Кыйгы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыйгы районы latin yazuında])
(Qıyğı rayonı битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кыйгы районы
Кыйгы районы
Кигинский район
Герб
Coat of Arms of Kigi rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Kigi rayon (Bashkortostan).png
Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Югары Кыйгы

Нигезләү датасы

1930 ел

Администрация башлыгы

Хәрисов Рафик

Халык саны (2010)

19 064[1] человек

Мәйдан

1 688 км²

Кыйгы районы харитада

Сәгать поясы

+6

http://www.kigiadm.ru
{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице

Кыйгы районыБашкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Салават, Дуан, Мәчетле, Балакатай районнары белән, Чиләбе өлкәсенең Сатка районы белән чиктәш. Район үзәге – Югары Кыйгы авылы, ул Уфадан 265 км ераклыкта, Сулея тимер юл станциясенә кадәр 44 км. Кыйгы районы 39 авылны берләштерә.

Район аша Бөре-Мәсәгуть-Сатка, Югары Кыйгы-Яңа Балакатай автоюллары уза.

Кыйгы районы 1930 елның 20 августында төзелгән. 1940 елга кадәр Югары Кыйгы районы дип атала. Ул вакытта районда 90 авыл була, 27945 кеше яши. 1933 елга кадәр Кыйгы районының үз урта мәктәбе дә булмый. Балалар 4 сыныфтан соң укуын дәвам итәр өчен күрше Лаклы, Миәшагар, Лагыр авылларына йөргән.

Географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйгы районының көнбатыш өлеше аша Әй елгасы агып ята. Каратуфраклар һәм кара-көлсу урман туфраклар. Файдалы казылмалардан кызыл балчык, ком, акташ (известняк), төзелеш ташы, кайрак песчаник ташы. Торф сазлыклары бар. 43 мең га урман бар (районның 22,5%). Авыл хуҗалыгы биләмәләре 93,7 мең га тәшкил итә. Шулардан 67,7 мең га – басу җирләре, көтүлекләр – 15,2 мең га, печәнлекләр 10,4 мең га.

Халык һәм тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйгы районында күпчелекне татарлар тәшкил итә. 1989 ел халык исәбен алганда биредә 57,5% татар яшәгән, 2002 ел саны алуы буенча да татарлар күпчелектә – 52,3%, 41% башкортлар, 5% — урыслар.

Кыйгы татарлары сөйләше урта диалект сөйләшләренә, аеруча, минзәлә, бөре, пермь татарлары, эчкен сөйләшләренә якын тора һәм, өлешчә, көнбатыш һәм көнчыгыш диалекты белән уртаклык күрсәтә. Шул ук вакытта, башкорт сөйләшләренең дә йогынтысы зур. Кыйгы татарлары сөйләшенең төп үзенчәлекләрнең берсе – әдәби телдә бит, ич кушымчасы урынына кый кушымчасын кушый сөйләшү. Салават һәм Кыйгы районнарында яшәүче кый-халкы үзен татар итеп саный[2].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2002[3]2008[4]2009[5]2010[6]2012[7]2013[8]2014[9]2015[10]2016[11]
19 82519 20219 13819 13718 91818 62018 28618 00717 582

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның күпчелеген татарлар тәшкил итүгә карамастан, Кыйгы районында урыс һәм башкорт телләрендә генә газеталар чыга. Заманында район гәзитен оештырырга Уфадан язучы Сәйфи Кудаш килеп төшә. 1930 елның 2 декабрендә аның катнашлыгында чыккан «Колхоз көче» гәзите – беренче район басмаларының берсе.

Сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елдан Кыйгы театры эшләп килә. Башта ул колхоз-совхоз статусын йөртә. 1959 елдан – Кыйгы халык театры. 1997 елдан Гыймалетдин Минһаҗев исемен йөртә. Аның сәхнәсендә беренче адымнарын булачак җырчы Фәридә Кудашева, артист Хәй Фәхриев ясыйлар.

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйгы районы кечкенәлегенә һәм үзәкләрдән ерак урнашуына карамастан, бик күп зур шәхесләрен биргән:

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы вакытларда районда эш бирүче опредприятие һәм оешмаларның эреләндерүе күзәтелә. Районда участоклар яки аерым белгечләр генә калдырыла. Әйтик, «Башавтотранс»ның Кыйгы филиалы, «Газсервис», Роспотребнадзор, район элемтә бүлеге, Кыйгы районы «Башкортстанстат» оешмалары Дуан районында күчерелгәннәр. Салават районына Югары Кыйгы «Почта России» бүлеге, «Башнефтепродукт» Кыйгы филиалы, Кыйгы урманчылыгы. Балакатай районына «Батыр» кулланучылар җәмгыяте, «Хлебопек» кулланучылар җәмгыяте «күчте».

2010 елда ГУП «Башкортавтодор» Кыйгы филиалын ябып, 20 квалификацияле эшчене оптимальләштергән.

Районда шулай итеп җитештерү тармагында бары тик кече предприятиеләр генә калган.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Кыйгы районында 20: 14 урта, 6 төп мәктәп эшләде. 2546 бала мәктәпкә йөргән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года
  2. Т. X. Хәйретдинова БАССРның Салават һәм Кыйгы районнарында яшәүче татарлар сөйләшенең кайбер лексик үзенчәлекләре
  3. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. 2012 елның 3 февраль көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  4. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  5. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. 2014 елның 2 гыйнвар көнендә тикшерелгән. 2014 елның 2 гыйнвар көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  6. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. 2014 елның 20 август көнендә тикшерелгән. 2014 елның 20 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  7. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 2014 елның 31 май көнендә тикшерелгән. 2014 елның 31 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  8. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 2013 елның 16 ноябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 16 ноябрь көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  9. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2014 елның 2 август көнендә тикшерелгән. 2014 елның 2 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  10. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. 2015 елның 6 август көнендә тикшерелгән. 2015 елның 6 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  11. Калып:Население/2016AA

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 август – район барлыкка килүгә 80 ел (рус.)