Рәмзия Мөхәммәдова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмзия Мөхәммәдова latin yazuında])
(Rämziä Möxämmädova битеннән юнәлтелде)
Рәмзия Мөхәммәдәва
Туган телдә исем Рәмзия Гыйният кызы Мөхәммәдова
Туган 23 декабрь 1923(1923-12-23)
Сембер губернасы, Багдашкино районы
Үлгән 17 ноябрь 2020(2020-11-17) (96 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре этнограф
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Рәмзия Мөхәммәдәва – этнограф, фән һәм техника буенча Татарстан Дәүләт бүләге иясе

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Мөхәммәдованың нәселе Тәтеш районы, Бакырчы авылына барып тоташа. Алар гаиләләре белән башта Сембер өлкәсенә, аннары Яшел Үзәнгә күченгән. Рәмзия 1 нче татар мәктәбендә белем ала.

Бөек Ватан сугышы вакытында заводта, башка җирләрдә эшләп алгач, 1944 елда Р.Мөхәммәдова Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Шул вакытта күренекле галим Николай Воробьев этнография буенча факультатив дәресләр алып бара. Рәмзия дә ул дәресләрдә катнаша. Н.Воробьев сәләтле кызны күреп ала, аны этнограф итү уе белән янып йөри башлый. 1945 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оеша. 1946 елда партиянең өлкә комитеты СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтыyа татар халкы тарихын язарга йөкләмә бирә. Әмма ул вакытта әле аны язарлык белгечләр күп булмый. Шул ук елда СССР Фәннәр академиясендә аның тарих бүлеге һәм Казан филиалы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институтының берләштерелгән фәнни сессиясе уздырыла. Анда Казан татарларының килеп чыгышы мәсьәләсе куела. Нәтиҗәдә, аларның этник нигезендә болгарлар булуы күрсәтелә. Казан татарларының чирмешләр, арлар белән беррәттән җирле халык булуы дәлилләнә. Шул ук вакытта Идел буе татарларының мишәр төркемен өйрәнү кирәклеге ассызыклана. Шушы максатта Р.Мөхәммәдова этнография өлкәсен өйрәнүче буларак аспирантурага алына. 1948 елдан башлап ул остазы Н.Воробьев белән бергә экспедицияләргә чыга башлый. Мари, чуашлар белән аралашып үскән кызда тел сиземләве көчле була.

Гомумән, бөтен Советлар Союзында этнография, археология гөрләп үскән бер чор була бу. Р.Мөхәммәдова ел саен икешәр экспедициягә бара. 1949 елда аспирантураны тәмамлаганнан соң, мишәрләр турында инде байтак материал туплаган булса да, галимә кандидатлык диссертациясен якларга ашыкмый, чөнки эзләнгән саен яңа сораулар һаман туа тора, өстәвенә ул вакытларда һәрбер фәнни эшне диярлек, ә кайберләрен кабат-кабат Мәскәүдән борып кайтара торалар,гомумән, фәнгә таләп зур була.

Ниһаять, 1966 елда Мәскәүдә этнография институтында галимә Рәмзия Мөхәммәдованың мишәрләр турында кандидатлык диссертациясен яклау була. Ул вакытта якланачак фәнни эшләр турында алдан ук фәнни җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп, гәзитләрдә игъланнар бастыра, фәнни эшне китапханәгә куя торган булганнар. Шундый игъланны укып булса кирәк, яклауга зал тутырып мишәрләр килә. Галимә бик курка, билгеле. Әмма соңыннан ул мишәрләрнең үзләреннән дә хезмәтенә карата уңай бәя ишетә. Бик саллы хезмәт булган бу, моны кичекмәстән китап итеп бастырып чыгарырга кирәк, диешә алар. Мишәрләргә караган бик кызыклы мәгълүматлар тапкан Рәмзия апа. Мәсәлән, галимәнең әйтүенә караганда, мишәрләрнең формалашу территориясендә Наровчат кенәзлеге була. Аның белән хатын-кыз идарә итә. Бортасларның Сөембикә ханбикәбез белән беррәттән йөртелергә тиешле Нарчат исемле бикәсе була ул. Ул Мокша елгасы буендагы Бортас шәһәрендә идарә итә. Алтын Урда таралганда, феодаллар Болгар җирләренә һөҗүм иткән вакытта, Бортасны да җимерәләр. Нарчатның ирен үтерәләр. Ә үзе ул яу белән килгәннәргә әсирлеккә төшмәс өчен йортын карап торучы Хаҗия исемле хатын белән Мокша елгасына ташлана. Шул җирләрдә Наровчат исемле кенәзлек пәйда була да инде. Бу риваять мишәрләрнең үзендә сакланмаган, Нарчат турында материаллар Пенза музеенда бар. Ул мукшылар аша билгеле булган.

Р.Мөхәммәдовага Урта Идел һәм Урал буе татарлары турында атлас төзүне йөклиләр. Этнографик атлас этнографик күренешләрне җыеп, өйрәнеп, бер тәртипкә салуны күздә тота. Рәмзия Мөхәммәдова аспирантлар ала, атлас өстендә эшләүче кадрлар әзерли башлый. Галимә атлас төзү принципларын, материал җыюның (экспедицияләрдә, китапханәләрдә, музейларда) программасын эшли. Шуның белән Рәмзия апага үзенең докторлык диссертациясе турында онытып торырга туры килә. Ә 1985 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтында олы яшьтәге, доктор булмаган фәнни хезмәткәрләрне пенсиягә чыгаралар. Рәмзия апага да бөртекләп җыйган, үз баласы кебек кадерле материалларын кешегә калдырып китәргә туры килә. 1992 елда Воробьевның шәкерте, заманында бу зур шәхеснең уң кулы булган галимәне Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә чакырып алалар. Анда ул мишәрләр турындагы хезмәтен тагын да тулыландыра төшеп, яңадан зур китап итеп бастырып чыгара, гомумән, 30 ел буе җыйган материаллар нигезендә яңа хезмәтләр яза. Татар, рус, инглиз телләрендә чыккан "Татар халык киемнәре", "Керәшен татарлары киеме" монографияләре шундыйлардан. Р.Мөхәммәдованың соавторлыкта язылган хезмәтләре дә байтак. Мәсәлән, "Урта Идел һәм Урал буе татарлары", "Идел һәм Урал буе халыклары", "Идел буе һәм Урал татарларының милли киемнәре","Татарлар"һ.б. Моннан тыш, Р.Мөхәммәдова 100 дән артык фәнни мәкалә авторы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]