Кандаһар (шәһәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кандаһар (шәһәр) latin yazuında])
(Qandahar битеннән юнәлтелде)
Кандаһар
Карта
Ил Әфганстан
Координатлар 31°37'12"тн, 65°42'57"кнч
Башлык Рухолла Ханзаде[d]
Беренче телгә алу БЭК 330
Элеккеге исемнәр Арахозиядәге Александрия
Мәркәз биеклеге 1005 м
Халык саны 491 500 кеше
Сәгать кушагы UTC+4.30
Телефон коды +93 30
Кардәш шәһәрләр Ногалес (Аризона), Консил-Блафс (Айова) һәм Һәрат

Кандаһар (пушту һәм дари کندهار Kandahar, фарсы قندهار, Qandahār, юнанча Ἀλεξάνδρεια) — Әфганстанның көньяк өлешендә урнашкан шәһәр. Халык саны буенча илнең иченче шәһәре (Кабулдан соң).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БЭК 330 елда Искәндәр Зөлкарнәйн яулары чорында Арахозиядәге Александрия исеме астында салынган. Асаба халык - пуштуннар бабалары булган.

1 гасырда грек язучысы Исидор Хараки үз китабында шәһәрне юнан полисы буларак телгә алган.

1747-1776 елларда Әфганстанның башкаласы булган. Кандаһарда Әфган дәүләтенә нигез салучы Әхмәд-шаһның төрбәсе урнашкан.

1979-1988 елларда Кандаһарда ССРБ гаскәрләренең урнашу ноктасы булган.

2001 елга кадәр Кандаһар янында Әл-Кагыйдә - Әл-Фарук оешмаларының иң зур күнекмә лагере урнашкан булган.

Кандаһарда "Талибан" хәрәкәтенең баш идарәсе урнашкан булган.

2001 елның 7 декабрендә Төньяк альянс гаскәрләре Кандаһарны басып ала.

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

~70% — пуштулар, ~20% — таҗиклар, ~6% — һәзәрәләр, ~2% — бәлүҗләр, ~2% — үзбәкләр.[1]

Шәһәр климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кандаһар климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Уртача максимум, °C 12 17 22 28 32 37 39 36 33 30 22 13
Уртача минимум, °C −1 2 5 10 12 15 17 15 10 5 2 −1


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2008-02-27, retrieved 2016-11-07