Олег Лундстрем урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Лундстрем урамы (Казан) latin yazuında])
(Oleg Lundstrem uramı битеннән юнәлтелде)
Олег Лундстрем урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Идел буе районы
Олег Лунстрем урамы (с) буенча урнашкан коттеджлар

Олег Лундстрем урамы (рус. улица Олега Лундстрема) — Казанның Идел буе районы Примавера коттеджлы бистәсендә урнашкан урам. Урамга исем Кытайдан кайтып, 1947-1957 елларда Казанда яшәгән һәм джаз музыкасы өлкәсендә иҗат иткән композитор, джазмен, эстрада дирижеры, РСФСР халык артисты, шәрәфле фән докторы Олег Леонид улы Лундстрем (1916-2015) хөрмәтенә Казан шәһәре башкарма комитетының 2017 елның 17 апрелендәге 1 339нчы санлы карары буенча бирелгән.
Почта индексы 420064.
Оренбург тракты буенча Казан һава аланына барганда Примавера коттеджлы бистәсе Усадка барып җиткәнче сул якта юл өстендә кала. Виктор Деринг урамы белән кисешә. Параллель урамнар: Рудольф Нуриев урамы, Шаһиәхмәт Алкин урамы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]