QS World University Rankings: Россияның югары уку йортлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/QS World University Rankings: Россияның югары уку йортлары latin yazuında])
QS World University Rankings: Россияның югары уку йортлары

QS World University Rankings — дөньядагы үз методологиясенә ия булган иң абруйлы халыкара югары уку йортлары рейтингларының берсе.

Кулланылган күрсәткечләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөньяның иң яхшы 1000 (алар фикеренчә) югары уку йортларын билгели торган рейтинг төзү өчен төзүчеләр түбәндәге бәяләү күрсәткечләрне файдалана (һәр күрсәткеч үлчәнгән (процентларда) була, ягъни гомуми балларга билгеле бер өлеш кертә).

1. Академик репутация (Academic reputation) — 40 %,

2. Эш бирүченең репутациясе (Employer reputation) — 10 %,

3. «Һәр студентка укытучылар саны» күрсәткече (Faculty/Student Ratio) — 20 %,

4. «Бер укытучыга уртача цитаталар саны» күрсәткече (5 ел эчендә, elsevier Scopus мәгълүматлары нигезендә), (Citations per faculty) — 20%,

5. Чит ил укытучылары өлеше (International faculty ratio) — 5 %,

6. Чит ил укучылары өлеше (International student ratio) — 5 %[1]

Рейтингта Россия университетлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

QS World University Rankings 2021 рейтингына (2020 елда төзелгән һәм бастырылган) Россия Федерациясеннән 28 югары уку йорты керде (бөтен дөньядан рейтингта катнашу өчен сайлап алынган 1000 югары уку йортыннан). Россия университетлары, академияләр һәм институтлар арасында алдынгы урынны Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ала (74нче урын, 2020 ел: 84нче урын). Түбәндә рейтингка кергән һәм урын алган Россиянең башка югары уку йортлары турында мәгълүмат китерелә[2]:

225. Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбДУ),

228. Новосибирск дәүләт университеты (НДУ),

250. Томск дәүләт университеты (ТДУ),

281. Мәскәү физика-техник институты (МФТИ),

282. Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты

298. «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты,

314. Атом-төш милли тикшеренү университеты «МИФИ» (Мәскәү инженер-физика институты),

326. Россия халыклар дуслыгы университеты,

331. Россиянең беренче президенты Б.Н. Ельцин исемендәге Урал федераль университеты (УрФУ),

348. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты,

360. Санкт-Петербург милли тикшеренү мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты (МТМО университеты),

370. Казан (Идел буе) федераль университеты (КФУ),

401. Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты,

401. Томск политехника университеты (ТПУ),

428. «МИСиС» милли тикшеренү технология университеты,

493. Ерак Көнчыгыш федераль университеты,

521–530. Н.Г. Чернышевский исемендәге Саратов милли тикшеренү дәүләт университеты (СДУ),

571–580. Алтай дәүләт университеты (АлтДУ),

591–600. Академик С.П. Королёв исемендәге Самара милли тикшеренү университеты (Самара университеты),

591–600. Көньяк федераль университеты (ЮФУ),

591–650. Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты (Лобачевский университеты, ТНДУ),

701–750. В.И. Ульянов (Ленин) исемендәге Санкт-Петербуpг дәүләт электротехника университеты «ЛЭТИ» (СПбДЭТУ «ЛЭТИ»),

751–800. Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты,

801–1000. Новосибирск дәүләт техник университеты (НДТУ),

801–1000. Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты,

801–1000. Көньяк-Урал дәүләт университеты (ЮУрДУ),

801–1000. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе.

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты Quacquarelli Symonds төзегән башка рейтингта да — QS EECA University Rankings рейтингында Россиянең югары уку йортлары арасында лидер булып тора (2017, 2018, 2019, 2020).

Рейтинг 2021 турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

QS World University Rankings 2021 рейтингын төзегәндә:

  • 5500 югары уку йорты каралды / 1000 югары уку йорты сайлап алынды,
  • 18,5 млн. фәнни эш / 138 млн. цитата теркәлгән,
  • Массачусетс технологик институты (MIT) 9 ел рәттән алдынгы урынны саклый,
  • Россия югары уку йортлары топ исемлеккә кермәде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Methodology (англ.). www.topuniversities.com (10 июнь, 2020).
  2. QS World University Rankings 2021 (англ.). www.topuniversities.com.