Интернет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Päräwez битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бөтендөнья пәрәвезе белән бутамагыз.

Интернет пәрәвезләре арасында булган бәйләнешне күрсәткән график рәсем.

Интернет (ингл. Internet, МФА: [ˈɪn.tə.net]) — мәгълүмат саклау һәм тапшыру өчен берләшкән санак челтәрләренең бөтендөнья системасы. Бөтендөнья челтәре һәм Глобаль челтәр, яисә Челтәр генә дип тә йөртелә. TCP/IP протоколлары базасында төзелгән.

Интернет нигезендә бик күп төрле мәгълүмат бирү системалары эшли. Мәсәлән, Бөтендөнья пәрәвезе (урысча «Всемирная паутина», ингл. World Wide Web, WWW) — үзара гиперсылтамалар белән тоташкан документлар системасы (челтәре).

Шәхси адреска ия булган һәрбер аерым документ Web-бит дип атала.

Һәрбер Web-бит шул ук санакта яисә челтәрнең башка санагында сакланучы башка битләр белән күптөрле бәйләнешкә ия була ала. Тоташ сызыклар белән Web-серверлар һәм алар арасындагы бәйләнешләр, ә пунктир белән Web-документлар һәм алар арасындагы бәйләнешләр күрсәтелгән. Web-сервер ул — WWW'ның сервер-программасы эшләп тора торган компьютер. Аның диск хәтерендә Web-битләр саклана. Web-серверның домен исемендә кече домен исеме, гадәттә, www дип билгеләнә.

Web-бит (документ) эчендә торле мәгълүмат була ала: текст, рәсем, яздырылган тавыш. Ьәр-бер бит исеме .htm яки .html киңәйтелешкә ия булган аерым файлда саклана.

Гиперсылтама — «пәрәвездәге» башка биткә күчү күрсәткече белән бәйләнгән билгеле бер ачкыч сүз яисә документтагы объект ул. Һәм документлар «пәрәвезе». Гадәттә, гиперсылтаманың сурәте биттә ничек тә булса аерылып күрсәтелә, мәсәлән, төс яисә ассызыклау белән. Гиперсылтамага тычкан күрсәткечен төбәгән вакытта ул имән бармак белән төбәп күрсәтүче кул рәвешенә керә. Әгәр бу вакытта тычканның сул төймәсенә бассагыз, күрсәткеч буенча бәйләнгән текстка күчеш башкарылачак. Гиперсылтамалар кулланылган текст гипертекст дип атала.

WWW logo by Robert Cailliau.svg

WWW хезмәте кулланган протокол HTTP (HiperText Transfer Protocol — гипертекстны тапшыру протоколы) дип атала. Аның төп билгеләнеше — гиперсылтамаларны эшкәртү, клиентларга документлар эзләү һәм тапшыру.

Web-сәхифә ул — үзара бәйләнгән (гадәттә, тематик яктан) битләр бергәлеге. Сәхифә нинди дә булса кешегә яисә оешмага карый. Web-сәхифә челтәр хезмәтләре провайдерының Web-серверында оештырыла. Теләсә кайсы сайтның, үзенә күрә титул битен хәтерләтүче баш бите бар. Кагыйдә буларак, баш бит сайт хуҗасын күрсәтеп тора һәм сайтның төрле бүлекләренә сылтамаларны эченә ала.

URL-адрес. Челтәр санак киңлегендәге адреслау системасы турын да сөйләнелгән иде инде. Бу — IP-адреслар, домен адреслары. Интернетның мәгълүмат ресурслары киңлегендә үз адреслау системасы кулланыла. Ул URL (Uniformed Resource Locator) — ресурсларның универсаль күрсәткече дип атала. Кәр Web-бит яисә файл өч кисәктән торган уникаль URL-юлламага ия: керү өчен кулланылучы протокол исеме; ресурс сакланучы сервер исеме; серверда файлның (юлның) тулы исеме.

2008 елның уртасына Интернетны даими рәвештә кулланган кешеләр саны якынча 1,5 млрд кешегә җитте.[1]

2012 елның 30 июненә Интернет белән даими кулланучылар саны 2,4 млрд'тан ашып китте. Җир шары халкының өчтән бер өлешеннән күбрәге Интернет хезмәтләре белән файдалана иде.

2015 елның уртасына Интернет белән кулланучылар саны 3,3 млрд'ка барып җитте. Кубесеннән бу Интернетка үтәрлек кәрәзле элемтәләрнең, 3G һәм 4G стандарларның, иҗтимагый челтәрләрнең киң таралуы белән, һәм интернет-трафикның бәясе төшүе белән аңлатыла.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]