Рәшит Заһидуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Заһидуллин latin yazuında])
(Räşit Zahidullin битеннән юнәлтелде)
Рәшит Заһидуллин
Туган телдә исем Рәшит Муллагали улы Заһидуллин
Туган 18 ноябрь 1964(1964-11-18) (59 яшь)
Пермь өлкәсе, Губаха
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү театр институты[d]
Һөнәре актер, режиссер, педагог
Җефет Җәмилә Әсфәндиярова, актриса
Балалар улы
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган артисты - 2008ТР атказанган сәнгать эшлеклесе - 1998

Рәшит Заһидуллин, Рәшит (Рәшид) Муллагали улы Заһидуллин (1964 елның 18 ноябре, Пермь өлкәсе, Губаха) — театр педагогы һәм режиссеры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт комедия һәм драма театрының сәнгать җитәкчесе-баш режиссеры (19932019 елларда). Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате кафедрасы профессоры һәм Казан театр укуханәсенең актерлык осталыгы укытучысы. РФ атказанган артисты (2008). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1998). Шекспирның «Гамлет», Мольерның «Де Пурсоньяк әфәнде», Бертольд Брехтның «Кураж анакай һәм аның балалары», М. Горькийның «Тормыш төбендә», Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Туфан Миңнуллинның «Төш» һ.б. спектакльләрне сәхнәгә куйган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 18 ноябрендә Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә туган. Мәктәпне, Казан театр укуханәсенең актерлык бүлеген (башта Сергей Иванов, Петр Маслов, армиядән соң Вадим Кешнер, Юнона Карева курсы, 1988), Мәскәүдә Щукин исемендәге Югары театр укуханәсенең режиссура факультетын (1993) тәмамлаган. 19881993 елларда Казан яшь тамашачы театрында актер һәм режиссер булып эшли. 19932019 елларда Кәрим Тинчурин театрында баш режиссер[2]. Тинчурин театрында иҗат эшчәнлегенең башы әлеге театрның күчмә вакытыннан стационар тормышка күчү кебек катлаулы чорга туры килсә дә, коллективны нәтиҗәле иҗатка оста берләштерә. Театр сәхнәсендә аның тарафыннан 70 тән артык спектакль куелган. Репертуарда новаторлык, концептуальлек белән сугарылган спектакльләр: Н. Фәттахның «Итил суы ака торур», И. Грекованың «Тол хатыннар көймәсе», К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», П. Бомаршеның «Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе», Т. Гыйззәтнең «Башмагым», Б. Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары», Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Т. Миңнуллинның «Төш», М. Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә» һәм «Өзелгән өмет», Н. Хикмәтнең «Мәхәббәт турында риваять», М. Әмирнең «Гөлшаян», Ф. Лорканың «Бернарда Альба йорты», Г. Тукайның «Сөй гомерне!», У. Шекспирның «Гамлет» һ.б. спектакльләр барлыкка килә. 2010 елның мартында Әнкара шәһәренең (Төркия) «Кüçük tiuatro» дәүләт драма театры сәхнәсендә К. Тинчурин белән С. Сәйдәшевның «Сүнгән йолдызлар» музыкаль драмасын куя. Тинчурин театры белән Чиләбе, Уфа, Пенза, Петербург, Мәскәү, Анталия, Әнкара, Истанбул, Брүссел кебек шәһәрләрдә гастрольдә була. Тинчурин театры сәхнәсендә тарихи драмалар (М. Маликова «Соңгы риваять», Н. Хисамов «Йосыф-Зөләйха»), музыкаль спектакльләр (К. Тинчурин «Назлы кияү», Х. Вахит «Кияүләр»), әдәби театр (Г. Тукай «Сөй гомерне!», М. Мәһдиев «Без - 41 нче ел балалары», Р. Вәлиев «Язмышым юллары») куя. Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате кафедрасы профессоры, актерлык һәм режиссерлык курсларының сәнгать җитәкчесе.

Баш режиссер вазифасыннан китүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елда ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова Кәрим Тинчурин театры базасында яңа музыкаль театр үсеше концепциясен язарга тәкъдим иткәч, Рәшит Заһидуллин баш тарта. 85 еллык тарихы булган театрның музыкаль театр булып китүен кабул итми, каршы төшә. 2018 елның декабренә чаклы ТР мәдәният министрлыгында аның белән хезмәт килешүен озайтмый киләләр. Шулай ук татар театрының рус телендә тамашалар куюын кабул итми. Яңа ел бәйрәмендә балаларга урысча әкият уйнауга да каршы чыга[3].

  • 2019 елдан соң Волгоград театрында, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә спектакльләр куйган.
  • 2022 елда А. П. Чехов исемендәге Таганрог шәһәре театрында Италия драматургы Эдуардо Скарпеттаның «Голодранцы и аристократы» комедиясен куя[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]