Эчтәлеккә күчү

Польша

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Польша latin yazuında])
(Pülşä битеннән юнәлтелде)
Польша
Байрак
Илтамга
Шигарь Move your imagination Edit this on Wikidata
Башкала Варшау
Халык саны 38 382 576 (31 декабрь 2019, 19 815 524, 18 567 052, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 11 ноябрь 1918 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Үзәк Аурупа вакыты, UTC+01:00, UTC+02:00, Үзәк Аурупа җәйге вакыты
Рәсми тел поляк теле
География
Мәйдан 312,683 км²
Координатлар 52°N 19°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Пүлшә президенты
Дәүләт башлыгы Анджей Дуда
Башлык исеме Польша премьер-министры
Хөкүмәт башлыгы Дональд Туск
Карта
Икътисад
ТЭП 679 442 миллион US$ (2021), 688 177 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Польша злотые
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2020)[1]
Туу күрсәткече 1.29 (2014)[2]
КПҮИ 0.876 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 77.45122 ел (2015, 2016)[4]
Джини коэффициенты 30.2 (2018)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
Телефон коды +48
ISO 3166-1 коды PL
ХОК коды POL
Интернет домены .pl

Полония яки Польша, Ләхстан (ләхчә. Polska; рәсми исеме Польша Җөмһүрияте́, ләхчә. Rzeczpospolita Polska) — Үзәк Европада урнашкан дәүләт. Польша башкаласы — Варшава.

Төгәл рәсми исеменең тәрҗемәсе — Поляк Республикасы, чөнки Polska — поляк дигәнне аңлата (лат. Respublica PolonaPolonia (Польша) түгел) [8]. Рәсми исемендә хәзерге поляк сүзе «republika» (республика) кулланылмый, ә искергән «Rzeczpospolita» (Жечпоспо́лита) сүзе кулланыла.

Польша сүзе борынгы славян сүзе полъ (ачык, ирекле, буш) сүзеннән килеп чыккан, илнең рельефында тигезлек өстенлек иткәнен күрсәтә.

Татарча тарихи исем - Ләхстан.

Висла һәм Одра елгалары бассейнында, төньякта Балтыйк диңгезе һәм көньякта Карпат һәм Судет таулары арасында урнашкан. Территориясенең 90% өлешеннән күбрәге тигезлек һәм түбәнлекләр алып торалар, көньякта таулар бар. Диңгез ярлары тәбәнәк, комлы. Климаты уртача, океан климаты белән континенталь климат уртасында. Гыйнварның уртача температурасы -1...- 6°С, июльнең уртача температурасы 10—19°С. Еллык явым-төшемнәр саны 500—1800 мм. Одра, Висла, Буг, Нотец һәм Варта елгалары — көймә йөрешле. Польшада 9000дан артык күл бар, иң зурлары: Снярдви (113,8 км²), Мамри (104 км²).

Төп мәкалә: Польша тарихы
Польша бүлүләре харитасы

Польша территоиясендә палеолит дәвереннән кешеләр яшәгән. Б.э.к. 1 меңъеллык һәм б.э. 1 меңъеллыкның беренче яртысында Польша территоиясендә славян кабиләләрнең формалаштыру урыны булган. 8—9 гасырларда кабилә кенәзлекләре барлыкка килгәннәр. 877 елда Кече Польшаны Бөек Моравиядан яулап алганнан соң Польша дәүләтен формалаштыру үзәге булып Бөек Польша булган, аның башкаласы Гнезно шәһәре булган. Польшаның беренче танылган хакиме Пяст (960-992) ыруыннан Бөек Польшаны кенәзе Мешко I була; 966 елда ул католик йоласы буенча христиан динен кабул итә. 10 гасырда Одра, Висла һәм Буг елгалары арасында яшәүче полян (Польша, поляклар атамалары шуннан килеп чыккан), мазовшан, вислян, поморян кабиләләренең кенәзлекләре берләштерелде һәм бердәм Польша дәүләте барлыкка килде. Ләкин, 12 гасырда Польша дәүләте янә кенәзлекләргә бүленеп китте.

13 гасырның азагында кенәз Пшемысл ІІ җитәкчелеге астында Польша җирләрене берләштерү өчен көрәш башланды. 14—15 гасырларда бердәм дәүләт пәйда булды, мәдәният үсеш алды, поляк теле формалашып бетте. 15 гасырның бернче яртысында Краковтагы Ягайло университеты (1364 елда нигезләнгән) поляк фәне үзәгенә әйләнде. 1569 елда Польша белән Бөек Литва кенәзлеге берләшүе нәтиҗәсендә Речь Посполитая дәүләте пәйда булган. 1609—12 елларда Польша Россиягә һөҗүм ясады.

Россия, Пруссия һәм Австрия составында

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә гасыр дәвамында Польша Европадагы иң кодрәтле дәүләтләрдән берсе булып торды. Әмма авыр сугышлар сәбәпле дәүләт инкыйразга очрап, өч мәртәбә (1772, 1793, 1795 елларда) Пруссия, Австрия, Россия арасында бүленгән. 1807 елда Наполеон І көчләре Пруссияне җиңеп, Франциягә бәйле Варшава һерцоглыгын төзде. 1814—15 елларда Вена конгрессында Польша янә бүленгән. Варшава һерцоглыгының зур өлеше Польша патшалыгына әйләндерелеп, Россиягә тапшырылган.

Пруссия Варшава һерцоглыгының бер өлешен алды, Силезия һәм Померанияне үзендә саклап калды. Австриягә (1867 елдан Австрия-Маҗарстан) Галиция бирелде. Краков җөмһүрияте төзелгән. Поляк халык азатлык өчен туктаусыз көтәшкән (1794 елда Т. Костюшко җитәкчелегендәге күтәрелеш, 1830—31, 1846, 1848, 1863—64 еллардагы күтәрелешләр).  

Пруссия составындагы поляк җирләрендә көчле алманлаштыру сәясәте алып барылган. Россия империясендә дә, чигенешләр белән булса да, руслаштыру сәясәте үткәрелгән, рус хөкүмәте хәтта поляк телен кирилл язуына күчерергә ният иткән.[9] Австриядә полякларның хәле чагыштырмача җиңел булган — 1861 елда Галициянең эчке мәсьәләләрне хәл итү өчен төбәк сеймы оештырылган; поляк теле мәктәпләрдә, тәшкиләтләрдә һәм мәхкәмәдә кулланылган, Краков һәм Илбау университетлары гомумполяк мәдәният үзәкләренә әверелгәннәр.  

Беренче бөтендөнья барышында рус Польшасы җирләрен Алмания һәм Австрия-Маҗарстан басып алганнар; басып алынган территориясендә Польша кыйраллыгы игълан ителгән. 1918 елның 6 октябрендә Польша бәйсез дәүләт булып игълан ителә.

1920 елның апрелдә Совет-Польша сугышы башланды. 1921 елгы Рига солых килешүе буенча, Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белорусия Польшага күчте. 1939 елның 1 сентярбенда Алмания Польшага һөҗүм итеп, икенче бөтендөнья сугышын башлап җибәрде; 17 сентябрендә Польшага совет гаскәре бәреп керде һәм көнбатыш төбәкләрне басып алды. 1945 елның майда поляк җирләре фашистлардан азат ителгәннәр. Берлин конференциясе карары буенча, Польша составына Көнбатыш Пруссиянең өчтән ике өлеше, көнбатыш чиге исә Одер һәм Нейсе елгалары буенча урнаштырыла. 1952—1989 елларда дәүләт Поляк Халык Җөмһүрияте дип аталган.

1980-еллар башында дәүләттә тирән иҗтмагый-икътисади төшенкелек башлады. 1981 елның декабрендә хәрби халәт игълан ителгән. 1989 елда «Бердәмлек» (Solidarność) берлеге вәкилләре хакимияткә килде һәм дәүләт исеме Польша Җөмһүрияте итеп үзгәртелгән. 1997 елның 25 майда үткәрелгән референдумда дәүләтнең яңа конституциясе кабул ителде.


Варшава

Краков

Луҗ

Вроцлав

Урын Шәһәр Полякча Халык саны


Познань

Гданьск

Щецин

Быдгощ

1 Варшава Warszawа 1 700 612
2 Краков Kraków 757 611
3 Луҗ Łódź 728 892
4 Вроцлав Wrocław 630 131
5 Познань Poznań  554 696
6 Гданьск Gdańsk 460 276
7 Щецин Szczecin  410 131
8 Быдгощ Bydgoszcz 363 926
9 Люблин Lublin 349 103
10 Катовице Katowice 310 764
11 Белосток Białystok 294 001
12 Гдыня Gdynia 249 139
13 Ченстохова Częstochowa 236 796
14 Радом Radom 221 287
15 Сосновец Sosnowiec 216 420
16 Торунь Toruń 204 954
17 Кельце Kielce 202 196
18 Гливице Gliwice 187 474
19 Забже Zabrze 181 128
20 Бытом Bytom 176 902
2011 ел


Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польшаның административ бүленеше, нигездә, тарихи төбәкләргә нигезләнеп ясалган. Воеводалык дәрәҗсендә адинистратив хакимият хөкүмәт тарафыннан тәгаенләнгән воевода, сайланган Төбәк ассамблеясе һәм шул ассамблея тарафыннан сайланган башкаручы хакимият арасында бүленә.

Воеводалыклар повятларга, повятлар исә гминаларга бүленәләр. Эре шәһәләр, гадәттә, гмина яки повят статусына ия. Әлеге вакытта Польша 16 воеводалыкка, 379 повятка (шул исәптә повят статусына ия 65 шәһәр), һәм 2,478 гминага (шул исәптә 305 — шәһәр, 588 — шәһәр-авыл, 1,584 — авыл гминалары) бүленә.

Воеводалык Үзәк Мәйдан Халык саны, 2011[10]
Бөек Польша воеводалыгы Познань 29 825,59 3 447 441
Вармия-Мазуры воеводалыгы Ольштын 24 202,95 1 452 147
Карпаты асты воеводалыгы Жешув 17 926,28 2 127 285
Кече Польша воеводалыгы Краков 15 144,10 3 337 471
Көнбатыш Поморье воеводалыгы Шчецин 22 901,48 1 722 883
Куявия-Поморье воеводалыгы Быдгошч, Торунь 17 969,72 2 097 634
Луҗ воеводалыгы Луҗ 18 219,11 2 538 677
Люблин воеводалыгы Люблин 25 114,48 2 175 700
Любуш воеводалыгы Гожув-Великопольски, Зелёна-Гура 13 984,44 1 022 843
Мазовия воеводалыгы Варшава 35 597,80 5 268 660
Ополе воеводалыгы Ополе 9 412,47 1 016 213
Подлясье воеводалыгы Белосток 20 179,58 1 202 365
Поморье воеводалыгы Гданьск 18 292,88 2 276 176
Свентокшиж воеводалыгы Кельце 11 672,34 1 280 727
Силезия воеводалыгы Катовице 12 294,04 4 630 364
Түбән Силезия воеводалыгы Вроцлав 19 947,76 2 915 238

Польша — җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1997 елның 25 майда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Польша ватандашлары тарафыннан гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән 5 ел мөддәткә (срокка) сайлана.

Канун чыгаручы хакимиятне икепулатлы парламент (аскы пулат — сейм, югары пулат — синәт), башкарма хакимиятне президент һәм Министрлар Шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра.

Варшава вакыф биржасы

Тулаем эчке продуктында сәнәгатьнең өлеше 31,2%, авыл хуҗалыгының өлеше 4,5%, хезмәт күрсәтү тармагының өлеше 64,3%. 2012 елгы хәле буенча, экспорт буенча төп партнерлар —  Алмания (26.0%), Бөекбритания (7.0%), Чехия (6.5%), Франция (6.0%), Россия (5.2%), Италия (5.0%), Нидерландлар (4.6%).[12] Экспорт маддәләре — машиналар һәм транспорт җиһазлары (37,8%), ярымфабрикатлар (23,7%), башка сәнәгый таварлар (17,1%), ашамлыклар һәм тере хайваннар (7,6%).

Импорт буенча төп партнерлар —  Алмания (27.3%), Россия (12.2%),  Нидерландлар (5.9%), Кытай (5.4%), Италия (5.2%), Чехия (4.3%), Франция (4.2%) (2012).[13] Импорт маддәләре — машиналар һәм транспорт җиһазлары (38,8%), ярымфабрикатлар (21,0%), химик матдәләр (15,0%), минирәл матдәләр, ягулык, майлау материаллары һәми тыгыз бәйләнештә булган материаллар (12,6%), башка сәнәгый таварлар (9,0%).

Польшада ташкүмер, күкерт, табигый газ, көмеш казып алына, корыч эретүдә ил Европада адынгы урыннардан берсендә тора. Күмер дәүләт ягулык-энергетика балансының нигезен тәшкил итә. Ташкүмер Югары Силезиядә, Валбжих һәм Люблин бассейннарында, көрән күмер дә казып чыгарыла. Электр станцияләре, нигездә, күмер кәннәре (шахталары) тирәсендә төзелгән. Җылылык электр станцияләрдә елга уртача 135,3 млрд. кВсәг электр эшләп чыгарыла. Бакыр, кургаш рудалары, азрак микъдарда нефть тә чыгарыла.

Дәүләт ихтыяҗлары өчен зарур нефтьнең 90% өлешеннән күбәрәге чит илләрдән сатып алына. Нефтьне эшкәртү сәнәгатенең төп үзәкләре — Плоцк һәм Гданьск. Читтән китерелгән тимер руда һәм җирле кокс нигезендә эшләүче металлургия заводлары (шул исәптән, Краковтагы металлургия комбинаты һәм мәшһүр "Катовице" комбинаты) Югары Силезия агломерациясендә урнашкан. Төсле металлургия сәнәгате составында бакыр (Глогув, Легница), кургаш, рух (Катовице, Буковно, Мястечко-Слёнске) һәм әлүмин (Конин) заводлары бар. Сәнәгатьнең төп тармаклары булып торучы машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате төрле мәхсулат эшләп чыгара. Көймәләр төзү (Гданьск, Гдыня, Щецин), очкычлар төзү (Варшава, Мелен, Свидвин), вагун һәм локомотивлар төзү (Свидница, Зелена-Гура, Вроцлав, Познань, Хшанув), автомобильләр төзү (Варшава, Стараховице, Елч, Люблин, Ныса), тракторлар төзү (Варшава) үсеш алган. Шахта һәм металлургия заводлары өчен технология әсбап-җиһазлары, кою, химия, азык-төлек, агач эшкәртү, төзелеш материаллары эшханәләре өчен комплект әсбап-җиһазлары, станоклар, көймә йөрткечләре, электр моторлар, һ.б. нәрсәләр эшләп чыгарыла. Химия сәнәгатендә күкерт әчелеге, минирәл ашламалар, сода, хлор, пыласмас, синтетик тола, каучык эшләп чыгаручы эшханәләре бар. Төп үзәкләре — Тарнув, Освенцим, Плоцк, Быдгощ. Фармацевтика, фотохимия, парфюмерия (Варшава, Луҗ, Краков), резина, цемент, шешә, фәгъфур-фаянс, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, аяк киеме, тегүчелек сәнәгате бар. Тукымачылык (җеп, җитен, трикотаж), азык-төлек (шикәр, спирт-аракы, ит, май, балык, тәмәке) сәнәгать тармаклары үсеш алганнар. Урманнарда агач хәзерләнә.

Дәүләт мәйданының 61% — авыл хуҗалыгына яраклы җирләр. Хосусый фермер хуҗалыклары өстенлек итәләр. Дәүләт хуҗалыклары, ширкәтләр һәм авыл хуҗалыгы түгәрәкләре да бар. Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары: арыш, бодай, арпа, солы, бәрәңге, шикәр чөгендере һ.б. Терлекчелек өлеше зур. Мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, ат һ.б. сугымга симертелә.

Транспортның нигезен тимер юллар тәшкил итәләр. Тимер юллар озынлыгы — 23 420 км, автомобиль юллары озынлыгы 412 264 км. Елга көймәчелеге үсеш алган. Төп диңгез портлары — Гданьск, Гдыня, Щецин. Диңгез сәүдә флотының тоннажы — 1,8 млн. тонна дедвейт. Төп халыкара аэропорты — Окенсе (Варшава янында).

Төп мәкалә: Польшада мәгариф

Польша рәсми рәвештә дөньяви дәүләт булып тора. Польша Конституциясенең 25 статьясы барлык чиркәүләрнең тигез хокуклылыгын күздә тота. Конфессияне теркәү өчен 100 дин тотучыдан торган исемлек тапшырырга кирәк. 2011 елда үткәрелгән сораштырулар нигезендә, Польша гражданнарының 86,9 % ы — диннәре буенча католиклар (шуларның 86,7 % ы - Рим католик чиркәве), барлыгы 1,3 % — православие христианнары, 0,36 % — протестантлар, 0,34 % — Йәһвә шаһитлары, һәм шул кадәр үк башка дин вәкилләре. 2020 елда Ислам дине тарафдарлары — 6 796 кеше (ил халкының 0,02 % ы). Баптистлар — 4 864 кеше. Яһүдиләр — 1 222 кеше.

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Карагыз: Słownik Ojczyzny Polszczyzny, Wrocław 2002, или
  9. http://el-tolstyh.livejournal.com/174276.html
  10. Ludność w gminach. Stan w dniu 31 marca 2011 r. - wyniki spisu ludności i mieszkań 2011 r.
  11. Азаттык.орг сайтында
  12. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-12, retrieved 2014-12-12 
  13. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-08-06, retrieved 2014-12-12