы янып тора) саннар җыелмасын саннар кертү режимына күчерә, ә сүнгән чакта саннар җыелмасы курсор белән идарә итү режимында эшли. Мондый режим җыйнак, курсор белән идарә итү аерым төймәләре булмаган, төймәсарлар максатына ярашлы.
Ноутбукларның аерым саннар бүлеге булмаган төймәсарларында, Num Lock режимын кабызу хәрефләр төймәләренең бер өлешен саннарны кертүгә үзгәртеп кора: U, I, O дигән төймәләр «4», «5», «6» саннарына алмаша, J, K, L төймәләр — «1», «2», «3» саннарына, һ. б.
Num Lock тәэсир итә торган төймәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Саннар төймәсарындагы төймә | Num Lock кабынган чакта | Num Lock сүнгән чакта |
---|---|---|
1 | 1 | End (азакка) |
2 | 2 | ↓ (курсорны аска таба) |
3 | 3 | Page Down (киләсе биткә) |
4 | 4 | ← (курсорны сулга) |
5 | 5 | Юк |
6 | 6 | → (курсорны уңга) |
7 | 7 | Home (башына) |
8 | 8 | ↑ (курсорны өскә таба) |
9 | 9 | Page Up (моннан алдагы биткә) |
0 | 0 (ноль) | Ins (өстәү) |
. | . яки , (унарлы бүлгеч) | Del (бетерү, сөртү) |
/ | / (бүлү) | Бүлү |
* | * (тапкырлау) | Тапкырлау |
- | - (алу) | Алу |
+ | + (кушу) | Кушу |
↵
Enter |
↵
Enter (кертү) |
↵
Enter (кертү) |
Microsoft Windows операцион система гайләсенда MouseKeys режимын кабызган очракта Num Lock төймәсе санак тычканының эмуляция (Num Lock кабынган чакта) һәм текст курсоры белән идарә итү режимнарын алмаштырып тора.