Персеполис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Персеполис latin yazuında])
(Persepol битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Персеполис
Җәмшид Тәхете
تخت جمشید
(борынгы шәһәр)
Persepolis001.jpg
Аладана - Персеполисның төп сарае
Урнашу урыны Иран,

Фарс останы

Идарә иткән нәсел Дарий I
Дәвер Ахәменид дәүләте
Нигезләнгән БЭК 520
ЮНЕСКО мирасы 1979 елдан

Персеполь яки Персеполис (бор. фарсы Pārsa, бор. юнанча ΠερσέπολιςФарсы шәһәре), Җәмшид Тәхете (تخت جمشید, Тахт-е Җәмшид), Чехел Менар (چهل منار, Кырык Манара) - борынгы фарсы шәһәре, Ахәменид дәүләтенең башкаласы, БЭК VI—V гасырда барлыкка килгән.

1979 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегендә кертелгән.

БЭК 330 елда Искәндәр Зөлкарнәйн яулап алган шәһәр янгын нәтиҗәсендә җимерелгән.

Персеполь Шираздан 50 км, Тәһраннан 900 км ераклыкта урнашкан. Фарс вилаяте, Марвдашт шәһристанында керә.

Персепольдә сарай комплексы һ.б. хәрәбәләре калган: алар 135 000 м² били. Персеполистан 5 км ераклыкта Накше-Рөстәм патша төрбәсе урнашкан.

Персепольдә суүткәргеч һәм канализация булган, аны төзүдә коллар эше кулланылмаган.

Персепольдән 70 км ераклыкта Ахәменид дәүләтенең беренче башкаласы Пасаргад урнашкан.

Персепольдә борынгы дәвердәге күп биналар хәрәбәләре сакланган, алар арасында иң мәшһүре - 72 баганалы Аладана сарае.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таис Искәндәр Зөлкарнәйнне басып алынган Персеполисны яндырырга чакыра, Симони рәсеме
Тантана баскычында барельеф

Бөек Кир заманында Ахәменид дәүләтенең беренче башкаласы Пасаргад шәһәре булган, ләкин Кир инде Персеполис каласында яңа башкала итеп күчермәкче булган.

БЭК 560 елда Персеполис нигезләнгән, БЭК 520 елда патша Дарий I Персеполиста башкаланы күчерә һәм зур төзү эшләрен башлый.

БЭК 330 елда Искәндәр Зөлкарнәйн таулардан бик тиз һөҗүм итеп шәһәрне яулап ала һәм берничә айдан соң гаскәрләргә каланы таларга рөхсәт бирә. Таис Афинадан Ксерксның көнчыгыш сараен яндыра һәм янгын бөтен шәһәрдә таралып китә. Фараз буенча шул чара - грек-фарсы сугышлары вакытында Акропольны яндыру өчен үч итү булгандыр.

БЭК 318 елда Персеполис - Македон империясенең Фарсы вилаяте башкаласы була, ләкин шәһәр үз куәтен югалта.

БЭК 200 елда Персеполистан 5 чакрымда урнашкан Истәһр шәһәре көчәя, анда Сасаниләр дәүләтенең сатрапы баш йорты урнашкан булган. Истәһр - Зәрдөштлек үзәге һәм Авеста саклау урыны булган. Соңрак Истәһр кайбер вакытта - Сасаниләр дәүләтенең башкаласы булган хәтта.

Гарәп яулары вакытында Исәһр җимерелгән, кайбер вакыт эчендә ныгытылган кирмән буларак кулланылган.

1971 елда Персополиста Мөхәммәд Риза Пәхләви һәм чит ил кунаклары катнашуында Иран монархиясенең 2500 еллыгы бәйрәм ителгән (Фарсы дәүләтенә нигез салган Кир II үлү елына туры китергән дата сайланган).

Биналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аладана[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аладана өлеше

Дарий I төзегән Аладана комплексы террасадан 4 метрда күтәрелгән, аңа 2 төп сөзәк баскыч бара. Баскычларның таш плитәләрендә рельефлар кисеп ясалган, тышкы ягында патша гаскәренең тантаналы йөреше, ә эчке ягында тәкәләр, төрле савытлар, шәраб белән сабаларны күтәреп баручы хезмәтчеләр сурәтләнгән.

Арыслан башы Аладана сараенда

Аладанада кисеп ясалган рельефларда буйсындырылган халыклар вәкилләре күрсәтелгән. Кайбер белгечләр буенча бу сурәтләрдә ниндидер чара, бәлки Яңа ел бәйрәме күрсәтелгәндер.

Аладананың көнчыгыш ишеге янында тәхеттә утыручы "патшалар патшасы" Дарий I, аның астында тәхет варисы Ксеркс сурәтләнгән.

Җимерелгән түбә агачтан ясалгандыр ахры һәм 72 таш багана белән тотып торылган, аларның унөче генә сакланган.

Трипилион һәм Йөзбаганалы зал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аладана артында Персеполисның, ихтимал, төп тантана залы урнашкандыр. Аның баскычларында зур түрәләр сурәтләнгән. Ике тантана залы - Аладана һәм Йөзбаганалы зал квадрат формасында, биналар артында хәзинәлек, торак бүлмәләре урнашкан булган, аларның тик фундаменты сакланган.

Тачара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аладанадан уң ягында Дарий I торак сарае - тачара - урнашкан булган. Сарайда патшаның имзасы сакланган: "Мин Дарий, бөек патша, патшалар патшасы, илләр патшасы, Гистасп улы, Ахәменид, әлеге сарайны төзедем".

Бүген Тачарадан тик фундаменты һәм диварларның аскы өлешләре калган.

Ксеркс хәрәме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк өлешендә Ксеркс сарае, торак һәм ярдәмче биналары, шулай ук патша хәзинәлеге булган. Ксеркс хәрәме 22 ике- һәм өч- бүлмәле йорттан торган, анда сабыйлары белән хатыннар яши алган.

Дарий III төрбәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Персеполис кырыенда Ахәменид нәселеннән соңгы патша Дарий III төрбәсе табылган, ул төзеп тәмамланмаган калган һәм тәбигать шартлары сәбәпле җимерелгән.

Сугару системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы дөньяда Персеполисның канализация челтәре иң катлаулыкларның берсе булган. Шәһәр Рәхмәт дигән тау итәге янында төзелгән һәм яз башында эрегән кар, боз, көчле явым-төшем сәбәпле суга баткан, шуңа күрә канализация челтәре бик мөһим булган, ул су агымын таудан кирәкле юнәлешкә юнәлткән һәм кешеләрне су белән тәэмин иткән.

Персеполис күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]