Протестантлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Протестантлык latin yazuında])
(Pıratistanlıq битеннән юнәлтелде)
Протестантлык
Нигезләнү датасы 10 ноябрь 1517
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Шайер протестациясе[d]
Таралыш харитасы
Нәрсәдән бүленеп чыккан Katolik çirkäw
 Протестантлык Викиҗыентыкта
Казан протестант (лютеран) чиркәүе Изге Әндри (ур. Патрис Лумумба 57)

Протестантлыкхристиан диненең өченче төп тармагы. Ул XVI гасырда үзгәртеп кору (реформация) чорында барлыкка килә. Кайбер авторлар бу чорны саф дини сәбәпләр белән генә дәлилләргә тырышалар. Чынлыкта исә ул — киңрәк колачлы күренеш. XVI гасырда үзгәртеп кору процессы җәмгыятьтәге социаль тигезсезлеккә, димәк, «беренче» феодаль катлау булып саналган руханиларга да каршы юнәлдерелгән була. Бу хәрәкәттә яшь буржуазия, хәтта дворяннар сыйныфының билгеле бер өлеше катнаша.

Реформация Алманиядә башлана һәм, Англия, Шотландия, Дания, Швеция, Норвегия, Голландия, Финляндия, Швейцария, Чехия, Маҗарстан чиркәүләре Рим Папасы карамагыннан чыгып, яңа протестант чиркәүләр барлыкка килә.

Протестантлык уннан артык вак тармактан тора. Шулар арасында иң эреләре — лютераннар (Германия), кальвинчылар (Франция) һәм англиканнар (Англия). Протестантлар «изге» пәйгамбәрләрне, апостолларны, фәрештәләрне танымыйлар. Аларда Мәрьям ана (Иисусны тудыручы гыйффәтле кыз Мария) культы юк. Алар тәмугны да танымыйлар.

Лютераннар белән кальвинчылар карашыңча, кеше Алла белән турыдан-туры (чиркәү, руханилар һәм башка арадашчыларсыз) «элемтәдә» тора. Ә кешенең «һәла-кәттән» «коткарылуы» аның Аллага, Алла таләбенә шәхси ышануына бәйләнгән. Бу тәгълимат Аллага ышанучыларның чиркәү кыршауларыннан азат булуына, гомумән, буржуаз-демократик иреккә юл ачкан. Протестантларда изгеләр сурәтенә (иконаларга), әүлияләрнең сөякләренә табыну, монахлык юк. Гомумән, руха-нилар да дингә ышанучы халыкка каршы куелмый. Протестантлар бары тик ике серле (Аллага мөнәсәбәтле) йоланы чукындыруны һәм чиркәүдә сыекландырылган аракы эчеп «гөнаһлардан арынуны» (причащение) гына таныйлар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]