Касыйм татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Касыйм татарлары latin yazuında])
(Qasıym Tatarları битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Касыйм татарлары
Үз аталышы

кәчим,
кәчим татарлары

яшәү җире
Теле

Татар теле, рус теле

Дине

Ислам

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Кунакларны каршы алу. Касыйм хатын-кызлары 1925 ел

Касыйм татарлары (үзатамалары кәчим, кәчим татарлары) — Pəcəйнең Рязань өлкәсендә урнашкан Касыйм шәһәрендә һәм тирә-як авылларында урнашып яшәгән татарлар. Элеккеге Касыйм ханлыгы территориясендә формалашканнар.

Касыйм татарларының формалаша башлавы 15 йөз башында Мәскәү дәүләте территориясендә Касыйм ханлыгы барлыкка килү белән бәйле. Аларның этник формалашуларында Казан татарлары, мишәрләр, кыпчаклар һәм нугайлар, өлешчә фин-угыр кабиләләре (мордвалар) катнашкан[1]. Касыйм татарлары Рус дәүләтенең эчке һәм тышкы тормышында актив катнашканнар: сугышларда рус гаскәре составына кушылганнар, дәүләтнең көньяк чикләрен күчмә халыклар һөҗүменнән саклауда мөһим роль уйнаганнар [2].

Касыйм халкының нәселен дәвам иттерүче бүгенге татарлар Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәренең иске татар бистәсендә һәм шәһәр тирәсендәге авылларда яшиләр.

Алар татар теленең урта диалект дип йөртелгән Казан диалектының касыйм, шулай ук шактый күләмдә мишәр сүзләре кушып мишәр диалектының бостан сөйләшендә сөйләшәләр, ислам дине тоталар, үзләренә хас аерымлыклары белән гомуми татар матди һәм рухи мәдәниятен тәшкил итәләр.

Касыйм татарлары элек берничә катлауга бүленгән булган:

  1. Ак аймак: бу төркемгә Касыйм ханлыгының аксөякләренә караган зур 4—5 авыл кергән: Шырын, Бием сала, Татарбай (Тарбаево), Яубаш (Болотце), Тебеньково.
  2. Кара аймакка 50-лап кечерәк авыл кергән.
  3. Кара зыбыннар диеп Уканың уң ягында яткан 8 татар авылы аталганнар[3].

Касыйм татарларының белем дәрәҗәләре югары булган. Касыймда "Аң", "Чалгы" газеталары нәшер ителгән. Касыйм татарлары арасыннан татар халкы тарихында беренче хатын-кыз математик, Сорбонна университетын тәмамлаган Сара Шакулова, җырчы, педагог Зөһрә Бәйрәшева һ.б. чыккан[4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. ISBN 5-902375-01-0
  2. Касыйм татарлары // Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир Ә. М. Мазһаров. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2012. — Т. 3 (К-Л). — 715 б. — ISBN 978-5-902375-08-1.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татары /отв.ред. Г.Ф. Габдрахманова, В.В. Трепавлов, Р.К. Уразманова; Ин-т этнологии и антропологии им. Н.Н. Миклухо-Маклая РАН; Ин-т истории им.Ш.Марджани АН РТ. - 2-е изд., доп., перераб. - М.: Наука, 2017. ISBN 978-5-02-039988-4
  2. История татар с древнейших времен. В семи томах. Том IV. Казань, 2014. ISBN 978-5-94981-187-0
  3. Рахимзянов Б.Р. Касимовское ханство (1445-1552 гг.) Казань: Татар. кн. изд-во, 2009. ISBN 978-5-298-01721-3
  4. Валеев Ф. Т. Касимовские татары // Уральская историческая энциклопедия

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе: 6 томда. Казан: "ТР ФА нен Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2012. 3 т.: К-Л. ISBN 978-5-902375-08-1
  3. Статья Фариды Шарифуллиной
  4. Татар энциклопедиясе: 6 томда. Казан: "ТР ФА нен Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2012. 3 т.: К-Л. ISBN 978-5-902375-08-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]