Пётр Столыпин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Столыпин latin yazuında])
(Pötr Stolıpin битеннән юнәлтелде)
Пётр Столыпин
Туган телдә исем Пётр Аркадий улы Столыпин
Туган 14 апрель 1862(1862-04-14)
Дрезден, Саксония
Үлгән 18 сентябрь 1911(1911-09-18) (49 яшь)
Киев
Күмү урыны Киев-Печер кәшишханәсе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты[1]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, ислахчы
Җефет Ольга Столыпина[d]
Балалар Аркадий Петрович Столыпин[d]
Ата-ана
Кардәшләр Столыпин, Александр Аркадьевич[d]
Бүләк һәм премияләре Изге Владимир ордены, Александр Невский ордены, Изге Анна ордены кавалеры һәм бүтән

 Пётр Столыпин Викиҗыентыкта

Столыпин, Илья Репин рәсеме

Пётр Аркадий улы Столыпин (рус. Пётр Аркадьевич Столыпин) - (2 [14] апрель, 1862, Дрезден, Саксония — 5 [18] сентябрь, 1911, Киев) - Россия империясе дәүләт эшлеклесе. Гродно һәм Сарытау губернасы губернаторы, Эчке эшләр министры, Россия премьер министры (хөкүмәт рәисе) булып эшләгән.

Беренче Россия инкыйлабын бастыручы, аграр ислахны үткәрүче, хәрби-кыр хөкеме канунын булдыручы. Рәхимсезлек сәясәте өчен Столыпин тәнкыйтьләнгән булган.

Көнбатыш губерналарда җирле хәкимиятен керткән.

Бөек Финляндия кенәзлеге үзидарәсен чикләгән.

Сайлау хокукларын киметкән. Икенче Думаны тараткан.

Столыпинны 11 тапкыр үтермәкче булган.

1911 елның 1 (14) сентябрендә Киев шәһәр театрында анархист Дмитрий Богров (сакчы бүлегенең белдереп торучысы) тарафыннан атып яраланган, ике көннән Столыпин үлгән. Киев-Печора лаврасында күмелгән.

Аграр ислах[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аграр ислахның проектын Витте тәкъдим иткән, ләкин үткәрергә өлгермәгән.

Столыпин шушы ислахны үткәрә башлаган.

Ислах буенча крестьяннарга җирнең хосусый милеге кертелгән, хуторлар (аерым крестьян хуҗалыклары) булдырылган, коммуна (уртак крестьян хуҗалыгы) бетерелгән.

Аграр ислахны үткәргәндә крестьяннар көчләп күчерелгән булган, шулай ук күп татарлар Себергә, Ерак Шәрекъкә, Казакъстанга күчерелгән (сөреп җибәрелгән) булган.

Столыпин эшчәнлегенә төрле бәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тискәре бәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет заманында Столыпин эшчәнлеге тәнкыйтьләнә һәм начар бәяне бирелә: 1907 елда Столыпин "өченче июнь түнтәрелеше" ясаган, кискен сәясәтен үткәрә башлый, "асып үтерүче" дип йөртелә. Столыпин галстугы (асып үтерүче) гыйбәрәсе танылган.

Шулай ук либераль эшлеклесе Дмитрий Шипов 1908 елда Столыпинны ирекләрне кыскарту өчен тәнкыйтьли.

Кайбер тарихчылар буенча Столыпин башлаган аграр реформа күбесенчә алпавытлар, эре җир биләмәләрен милекчеләр файдасына үткәрелгәнгә күрә крестьяннар җир мәсьәләсе чишелмәгән калган һәм Россия инкыйлабына китерә. Сул карашлы көчләр (эсерлар, аеруча бәлшәвикләр) җир мәсьәләсен тиз альтернатив чишүне - алпавытлар җир биләмәләрен крестьяннар арасында бүлүне тәкъдим итәләр, һәм крестьяннар тарафыннан якланып, хакимияткә киләләр.

Уңай бәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монархистлар һәм кайбер либераллар Столыпин эшчәнлегенә уңай бәяне бирәләр. Хәтта Горячкин Харбин шәһәрендә 1928 елда "Беренче рус фашисты" китабын чыгара, китапта Столыпин белән Муссолини һәм Гитлер чагыштырыла. Рус фашистлар Харбинда Столыпинны үз юлбашчысы булып санаган. Күбесе рус милләтчеләре, уң оешмалар, шул исәптә язучы Солженицын Столыпинны бик хөрмәтли. Патшалыкны сөючеләр Столыпинны - соңгы монархиянең яклаучысы дип йөртә.

Канатлы сүзләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аларга бөек тетрәүләр кирәк, безгә бөек Россия кирәк.
  • Дәүләткә 20 елга эчке һәм тышкы тынычлыкны бирегез һәм сез Россияне танымачаксыз.

Столыпин әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Столыпин П. А. Нам нужна Великая Россия...: Полное собрание речей в Государственной думе и Государственном совете. 1906—1911 / Предисл. К. Ф. Шацилло; Сост., коммент. Ю. Г. Фельштинского. — М.: Молодая гвардия, 1991. — 416 с. — (Звонница; Антология русской публицистики). — 100 000 экз. — ISBN 5-235-01576-2 (в пер.)

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Столыпинга һәйкәл, 1917 елда бетерелгән, Киев

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В. В—в Столыпин, Петр Аркадьевич // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1907.