Казан мөхбире (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан мөхбире (газета) latin yazuında])
(Qazan möxbire битеннән юнәлтелде)
Казан мөхбире
Tөр

иҗтимагый-сәяси, әдәби, мәгълүмати

Формат

көндәлек (1908 елдан атналык) газета


Гамәлгә куючы

Иттифак әл-Мөслимин

Нәшер итүче

Сәетгәрәй Алкин

Баш мөхәрир

Йосыф Акчура
(1908 елга кадәр)

Нигезләнгән

1905

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1911

Төп офис

Казан

«Казан мөхбире» (беренче исеме «Казанский вестник») — иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газета, Казанда татар телендә чыкккан беренче газета. Иттифак әл-Мөслимин фиркасе органы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елның 29 октябреннән 1911 елның 12 декабренә кадәр нәшер ителә. 416 саны чыгарылган. Әүвәл газетаны татар һәм рус телләрендә чыгарырга уйлаганнар. 1905 елның 7 ноябренә кадәр рус телендә 3 саны «Казанский вестник» булып чыккан. Оештыручылар һәм Матбугат буенча баш идарәнең үзара килешүе буенча, алга таба татар телендә генә чыгарылган.

Нәшер итүчеләр һәм мөхәррирләр булып төрле елларда С.Ш. Алкин (1867-1919), бертуган Г.Ш. (1885-1942) һәм Б.Ш. (1883-1942) Шәрәфләр, Ә.Я. Сәйдәшев (1840-1912), Г. Саинов тора. 1908 елга кадәр газетаның чын мөхәррире Йосыф Акчура (1876-1935) була.

1908 елда газетаның форматы үзгәрә — күләме кыскартыла, атнага 1-2 чыга башлый.

Газетаның (беренче биттән башлап) 1/3 өлешен реклама алып тора.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халкының үзаллы үзенчәлеген саклау, мәктәпләрдә яңача (җәдитчә) укытуны кертүгә булышу, милли әдәбият үсешенә ярдәм итү.

Газета үзен демократик басма дип игълан итә. Татар халкының тигезлеккә һәм иреккә (сүз ирегенә, шәхес ирегенә, дини иреккә) омтылышын чагылдыруны үз өстенә ала. Россия империясе мөселманнарының рухи берләшүен яклый. Исламның нигезләрен аңлатуны максат итә.

Матбугат буенча баш идарә рус мәдәниятен яктыртып бару бурычын куя, шуңа күрә газета битләрендә татарчага тәрҗемәдә Л. Андреев, В. Гаршин һ.б. әсәрләре дөнья күрә (Р. Рәкыйби (1887-1963) тәрҗемәсендә).

Сәхифәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче биттә Россия империясе кануннарындагы үзгәрешләрне, хөкүмәт фәрманнарын, җирле хакимият боерыкларын урнаштырып баручы даими рубрика була.
  • «Хатын-кызлар сәхифәсе»ндә С. Коләхмәтова, Х.Г. Насыйрия (1882-1912), Ф Сөләйманова һ.б. әсәрләре даими басыла.
  • Сәяси фиркаләр программаларының төп өлешләре белән таныштыра.
  • Эчке һәм тышкы сәясәт яңалыкларын урнаштыра.
  • Шәһәр һәм земство оешмалары, гыйльми һәм хәйрия җәмгыятьләре утырышларының хроникасы.
  • Фәнни-популяр мәкаләләр, шул исәптән Россия империясе һәм мөселман Көнчыгышы илләренең географиясе, тарихы буенча мәкаләләр.
  • рус телле матбугатка күзәтү.
  • Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үсеше турында мәкаләләр.
  • Биржа яңалыклары.
  • Күренекле даталар турында мәгълүмат.
  • Яңа китаплар турында алхәбәр.
  • Театрларның яңа репертуары турында мәгълүмат.
  • Суд хроникасы.
  • Мәрасимнәр һ.б.

«Без» газетасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909-1910 елларда кушымта булып «Без» (рус. Шило) юмор газетасы чыгарыла. 25 саны чыга.

Авторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Газизнең беренче әдәби әсәре — «Марс, уян!» исемле хикәясе 1907 елда әлеге газетада басыла. Шуннан соң башка газета-журналларда аның исеме бик еш күренә башлый.

Галиәсгар Камал бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була.

Й. Акчура, Г. Баруди, З. Бәшири, И. Богданов, Г. Буби, К. Бикколов, М. Гафури, Х-Г. Габәши, Н. Думави, Х. Зәбири, С. Иманколый, Г. Исхакый, И. Казаков, Г. Камал, Ш. Камал, Ф. Кәрими, К. Кышкари, Ә. Максуди, Ш. Мөхәммәдов, С. Рахманколый, Ә. Сәгыйди, Ф. Туктаров, Г. Шәрифи һ.б. әсәрләре, З. Буранский, Х. Искәндәров, С. Рәмиев, И. Терегулов, М. Шәриф һ.б. фельетоннары дөнья күрә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Рәмиев, Р. Даутов. Әдәби сүзлек. Казан: ТКН, 2001.
  2. Вакытлы татар матбугаты (әлбум). 1905-1925. К., 1926.
  3. Әмирхан Р. Иҗтимагый көзгебез. Татарстан. 1995, № 3/4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]