Кара матдә
Космология |
Өйрәнелә торган объектлар һәм җәрәяннәр |
Галәм тарихы |
Күзәтелә торган җәрәяннәр |
Космологик модельләр |
Кара матдә (астрономия һәм космологиядә) - электромагнит нурланышын таратмаучы һәм аның белән тәэсир итешми торган матдә төре. Шушы үзлек сәбәпле кара матдә күзәтелеп булмый.
Ләкин кара матдә булдырган гравитацион эффектлары ярдәмендә табыла.
Кара матдәне табу яшерен масса проблемасын хәл итәргә булышыр. Тышкы галактикалар өлешләре аномаль рәвештә тиз-тиз генә әйләнәләр, бу әйләнү тик өстәмә кара матдә массасы ярдәмендә аңлатылып була.
Кара матдә истилахы 1933 елда кертелгән.
Үзлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәгълүм ки, кара матдә "балкый торган" барионнар матдәсе белән гравитация ярдәмендә тәэсир итешә, уртача космологик тыгызлыкка ия, ә барионнар кара матдәнең гравитацион чокырларына алына. Шуңа күрә кара матдә үзе яктылыкны таратмаганга карамастан нурланыш кара матдә тупланган өлештән таратыла.
Аңлатмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлегә кара матдәнең табигате төгәл билгесез. Нәрсә ул кара матдә? Берничә аңлатма бар:
- Барионнар кара матдәсе
- Җиңел нейтрино
- Авыр нейтрино
- Аксионнар (уйдырма кисәкчәләре)
- Үтә симметрияле кисәкчәләр
- Космионнар (уйдырма кисәкчәләре)
- Фәза-вакытның топологик кимчелекләре
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Биленький С. М. Массы, смешивание и осцилляции нейтрино, УФН 173 1171—1186 (2003).
- Лукаш В. Н., Михеева Е. В. Тёмная материя: от начальных условий до образования структуры Вселенной, УФН 177 1023—1028 (2007).
- н/п д/ф «За пределами темноты» из цикла Сквозь кротовую нору с Морганом Фрименом (видео).
- Черепащук А. «Новые формы материи во Вселенной, ч. 1» — Тёмная масса и тёмная энергия, из цикла лекций «ACADEMIA» (видео).