Новочеркасск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Новочеркасск latin yazuında])
(Nuwıçarqassq битеннән юнәлтелде)
Новочеркасск
Карта
Ил Россия
Өлкә Ростов өлкәсе
Шәһәр бүлгесе Новочеркасск
Координатлар 47°25'20"тн, 40°5'38"кнч
Башлык Лысенко, Юрий Евгеньевич[d]
Нигезләнгән 1805
Мәркәз биеклеге 100 м
Халык саны 169 039 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 8635
почта индекслары 3464xx
Рәсми сайт novochgrad.ru
Кардәш шәһәрләр Изерлон, Сремски-Карловси, Акмәсҗит[1] һәм Кронштадт

Новочеркасск (рус. Новочеркасск) — Ростов өлкәсендәге шәһәр, Дон казаклыгының башкаласы.

Халык саны — 169 039 кеше (2010).[2]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Аксай елгасы уң ярында, аңа Тузлов (Тозлы) елгасы кушылу урынында, Тындагы Ростовдан 40 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Төньяк Кавказ тимер юлының Новочеркасск станциясе.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новочеркасск уртача континенталь климаты зонасында урнашкан. Уртача еллык күрсәткечләре: Уртача еллык температура — +8,9 °C, Уртача еллык һава дымлылыгы — 77%. Явым-төшемнәр саны — 605 мм.

Кыш җылы, иң салкын периоды — гыйнвар ахыры-февраль башы; җәй эссе, дәвамлы һәм корылыклы.

Новочеркасск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −2 −1 5 16 23 26 30 28 23 14 7 1 14
Уртача температура, °C −5,7 −4,8 0,6 9,4 16,2 20,2 23,0 22,1 16,3 9,2 2,5 −2,6 8,9
Уртача минимум, °C −8 −8 −3 5 11 15 17 16 11 5 0 −5 5
Явым-төшем нормасы, мм 60 40 40 50 55 60 55 40 40 30 55 80 605
Чыганак: Яндекс-погода [значения средней температуры взяты из СНиП 23-01-99* «Строительная климатология»]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новочеркасск рухи семинариясе, 1890
Новочеркасск рухи семинариясе, 1890

1805 елда Дон гаскәренең яңа башкаласы буларак атаман Матвей Платов тарафыннан нигезләнә.

1856 елда Новочеркасск шәһәрендә 10 чиркәү, 3125 йорт һәм 218 лавка (кибет) исәпләнгән.

Россия ватандашлар сугышы вакытында — большевикларга каршы булган казаклыгы үзәге.

Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 25 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. Алман оккупациясе вакытында — вермахт ягында сугышкан казак частьләрнең оештыру үзәге. 1943 елның 13 февралендә азат ителә.

1962 елда биредә бәяләр арттыруга каршы эшчеләрнең демонстрациясе корал белән бастырыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1811[3] 1840[4] 1856[3] 1897[5] 1914[3] 1926[3] 1931[3] 1939[3] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
~6 700 17 846 ~17 900 51 963 ~69 100 ~56 400 ~67 400 ~75 900 95 453 162 365 183 055 187 973 170 822 169 039

Милли составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[12] 2010[13]
руслар 92,3% 93,8%
украиннар 2,6% 1,7%
әрмәннәр 1,5% 1,6%

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новочеркасск — Ростов өлкәсенең эре сәнәгый үзәге.

Сәнәгатьнең төп тармаклары — химия һәм машиналар төзү. Электровозлар заводы, магнитларны җитештерү.

Машиналар төзү заводы, нефть машиналар төзү заводы, станоклар төзү заводы, электод заводы, синтетик матдәләр заводы, химик заводы, силикатлы кирпеч заводы, һ.б. Азык тәмлеткеч сәнәгатенең ширкәтләре.

Новочеркасск тирәсендә — Новочеркасск ДРЭС-ы.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Новочеркасск дәүләт мелиорация академиясе
  • Заманча һуманитар акдемиясенең филиалы
  • Советлар Берелге Маршалы В.Д. Соколовский ис. Новочеркасск югары хәрби-командирлык элемтә училищесы
  • Көньяк Руия дәүләт техника институты (Новочеркасск политехника институты)

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Макар Лукин (1905-1961), Социалистик Хезмәт Каһарманы, Казандагы 16 санлы завут директоры (1942-1946)

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://tass.com/politics/906463
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-06 
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 http://www.mojgorod.ru/rostovsk_obl/novcherkask/index.html
  4. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=394
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
  12. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-12-06 
  13. Национальный состав и владение языками, гражданство. Кн.1: Статистический сборник /Ростовстат/ – Ростов н/Д, 2013 – 375 с. (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-14, retrieved 2013-12-06