Приматлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Приматлар latin yazuında])
(Primat битеннән юнәлтелде)
Приматлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Primates L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг тәртип[2][3][4][…]
Югарырак таксон приматоморфы[d]
Таксонның халык атамасы primater
Башлану вакыты 55000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә приматология[d]
Төрләр ареалы харитасы
Коллаж
CITES Appendix Appendix II of CITES[d]
MCN коды 0106.11.00
 Приматлар Викиҗыентыкта

Приматлар (лат. Primates, фр. Primat, primasтан, «беренчеләр») – югары төзелешле имезүчеләрнең бер отряды. Приматларга 400 төр карый. Кешедән гайре күпчелек төрләр тропик яки субтропик урманнарда яши.[5] Приматлар арасында Акыллы кеше төре аерым урынны алып тора. Аңардан кала барлык примат төрләре маймыллар дип аталалар.

Приматлар тән зурлыклары, тышкы күренешләре буенча күптөрле. Иң ваклары 10-12см., эреләре-200см кадәр. Очлыклары 5 бармаклы, алар тотынып торырга җайлашкан. Агачтан-агачка, ботактан-ботакка җиңел генә сикерәләр. Күбесе агач башларында яши.Баш миенең зур булуы белән аерылып торалар. Күзләре алга караган, яхшы күрәләр һәм ишетәләр. Климат җылы булган тропик һәм суптропик территорияләрдә, көтү-көтү булып яшиләр. Африка, Азиянең көньягы, Американың тропикларында киң таралганнар.

Көндез актив хәрәкәтләнәләр. Катнаш азык белән тукланалар. Маймыллар, озын куллары һәм кыскарак аяклары, ботакларны ансат эләктереп ала торган уч топләре һәм аяк табаннары ярдәмендә агачтан агачка сикереп, урманда бик тиз йориләр. Агачта алар үзләренә азык: җимешләр, яфраклар, яшь бөреләр, бөҗәкләр, кош йомыркалары табалар. Шунда ук ояга охшаган торак урыны төзиләр, шунда ук бала табалар һәм үстерәләр. Кайбер маймыллар, мәсәлән павианнар, җирдә яшәүгә яхшы җайлашканнар. Ләкин андый маймыллар аз.[6]

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Приматлар 2 асотрядка бүленәләр: түбән төзелешле приматлар яки ярыммаймыллар һәм югары төзелешле приматлар яки маймыллар.

Лемурлар – кечкенә колаклы, зур күзле,озын койрыклы ярыммаймыллар. Җиләк-җимеш, яфраклар белән тукланалар. Төркем-төркем булып яшиләр. Күп вакытларын агачта йоклап үткәрәләр. Күпләп Мадагаскарда яшиләр. Тупайя – иң примитив бөҗәк ашаучылар.

  • Маймыллар – төрле зурлыктагы приматлар. Күбесенең агачларга үрмәләү өчен койрыклары бар.

Шимпанзеның авырлыгы 45-50 кг. Куллары аякларыннан озынрак, битләрендә йон юк. Үзәк Африкада киң таралганнар. Иң акыллы маймыллар, алар төрле предметларны үз максатларында файдалана алалар,җимешләр, яфраклар белән тукланалар.Кайвакыт кырмыскалар, термитларны да ашыйлар.

Борынлач маймыл – бу исем аларның борыннары зур булганга бирелгән. Ата борынлачның борыны ана борынлачныкыннан зуррак. Тавышы да көчлерәк.

Бабуин – Көньяк Африкада яши. Яфраклар, кош йомыркалары белән туклана.Куркыныч туганда ата бабуиннар бала һәм ана бабуиннарны уртада калдырып әйләндереп алалар, саклыйлар.

Орангутан – буйлары 150 см. Тәннәре куе кызыл төстәге йон белән капланган. Казналыклары зур, алга чыгып тора. Куллары озын, аяклары кыскарак.

Горилла – иң эре примат. Гәүдәләре зур, киң җилкәле. Тәне кыска куе йон белән капланган. Юан ботакларны да җиңел генә сындыра ала. Үзәк Африкада, К.Америкада гаиләләре белән яшиләр. Җимеш, яфраклар белән тукланалар. Гаиләләрендә бер олы ата горилла, 1-2 яшь ата горилла, 10 лап ана горилла була. Һәр горилла гаиләсенең үз биләмәләре була, шул территориягә алар чит гаиләне кертмиләр. Үзләренә куркыныч янаганда гына кешеләргә ташланырга мөмкин.

Кеше белән кардәшлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Приматларның фән өчен әһәмияте зур. Кешенең маймылдан килеп чыкканлыгы билгеле. Моны Англиянең бөек табигать белгече Чарлз Дарвин исбат итә. Әмма кеше хәзерге заман маймылларыннан түгел, ә борынгы эре кеше сыман маймылдан – дриопитектан килеп чыккан. Бу маймыл агачта яшәгән, юанрак ботакта ике аякта да басып йөри алган. Җирдә климат үзгәргән, джунглилар әкренләп бетә барган, һәм маймылларның күп төре ачык урыннарда яшәргә җайлашкан. Бу маймыллар арасында кешенең борынгы бабалары да булган.[7]

Күп кенә приматлар Кызыл китапка кертелгәннәр. Аларның күп төрләре юкка чыгу алдында тора. Орангутан, горилла, шимпанзе – юкка чыгып баручы төрләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Integrated Taxonomic Information System — 2000.
  2. 2,0 2,1 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. 3,0 3,1 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  4. Integrated Taxonomic Information System — 2001.
  5. "Primate". Encyclopædia Britannica Online. Encyclopædia Britannica, Inc.. 2008. http://www.britannica.com/EBchecked/topic/476264/primate. Retrieved 2008-07-21. 
  6. Хайваннар дөньясы: имезүчеләр бит32, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-23 
  7. Хайваннар дөньясы: имезүчеләр бит31, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-23 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]