Равил Кашапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Кашапов latin yazuında])
(Rawil Qaşapov битеннән юнәлтелде)
Равил Кашапов
Туган телдә исем Кашапов Равил Исхак улы
Туган 15 ноябрь 1956(1956-11-15) (67 яшь)
Чиләбе өлкәсе Увел районының Красногорск бистәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре спортчы, укытучы

Равил Кашаповҗиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт остасы, СССР һәм РСФСР чемпионы, укытучы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Кашапов Чиләбе өлкәсе Увельский районының Красногорск поселогында 1956 елның 15 ноябрендә туа. Аның беренче тренеры — РСФСР атказанган тренеры, Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Хәниф Мортазин. 1981 елда спорт белән шөгыльләнүен Волгоград дәүләт физик культура институтының Казан филиалындагы спорт медицинасы кафедрасында укыту эше белән бергә алып бара. 1986 елда филиалны Чаллы шәһәренә күчергәч, ул да күченә һәм хәзер дә Равил Кашапов Чаллыда яши һәм эшли.

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елда Сеулда (Корея) узган XXIV Олимпиадада марафон йөгерүе буенча катнаша һәм 10 урын ала. 1988 елда Европа кубогында, ә 1998 елда Дөнья кубогында җиңә. 1998 елда Дөнья чемпионатында 100 км йөгерү буенча бронза медаль иясе була. 2001 елда 100 км йөгерү буенча командалы исәптә Европа чемпионы исемен ала.

3000 м алып 100 км кадәр дистанцияләргә йөгерү буенча күп тапкыр СССР һәм Россия чемпионы була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рекордсмен спорт газетасы