Ринат Мәннан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Мәннан latin yazuında])
(Rinat Männan битеннән юнәлтелде)
Ринат Мәннан
Туган телдә исем Ринат Николай улы Архипов
Туган 6 февраль 1946(1946-02-06)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чистай районы, Чистай
Үлгән 20 февраль 2024(2024-02-20) (78 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар.
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре шагыйрь, прозаик
Бүләк һәм премияләре Шәйхи Маннур исемендәге премия (1995); Памятная медаль участника Всероссийского ежегодного литературного конкурса «ГЕРОИ ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ» (2017); мактаулы грамоталар һәм дипломнар.

 Ринат Мәннан Викиҗыентыкта

Ринат Мәннан, Ринат Николай улы Архипов (рус. Ринат Николаевич Архипов, 1946 елның 6 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Чистай2024 елның 20 феврале, РФ, ТР, Казан) ― татар шагыйре, язучы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архипов Ринат Николаевич (псевдонимы - Ринат Мәннан) 1946 елның 6 февралендә Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. Ринат Мәннан шигъри иҗат белән 6 сыйныфта укыганда ук шөгыльләнә башлый. 1964 елда медучилище тәмамлый, фельдшер булып эшли. 1965 елдан алып 1968 елга кадәр армиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәте тәмам булгач ук, ул Казан дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны 1974 елда тәмамлап чыга. Шуннан соң аны Мордовиягә эшкә җибәрәләр. Ул анда ике ел табиб булып эшли. Аннан соң Чистайга кайтып, Үзәк балалар хастаханәсендә табиб-педиатр булып 1978 елга кадәр эшли. Хәзерге көндә лаеклы ялда, Казанда яши. Аның йөзләрчә шигырьләре гәҗит-журналларда дөнья күрде. Аны аеруча пародияләр, сатирик-юмористик шигырьләр язу кызыктырды. Ул «Чаян» журналы белән һәрвакыт багланышта булды. Ринат Мәннан балалар өчен дә актив иҗат итә, төрле гәҗит-журналларга әсәрләрен тәкъдим итеп тора.

2024 елның 20 февралендә 78 яшендә вафат[1][2]. Казанның Шәмсир зиратында җирләнә[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ринат Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда басылып чыкты. Нәниләр өчен «Табиб әлифбасы» китабының ике басмасы да 2001, 2003 елларда 50000 тираж белән «Раннур» нәшриятында басылып, тиз таралып бетте. Аның төрле елларда «Каян килә туңдырма?», «Анатомик театр» (2003), «Микроб» (2003), «Исхакый әлифбасы» (2008), «Тукайга сәяхәт» (2011), Татарстан китап нәшриятында «Ялкау өстәл», «Шүрәле әлифбасы», «Сүз» нәшриятында «Су анасы янында», «Сызыклы кәҗә», «Шәп сабак», «Әфлисунлы малай», «Серле күл», «Авыр икән “2”ле», «Болыт мичләре», «Табылган көндәлек», «Бу мин – Сарбай», «Качкын көнгерә», «Уймак һәм каймак», «Муса дәфтәре», «Айга сәяхәт», «Җүкәтау», 2013 елда «Яратабыз мәктәпне» – җырлар китабы басылып чыга. Моннан тыш ике дистәдән артык күренекле язучыларга багышланган әлифбалар төзи һәм бастырып чыгара. Ринат Мәннан рус телендә дә яза. Кайбер тәрҗемәләре «Идель» журналында, «Казанские ведомости» гәҗитендә басылды. 2010 елда «Лимерики», «Алексей Максимович» (2011), «Обида одного зуба» (2013) исемле китаплары дөнья күрде. Ринат Мәннан 2004 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Танылу һәм бүләкләнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 ел - «Молодёжь Татарстана» газетасы оештырган фантастик хикәяләр конкурсында җиңеп чыга һәм «Озеро» исемле хикәя белән беренче урынны алып, күренекле фантаст Кир Булычев бүләгенә лаек була.
  • 2000 ел - «Шукбай» конкурсында җиңгән өчен «Сабантуй» газетасы Дипломы.
  • 2004 ел - Казан дәүләт университетының 200 еллыгы уңаеннан Мактаулы Грамота.
  • 2006 ел - татар студентларының «Тәрәзә» газетасында актив эшчәнлек алып барганы һәм «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсе белән тыгыз бәйләнештә торганы өчен «Әллүки»нең Махсус дипломы.
  • 2007 ел - татар мәгарифен үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премия конкурсанты Дипломы.
  • 2014 ел - Ватаныбыз әдәбиятына тугрылыклы хезмәте өчен Росия язучылар берлегенең Дипломы һәм медале.
  • 2014 ел - Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты.
  • 2015 ел - Генералиссимус А.В.Суворов исемендәге Бөтенроссия әдәби конкурсы дипломанты.
  • 2015 ел - Константин Симоновның тууына 100 ел һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Халыкара әдәби конкурсы лауреаты.
  • 2016 ел - «Золотое перо Руси» милли әдәби премиясенең 1 дәрәҗәле дипломы.
  • 2017 ел - Памятная медаль участника Всероссийского ежегодного литературного конкурса «ГЕРОИ ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ» и «Почетный знак» призера.
  • 2017 ел - «Золотое перо Руси» милли әдәби премиясенең С.Савицкая дипломы.
  • 2017 ел - Дюк де Ришелье исемендәге Халыкара әдәби конкурсы лауреаты һәм Алтын исемлеккә кертелү.
  • 2018 ел - И.С.Тургеневның тууына 200 ел тулуга багышланган «Родине поклонитесь» Бөтенроссия әдәби конкурсы дипломы.
  • 2018 ел - Мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республткасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы.
  • 2018 ел - Памятная медаль участника Всероссийского ежегодного литературного конкурса «ГЕРОИ ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ».
  • 2019 ел - Памятная медаль «75-летие Великой Победы» участника Всероссийского ежегодного литературного конкурса «ГЕРОИ ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ».
  • 2019 ел - Генерал-лейтенант К.Пуликовский тарафыннан «Россиядәге хәрби-патриотик эшчәнлегенә керткән хезмәтләре өчен» медаль.
  • 2019 ел - Фатыйх Кәримгә багышланган «Ты сердца не жалей, поэт!» конкурсы дипломы.

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Умырзая: пародияләр, эпиграммалар. - Казан: Таң-Заря, 1998. - 500 д.
  • Табиб әлифбасы. - Казан: Раннур 2001, 2003. - 50000 д.
  • Ялкау өстәл: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Татарстан китап нәшрияты 2005. - 3000 д.
  • Исхакый әлифбасы. - Казан: Матбугат йорты, 2008. - 1000 д.
  • Шүрәле әлифбасы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. - 3000 д.
  • Сызыклы кәҗә: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Сүз, 2011. - 500 д.
  • Су анасы янында: балалар өчен әлифба. - Казан: Сүз, 2011. - 500 д.
  • Әфлисунлы малай: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Сүз, 2011. - 500 д.
  • Шәп сабак: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Сүз, 2011. - 500 д.
  • Серле күл: балалар өчен әкият-поэма. - Казан: Сүз, 2011. - 500 д.
  • Авыр икән “2” ле! балалар өчен поэма. - Казан: Сүз, 2011. - 500 д.
  • Болыт мичләре: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Сүз, 2012. - 500 д.
  • Муса дәфтәре: балалар өчен поэма. - Казан: Сүз, 2012. -00 д.
  • Качкын Көнгерә: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Сүз, 2012. - 500 д.
  • Бу мин – Сарбай: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Сүз, 2012. - 500 д.
  • Уймак һәм каймак: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Сүз, 2012. - 500 д.
  • Табылган көндәлек: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Сүз, 2012. - 500 д.
  • Айга сәяхәт: балалар өчен әкият-поэма. - Казан: Сүз, 2012. - 500 д.
  • Җүкәтау: балалар өчен әкият-поэма. - Казан: Сүз, 2012. - 500 д.
  • Нәни маҗаралары. - Казан: Хәтер, 2015. - 500 д.
  • Кызыл күбәләк. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2015. - 2500 д.
  • Сайланма әсәрләр. - Казан: Сүз, 2016. - 100 д.
  • Огненные годы. - Казан: Сүз, 2016. - 500 д.
  • Такташ. - Казан: Сүз, 2016. - 200 д.
  • Минем яратканнарым. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2016. - 1000 д.
  • Есенин. - Казан: Сүз, 2017. - 200 д.
  • За Родину. - Казан: Сүз, 2018. - 200 д.
  • Анатомик театр. - Казан: Сүз, 2018. - 200 д.
  • Әкиятләр. - Казан: Сүз, 2019. - 300 д.
  • Антология. - Казан: Сүз, 2019. - 100 д.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]