Пакистан Ислам Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пакистан Ислам Җөмһүрияте latin yazuında])
(Pakstan битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пакьстан
Flag of Pakistan.svg
Байрак
State emblem of Pakistan.svg
Илтамга
Башкала İslamabad
Халык саны 197 015 955 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 14 август 1947 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+05:00
Рәсми тел инглиз теле, урду
География
Мәйдан 881,913 дүрткел киламитер
Координатлар 30°N 71°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Алви, Ариф
Хөкүмәт башлыгы Имран Хан
Икътисад
ТЭП $304 952 миллион (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Пакстан рупиясе
Инфеләсә 3.2% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 3.617 (2014)[2]
КПҮИ 0.562 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 66.481 ел (2016)[4]
Пинсә яше 60 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 1122 (ашыгыч тыйб ярдәме)[5][6]
  • 15 (пүлисә)[5]
  • 16 (янгын сакчылары)[5]
  • Электр аергычы төре Europlug,[7] тип D,[7] BS 1363,[7] BS 546[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
    Телефон коды +92
    ISO 3166-1 коды PK
    ХОК коды PAK
    Интернет домены .pk


    Пакистан яки Пакьстан язылышы да очрый (урду پاکِستان, Пакиста́н [paːkɪsˈtaːn], – «пакь кешеләр, чисталар җире»), тулы рәсми исем Пакистан Ислам Җөмһүрияте (урду پاکِستان اسلامی جمہوریہ ) – Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт.

    Җәгърафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Пакстан территориясенең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешләрен таулар һәм калкулыклар били, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешен исә Һинд-Гаңг тигезлеге били. Пакстанның көньяк-көнчыгышын Тар чүленең көнбатыш өлеше били. Илнең көнбатыш һәм төньяк өлешләрендә Һиндукуш, Һималай һәм Иран тау тезмәләре урнашкан (иң биек ноктасы — Тирич-Мир тавы, 7690 м). Һиндукуш һәм Һималай тауларында бозлыклар бар. Файдалы казылмалардан нифет, газ, күмер, тимер, сөрмә, барит, күкерт, таш тоз, гипс, магнезит, хромит, марганис, бакыр, кургаш, һ.б.н.

    Пакистан рәсми милли символлары
    Милли хайван Markhor.jpg
    Милли кош Keklik.jpg
    Милли агач Pedrengo cedro nel parco Frizzoni.jpg
    Милли чәчәк Jasminum officinale.JPG
    Мирас хайваны Snow Leopard 13.jpg
    Мирас кошы Vándorsólyom.JPG
    National aquatic marine mammal Platanista gangetica.jpg
    National reptile Persiancrocodile.jpg
    National amphibian Bufo stomaticus04.jpg
    National fruit Chaunsa.JPG
    Милли мәчет Shah Faisal Mosque (Islamabad, Pakistan).jpg
    Милли төрбә
    Милли елга Indus river from karakouram highway.jpg
    Милли тау K2, Mount Godwin Austen, Chogori, Savage Mountain.jpg

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    БЭК 3-2 меңьеллыкта Пакистан җирендә Харапп цививилизациясе булган.

    БЭК 1 меңьеллыкта Пакистан җиренә арий кабиләләре күчеп килә.

    Искәндәр Зөлкарнәйн (БЭК 356 — 323) яуларыннан соң Пакистанга эллинизм рухы таратыла. Кушан патшалыгы барлыкка килә. Буддизм тарала башлый.

    8 гасырда Пакистан җирендә Ислам дине таралышы башлана.

    Урта гасырларда Гәзни һәм Гүрид идарә иткән мөселман илләре барлыкка килә.

    Бөек Моголлар Империясе таркалганнан соң 18 гасырда сикх милләтчелеге Синд, Бәлүҗистан, Пәнҗәб төбәкләрендә тарала.

    19 гасырда Британия гаскәрләре Пакистанны басып ала.

    Мөселман Лигасы (1920 елдан президенты Мөхәммәт Гали Җиннаһ) көрәше нәтиҗәсендә 1947 елда бәйсез Пакистан барлыкка килә.

    1947 елда 15 августтаҺиндстан ике дәүләткә бүленә — Пакистан һәм Һинд берлеге.

    1965 елда, 1971 елда - Һиндстанга каршы сугышлар.

    1977 елда хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә (оештыручы Мөхәммәт Зыяүлхак) Пакистан АКШ сәясәтен яклый башлый, Әфганстан мөҗәһидләрен яклый.

    1988 елда хакимият ватандаш хөкүмәтенә кире кайтарыла.

    1990 елларда атом-төш коралы программасы үстерелә.

    1999 елда хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә Пәрвәз Мүшәрәф хакимияткә килә.

    1988-1990 һәм 1993-1996 елда беренче тапкыр мөселман илендә хөкүмәт рәисе хатын-кыз Бенәзир Бһутто була.

    2007 елда Әл-Кагыйдә оештырылган террористик акт нәтиҗәсендә Бенәзир Бһутто үтерелә.

    Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 25,1%, сәнәгать өлеше 21,3%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 53,6 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары — АКШ (13.3%), Кытай (10.9%), БГӘ (8.6%), Әфганстан (8.5%), Алмания (5.1%).[9] Экспортлана торган таварлар — тикстил, дөге, мамык таварлары, спорт таварлары, химикатлар, келәмнәр.

    Төп импорт партнөрлары — Кытай (17%), БГӘ (15%), Кувәйт (8.8%), Согуд Гарәпстаны (8.5%), Малайзия (4.8%).[10]

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Иң зур халык — пәнҗабиләр; пуштуннар, синдһиләр, бәлүҗләр дә яши. Пакстанның төньяк өлешендә тау халыклары — кһуварлар һәм күһистаниләр яши. Рәсми телләре — урду һәм инглиз телләре; пушту, бәлүҗ, сараики һәм пәнҗаб телләре дә киң таралган[11]. Халкының 96 % ислам динендә тора.[12] Миллионлы шәһәрләр (2014[13]) — Карачи, Лаһор, Фәйсалабад, Хәйдәрабад, Рәвалпинди, Мултан, Пишәвәр, Исламабад, Саргодһа, Бәһавалпур, Кветта.

    Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Ганковский Ю. В. Народы Пакистана (основные этапы этнической истории). — М. — 1964
    • Густерин П. Тайны семейства Бхутто // Азия и Африка сегодня. 2008, № 5.
    • Каменев С. Н. Пакистан. Государственные финансы и экономическое развитие. — М. — 1982
    • Плешов О. В. Ислам и политическая культура в Пакистане. М. — 2005

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 5,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. http://chartsbin.com/view/edr.
    9. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#pk
    10. http://atlas.media.mit.edu/profile/country/pak/
    11. http://www.bbc.com/news/world-asia-34215293
    12. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/pk.html
    13. http://world-gazetteer.com/wg.php?x=&men=gcis&lng=en&des=wg&geo=-172&srt=npan&col=abcdefghinoq&msz=1500&pt=c&va=&srt=pnan