Рафис Могыйнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафис Могыйнов latin yazuında])
(Rafis Moğinov битеннән юнәлтелде)
Рафис Могыйнов
Туган телдә исем Рафис Әмерсаяф улы Могыйнов
Туган 15 апрель 1948(1948-04-15)
Мортышбаш, Сарман районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 8 июль 2013(2013-07-08) (65 яшь)
Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәрби журналист

Рафис Могыйнов, Рафис Әмерсаяф улы Могыйнов (1948 елның 15 апреле, ТАССР, Сарман районы, Мортышбаш2013 елның 8 июле, Чаллы) — хәрби журналист. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 15 апрелендә Сарман районы Мортышбаш авылында туган.

Сарман урта мәктәбен, Львов югары хәрби-сәяси училищесының журналистика факультетын тәмамлый.

1967 елдан хәрби хезмәттә. Урта Азия хәрби округында хәрби хәбәрче, аннары дивизия гәҗитенең баш мөхәррире булып хезмәт итә.

Украинада, Алманиядә хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышында шул илләрдә ятып калган якташларының язмышын ачыклау белән шөгыльләнә.

Аның армиядә хезмәт итүче якташларыбыз турында язган очерклары, зарисовкалары, мәкаләләре, фотоинформацияләре даими рәвештә «Ленинчы» (хәзерге «Сарман», Сарман районы), «Коммунизм таңы» (хәзерге «Минзәлә», Минзәлә), «Октябрь юлы» (Балык Бистәсе), «Ильич юлы» (Биектау), «Ватан юлы» (Башкортстан, Авыргазы районы), «Авыл утлары» (Мөслим), «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан», «Комсомолец Татарии» газеталарында, «Азат хатын», «Чаян» журналларында дөнья күреп торалар. Рафис шигырьләр, җыр текстлары, юморескалар, хикәяләр дә иҗат итә.

Язмалары белән Татарстан басмаларында даими катнаша.

1992 елдан запаска чыга. Чаллыда «Шәһри Чаллы», «Нур» гәҗитләре мөхәрририятендә эшли. ​«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе бүлмәләренең берсендә Рафис Могыйнов Советлар Берлеге каһарманы Илдар Мәннанов музеен булдыра, аның белән очрашулар оештыра.

Гомеренең соңгы елында каты авырды. 2013 елның 8 июль көнне гомере өзелде. Вафатына санаулы гына көннәр калганда аның иҗатына багышланган «Рафис Могыйнов. Библиографик күрсәткеч» дигән китап дөнья күрде. Аны Чаллы үзәк китапханәсе, әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре чыгарган.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге». Казан, ТКН, 2000 ел.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы, 2000 ел, 124 бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]