Рифат Мәүлетов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифат Мәүлетов latin yazuında])
(Rifat Mäwletov битеннән юнәлтелде)
Рифат Мәүлетов
Туган телдә исем Рифат Рәхмәтулла улы Мәүлетов
Туган 21 март 1926(1926-03-21)
БАССР, Бүздәк районы, Шланлыкүл авылы
Үлгән 21 май 2000(2000-05-21) (74 яшь)
Уфа
Милләт татар
Һөнәре авиация конструкторы
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Рифат Рәхмәтулла улы Мәүлетов (1926-2000) — Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, техник фәннәр докторы, 100 дән артык фәнни хезмәт, 16 монография һәм дәреслек авторы, Уфа дәүләт авиация институты ректоры (1961-1991).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Башкортстанның Бүздәк районындагы Шланлыкүл исемле татар авылында туып үсә. Урта мәктәпне алтын медаль белән төгәлләп, Уфа дәүләт авиация институтына укырга керә. Институтта Сталин премиясен алып торучы ике шәкертнең берсе була. Вуз тәмамлагач, шунда мөгаллим булып эшли башлый.

19601961 елларда Рифат Мәүлетовны уку һәм укыту эшләре буенча проректор итеп тәгаенлиләр. Яшь белгеч ректор булып эшкә керешкәндә, институт ябылу чигендә торган уку йорты була. Анда нибары бер фән докторы һәм 15 фән кандидаты була, талиплар саны да 600 генә. Институтка яңа сулыш бирә, җан кертә. Төп максат итеп Р. Мәүлетов фәнне үстерүне һәм яңа биналар төзүне куя. Яңа уку биналары һәм тулай тораклар төзетү өчен әллә күпме тапкырлар Мәскәү министрлыклары тупсаларын таптый. Институтны җитәкләгәндә, яңа белгечлекләр буенча укыту эше җайга салына, яңа гыйльми ачышлар ясала, фәнне практик эшләр, җитештерү белән бергә бәйләү төп максат итеп куела.

Уфа дәүләт авиация институтын бар Россиягә танытуга ирешә. 30 елдан артык ректор вазифаларын башкара.

1992 елдан, Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә үзе оештырган Механика институтына җитәкчелек итә һәм, кыска гына арада, анда соклангыч коллектив туплый, ныклы матди-техник база булдыра.

Р. Мәүлетов тынгысыз хезмәте өчен бик күп мактаулы исемнәр һәм гыйльми дәрәҗәләргә лаек була.

Хезмәтләре авиация корылмалардагы тыгызлыкның классик булмаган теорияләренә, сыгылмалыгына һәм шуышуына багышланган.[1]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большой энциклопедический словарь, 2000