Россия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия latin yazuında])
(Rusiya битеннән юнәлтелде)
Россия
Байрак
Илтамга
Шигарь Reveal your own Russia Edit this on Wikidata
Башкала Мәскәү
Халык саны 146 804 372 (1 гыйнвар 2017, Акъяр, Кырым РеспубликасыEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 862, 25 октябрь 1917, 25 декабрь 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел рус теле
География
Мәйдан 17,075,400 км²
Координатлар 66.42°N 94.25°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Башкарма орган Русия Федерациясе Хөкүмәте
Канун чыгару органы Русия Федерациясенең Федераль Җыелышы
Дәүләт башлыгы исеме Русия президенты
Дәүләт башлыгы Владимир Путин
Башлык исеме Русия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәисе
Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин
Карта
Икътисад
ТЭП 1 836 892 миллион US$ (2021), 2 240 422 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Рәсәй сумы
Туу күрсәткече 1.7 (2014)[1]
КПҮИ 0.822 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 71.59293 ел (2016)[3]
Джини коэффициенты 36 (2020)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[5]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[6]
Телефон коды +7
ISO 3166-1 коды RU
ХОК коды RUS
Интернет домены .ru, .рф,[7] .su

Россия яки Рәсәй, кайвакыт Русия (рус. Россия), рәсми исеме Россия Федерациясе (рус. Российская Федерация, РФ) — Евразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт; федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Россия Империясе җирлегендә барлыкка килгән республикаларның иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Россия Республикасы, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.

Россиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Россия империясе җимерелә һәм Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килә. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.

Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Россия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Европа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5% алып тора. Халык исәбе 142 914 мең кеше (2010). Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Россиядәге халык саны кими бара. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9% шәһәрләрдә торалар. Иң күп санлы халык — руслар (79,8 %), башка күп санлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) (2002). Диннәре христиан (православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — рус теле. Дәүләт башлыгы — президент.

Географик мәгълүмәт

Россиянең географик харитасы

Россия Җир шарының иң зур кыйтгасына — Евразиягә урнашкан һәм дөньяның ике кисәге — Европа һәм Азия территориясенең шактый өлешен биләп тора. Ул Төньяк ярымшарда, нигездә, илленче параллельдән төньяктарак ята, һәм Төньяк поляр түгәрәк (т.к.нең 66°30') безгә, Россия халкына, бик еракта кебек тоелмый, чөнки аның артында Кола ярымутравы да, Печора һәм Об елгалары түбәнлекләре дә, Урта Себернең гаять зур киңлекләре дә, шулай ук, Чукот ярымутравының бер өлешен кертеп, ерак төньяк-көнчыгыш районнар да ята.

Илнең географик урынының бу үзенчәлеге бөтен табигатьтә һәм кешенең хуҗалык эшчән-легендә чагыла. Россияне өч океан суы юа: көнбатыштан — Атлантик океан, төньяктан — Төньяк Боз океаны, көнчыгыштан — Тын океан.

Россия җире кыйтга һәм утрау өлешләреннән тора. Шуңа күрә иң ерак төньяк нокталары ике. Утрау ноктасы Франц-Иосиф Җире архипелагында Рудольф утравында ята; бу — Флигель борыны (т.к. нең 81°49' ында). Россиянең иң ерак төньяк кыйтга ноктасы — Челюскин борыны (т. к. нең 77°43' ында) — Таймыр ярымутравында урнашкан, һәм ул Евразия материгының иң төньяк ноктасы булып тора.

Илнең иң ерак көньяк ноктасы Төньяк Кавказда урнашкан Дагстан Республикасында Базардюзю тавыннан көньяк-көнбатыштарак (к.к.нең 41°11'ында) Азәрбайҗан белән чиктә урнашкан. Илебез территориясенең төньяктан көньякка озынлыгы 4 мең км га якын.

Иң ерак көнбатыш нокта (кч. оз. ның 19°38' ында) Балтыйк диңгезенең Гданьск култыгындагы комборынында Калининград шәһәре янында ята.

Иң ерак көнчыгыш нокталар, төньякныкы кебек, ике: утрау ноктасы — Беринг бугазында Ратманов утравында (кб.оз.ның 170° ында, т. к.нең 65°30' ында); кыйтга ноктасы — Чукот ярымутравында Дежнев борынында (кб.оз.ның 169°40' ында). Россиянең кыйтгадагы иң ерак көнчыгыш ноктасы Евразия кыйтгасының да көнчыгыш ноктасы булып тора. Иң ерак көнбатыш һәм көнчыгыш нокталары арасындагы ераклык 10 мең км дан артыграк. Россиянең көнбатыштан көнчыгышка озынлыгын күз алдына китерү өчен, аның территориясе, Көнбатыш ярымшарда башланып, бөтен Көнчыгыш ярымшар буенча сузылуына игътибар итәргә кирәк (озынлыгы градусларда үлчәгәндә якынча 171°).

Россиянең чикләре

Россиянең чикләренең озынлыгы — 60 932 мең км. Бу — Җир шарын экватор буенча бер ярым тапкыр әйләнеп чыгарга җитәрлек. Россиянең көнбатыш һәм көньяк чикләре күбесенчә — коры җирдән, ә төньяк һәм көнчыгышы диңгездән уза.

Көнбатыш чигендә ачык беленеп торган табигый чикләр юк диярлек. Ул Баренц диңгезендә Рыбачий ярымутравыннан көнбатышка таба башлана һәм Кола ярымутравының көнбатыш чите буйлап дәвам итә. Анда Норвегия белән чик уза; көньяктарак аны Балтыйк диңгезендәге Фин култыгына кадәр дәвам итүче Финляндия белән чик алыштыра.

Фин култыгыннан алып Азак диңгезенә кадәр булган гаять зур киңлектә Россия Эстония, Латвия, Беларус һәм Украина белән чиктәш. Азак диңгезенең Таганрог култыгыннан көнбатыш чик, Азак диңгезе буйлап барып Арабат борынын һәм Ур муенын кисеп үтә. Калининград өлкәсе көнбатышка еракка кереп тора. Бәйсез дәүләтләр — Эстония, Латвия, Литва барлыкка килү нәтиҗәсендә, ул Россиянең төп территориясеннән аерылып калган. Калининград өлкәсе Польша һәм Литва белән чиктәш.

Көньяк чик башта Ур муенын кисеп үтә, Каркинит култыгын, аннан соң Кара диңгез буйлап бара, аннан Адлер янында тауларга күтәрелә һәм Зур Кавказның Субүләр сырты буенча Россияне Гөрҗистаннан һәм Азәрбайҗаннан аера. Идел дельтасыннан Алтай тауларына кадәр арада дуга булып Казакъстанны читләтеп үтә. Аннан соң Россия, Япон диңгезе яр буйларына чыгып, Монголия, Кытай һәм Корея белән чикләшә.

Илнең көнчыгыш чиге Тын океан диңгезләре ярлары буйлатып бара. Монда Япония һәм АКШ — иң якын күршеләр. Россиянең Сәхәлин һәм Курил утрауларын Япониянең Хоккайдо утравыннан Лаперуза һәм Кунашир бугазлары аерып тора. Россия белән АКШ арасындагы чик Беринг бугазында Россиянең Ратманов утравын АКШның Крузенштерн утравыннан аерып торган тар бугаз (5 км) буенча уза.

Төньякта Россия киң фронт белән Төньяк Боз океаны диңгезләренә чыга. Монда Арктиканың Россия секторы аерыла. Аның чиге Ратманов утравы һәм Россия-Норвегия чигенең төньяк ноктасыннан (Рыбачий ярымутравы районында) Төньяк полюска кадәр меридианнар буенча узган. Дәүләтләрнең, шул исәптән Россиянең дә, диңгез чикләре ярдан 12 миль (яки 22,2 км) ераклыкта узуы килешенгән, аннан ары — 200 мильле икътисади зона, шуннан соң — ачык диңгез.

Тарих

Төп мәкалә: Россия тарихы

Башлангыч тарих

Археология яңа мәгълүмәте буенча, хәзерге Россия территориясендә борынгы кеше эзләрнең яше - 3-2 миллион безнең эрага кадәр. Алар Себер, Төньяк Кавказ һәм Кубан җирләрендә табылганнар. Якынча 150 000 елда безнең эрага кадәр, әлегә булган шелль мәдәнияте мустьер мәдәниятенә үзгәртелгән. Шундый тибындагы тукталышлар Россиянең Европа өлешендә киң таралганнар.

Россиядә дөньяның иң иске неоантроп Воронеж өлкәсендә тукталыш - Маркина тавы урнашкан (50 000 б.э.к).

Безнең эрага кадәр VI—V гасырларда Кара диңгезнең буенда грек колнияләре барлыкка килә, соңрак алар урынында Скиф патшалыгы, Боспор патшалыгы оештырыла. 552745 елларда хәзерге Россия территориясенең өлешендә Төрки каһанлыгы урнашкан; 650969 елларда Түбән Иделдә, Төньяк Кавказда һәм Азак диңгезе буенда Хәзәр каһанлыгы урнашкан.

Идел буе Болгары

Төп мәкалә: Идел буе Болгары

632 елда Кырым ярымутравында урнашкан Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бер туганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.

Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг , өченчесе — Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Котраг хан җитәкчелегендәге өченче төркеме (кутригурлар) Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән һәм анда 671-675 еллар тирәсендә Идел буе Болгары нигезләгән.

Алмыш әмир хакимлегендә 922 елда Идел буе Болгары рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән.

11-13 гасырда Идел буе Болгары дәүләте чәчәк ату чоры булган. Идел буе Болгары белән Киев Русе мөнәсәбәтләр каршылыклы булган, кайчакта ачлык вакытында Идел буе Болгары дәүләте Руськә бодай белән булышкан, кайчакта Идел юлы өчен бәрелешләр дә булган.

1223 елда Чыңгызхан гаскәре бердәм рус-кыпчак гаскәрен Калка елгасында тар-мар иткәннән соң, монголлар Илел буе Болгары дәүләтендә Җигүле тауларында кискен җиңелә һәм чигенә.

1236 Бату хан озак чолгаудан соң Идел буе Болгары дәүләтен буйсындыра. Идел буе Болгары Алтын Урда дәүләтенә керә.

Алтын Урдага Русьнең (Киев, Мәскәү Русе) зур өлеше, Идел буе Болгары, Кавказ әмирлекләре, Әзәрбайҗан (Җәнибәк чорында), Казакъстан (Ак Урда), Үзбәкстан (Хөрезм), Кырым, Себер кергән.

Алтын Урда территориясе бүгенге Россия территориясенә туры килә (Украинадан, Әзәрбайҗаннан, Казакъстаннан тыш).

Алтын Урда таркалганнан соң аның күбесе өлешләре Россиягә кертелгән.

Киев Русе

Төп мәкалә: Киев Русе

IX гасырның уртасында (елъязмалар буенча, 862 елда) Россиянең Европа өлешендә көнбатыш славян, фин-угыр, төрки һәм балт кабиләләрнең берлеге барлыкка килә. 882 елда Күрәзә Олег, Новгород кенәзе, Киевны яулап ала һәм Киев Русен төзи. Яңа дәүләт составына барлык көнбатыш славяннар җирләре, кайбер фин-угыр, балт һәм төрки халыкларның җирләре керәләр. Бер үк вакытта төньяк-көнбатыш Русьның славян колонизацияләү (буйсындыру) процессы барган. Владимир кенәзе заманында (988 елда) Русь христианлыкны кабул итә. Ярослав Зирәк Рус Правдасын — рус кануннарның беренче җыентыгын раслаган.

1132 елда, Мстислав - Владимир кенәзе үлгәннән соң, Русь берничә кенәзлеккә таркала: Новгород кенәзлеге, Владимир-Сүздәл кенәзлеге, Галич-Волын кенәзлеге, Чернигов кенәзлеге, Рязань кенәзлеге, Полоцк кенәзлеге, Смоленск кенәзлеге, һ.б.

Рус кенәзлекләре

Төньяк-көнбатыш Русьтә XII гасырдан Владимир-Сүздәл кенәзлеге күтәрелә, аның хакимнәре (Андрей Боголюбский, Всеволод Зур Оя), Киев өчен көрәшеп, үз төп резиденцияне Владимирда калдыралар; нәтиҗәсендә, Владимир яңа Русь үзәге булып китә. Иң куәтле кенәзлекләр шулай ук Чернигов, Смоленск һәм Галич-Волын кенәзлекләре булганнар.

Алтын Урда чоры

12371240 елларда Бату хан җитәкләгән татар-монгол гаскәрләре Киев Русенең күпчелек кенәзлекләрен яулап ала. Төрки телле халык Бату хан гаскәрендә күпчелек тәшкил иткән һәм татарлар дип аталган, соңрак шул атама Алтын Урданың бар халкына беркетелгән. Русьның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җирләрдә торучы халкы башка җирләргә күчә.

Русь кенәзлекләренең күбесе Рус Олысы буларак Алтын Урда эченә керә яисә Алтын Урдага нык бәйле була. Русь кенәзлекләре Алтын Урдага ясак түли башлыйлар, хакмиятне Алтын Урда ханы рөхсәтеннән генә алырга мөмкин булган. Ясак зурлыгы - керемнәрнең 10% булган.

Александр Невский 1240 елда Алтын Урда белән хезмәттәшлекне сайлаган, Бөек Ханга буйсынган һәм ясак түләргә риза булган, алманнарга (алпар - тәречеләргә) каршы сугыша башлаган.

XII гасырда Новгород җирләре алпар-тәречеләр һәм шведлар белән берничә кораллы низагларда катнашкан. 1240 елда Александр Невский Нева сугышында швед гаскәрен җиңә, ә 1242 елда Чудь күлендә тевтон рыцарьләрен тар-мар итә. Галич җирен XIV гасырның уртасында Польша басып ала, Русьның зур өлеше Бөек Литва кенәзлеге эченә керә.

Бөек Тартария харитасы, Амстердамда 1705 елда бастырган

XIV гасырның башыннан рус кенәзлекләре арасында яңа үзәк — Мәскәү кенәзлеге формалаша. Мәскәү кенәзләре Владимирда кенәзлек итү өчен көрәштә җиңәләр. Бөек Владимир кенәзе ясак җыючы һәм Русь территориясендә баш хакиме булып торган. Алтын Урданың Үзбәк ханы карары нәтиҗәсендә: 1363 елдан кенәзлек итүенә ярлыкны күбәсенчә Мәскәү кенәзләре алалар. Үзбәк хан үзе Мәскәү кенәзен - Иван Калита - баш баскак (салымны җыючы) итеп раслаган, шулай итеп Алтын Урда ханы үзе Мәскәүне акча үзәгенә әйләндергән.

Җәнибәк хан үлгәннән соң, аның улы Бәрдибәк хакимлегендә бастыру сәясәте һәм чуалышлар башланган. Бастырудан качкан күп морзалар Рус кенәзлегенә күчкән, анда алар христианлашканнар һәм руслашканнар. Алар арасында бөек Россия шәхесләренең бабалары: Лев Толстой, Суворов, Нахимов, Кутузов, Ушаков, Булгаков, Бердяев, Нарышкин, Тургенев, Чаадаев, Есенин, Карамзин, Минин, Годунов, Татищев һәм бүтән татар нәселләреннән чыкканнар.

Алтын Урда таҗы өчен эчке көрәш нәтиҗәсендә 1350 еллардан Алтын Урданың көчсезләнә башлый.

Алтын Урда биләмәләре, 1389 ел, Аксак Тимер һөҗүме башланганчы. Мәскәү һәм Көнчыгыш Русь Алтын Урдага бәйле булган.

Алтын Урданың ватандашлар сугышында (14 гасырның икенче яртысы) хәтта төмәнчеләр (темник - 10 меңле гаскәр сардары) хакимияткә килгәннәр. Мәсәлән Мамай морза - 10 меңле гаскәр сардары булып Алтын Урда ханы буларак үзенне игълан иткән. Канунлы хан Туктамыш Алтын Урда таҗын кайтарырга ниятләгән һәм Мамай белән Туктамыш хан ватандашлар сугышы башланган. Шушы сугышта рус кенәзләр актив катнаша. Мәскәү кенәзе Дмитрий Донской Туктамыш ягын яклаган, һәм аның ягында Мамайга каршы сугыша башлаган. Берничә бәрелешләр нәтиҗәсендә Мамай бәреп төшерелгән һәм Туктамыш - Алтын Урда ханы буларак игълан ителгән.

1382 елда Туктамыш хан Мәскәүнең хыянәте (Литвага күчү) бастырып Мәскәүне басып ала.

Ләкин Туктамыш ханга каршы Маверанахр дәүләтенең хакиме Аксак Тимер сугыша башлаган. Аксак Тимер бик сәләтле сәргаскәр булган, һәм 1391 елда Кондырча елгасында һәм 1395 елда Терек елгасында Туктамыш гаскәрен җиңгән. Кондырча елгасы буендагы сыман, баштарак татарлар оста гына сугышалар, әмма дошман гаскәренең аяусыз сугышуына ахыргача каршы тора алмыйлар—җиңеләләр. Шуннан Туктамыш төньякка, Болгар ягына кача. Аны эзәрлекләп Аксак Тимер күптәнге хыялын тормышка ашыра — Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бәркәне, тагын күп кенә әһәмиятле шәһәрләрен җимерә-җимерә Кырымга чаклы барып җитә. Сарай-Бәркә, Гөлстан, Үкәк, Бәлҗәмин, Маҗар кебек шәһәрләрне тәмам кырып ташлый, җир белән тигезли.

Аксак Тимер һөҗүмнәреннән соң Алтын Урда зәгыйфьләнә һәм таркала башлый.

Рус кенәзлекләрен берләштерү. Мәскәү дәүләтнең барлыкка килүе

14 гасыр ахырында Алтын Урда гаскәре Аксак Тимер гаскәреннән ике зур җиңелүне кичерә, һәм хәрби җиңелү нәтиҗәсендә таркала башлый. Эре бердәм дәүләт урынында Казан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Зур Урда (соңрак Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы), Касыйм ханлыгы, Себер ханлыгы, Әбелхаер ханлыгы барлыкка килә.

Иван III заманында Мәскәү кенәзлеге (Иван Калита идарә иткән чорыннан нәкъ Мәскәү рус кенәзлекләреннән ясак җыеп Алтын Урданың башкаласына җибәргән) Алтын Урданың варисларына ясак түләвен туктый. 1480 елда Угра бәрелеше нәтиҗәсендә Мәскәү кенәзлеге Зур Урдага ясак түләвеннән баш тарта. Әлеге вакыйга зур пропагадистик әһәмияткә ия, чөнки Зур Урданың башкаласы Сарай-Бәркә шәһәрендә урнашкан, чынында халык саны буенча Зур Урда Казан ханлыгы һәм Кырым ханлыгына караганда ким булган.

1484 елда Мәскәү бөек кенәзе Иван III Касыйм нәселеннән чыккан Мөхәммәд-Әмингә Казан тәхетендә утырырга булыша, нәтиҗәдә Казан ханы Мәскәү белән "мәңге солых килешүен" имзалый һәм Мәскәү Казанга да ясак түләвен туктый, шул ясак 1445 елдагы Сүздәл янындагы сугыштан соң түләгән булган. Чынында Мәскәү Касыйм ханлыгына 1681 елга кадәр акча җибәрә, ләкин ул ханлык бәйсез булмаган инде.

1497 елда рус дәүләтенең кануннар җыентыгы (Судебник) чыгарыла. Мәскәү кенәзлеге үз тирәсендә төрле рус кенәзлекләрен берләштереп, Мәскәү рус дәүләтенә әверелә (көнбатышта аны Московия еш йөртә). Василий III Мәскәү дәүләтен берләштерүне дәвам итә, Бөек Литва кенәзлеге һәм Казан ханлыгы белән сугышларын үткәргән.

1505 елда Василий III гаскәре Казан янындагы сугышта җиңелә.

1547 елда Иван IV патша титулын ала. XVI гасырның икенче яртысында Мәскәү дәүләте Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыгын басып ала.

15581583 елларда Русь уңышсыз булган Балтыйк диңгезенә чыгу өчен Бөек Литва кенәзлеге (соңрак — Речь Посполитая) белән Ливон сугышында катнаша. Тын, Терек һәм Җаек буйларында казак авыллары барлыкка киләләр; 1570 елда Донс казак гаскәре, 1571 елда — Урал казак гаскәре, 1577 елда — Терек казак гаскәре оештырылалар.

Европаның Татарстан харитасы, 1684 ел

Фетнәле заман. Романовлар династиясенең патшалык итә башлавы.

Явыз Иван үлеменнән соң озакламыйча Россия Фетнәле заман (рус. Смута) башлана. Ул бәла-казалар, поляк һәм швед интервенция, сәяси, икътисади, дәүләти һәм иҗтмагый кризислары белән истә калган.

1610 елда поляк гаскәре Мәскәүгә, 1611 елда швед гаскәре Новгородка керә. 1612 елның 1 ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелеге астында ополчениесе Китай-городны ала; 5 ноябрьдә поляклар капитуляциялиләр.

1613 елның Земский соборында Михаил Романовны патша итеп сайлана. Михал Романов заманында руслар Көнчыгыш Себерне үзләштерергә башлыйлар һәм Тын океанга чыгалар. 1654 елда Россия составына Украина керә.

Россия империясе

Моны да карагыз: Россия империясе

Пётр I

Барлыкка килүе, XVIII гасыр

Пётр I эчке һәм тышкы сәясәтендә кискен үзгәрлешләрне үткәрә. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә көчле швед армиясе тар-мар ителә, Балтыйк диңгезенә чыгу ачыла, Нева тамагында Петербург шәһәре төзелә.

1721 елда Россия империя булып игълан ителә.

Пётр I үлеменнән соң Россиядә сарай переворотлары чоры башлана — 17251762 елларда рус тәхетендә алты патша алышынды.

Елизавета Петровна заманында Мәскәү университеты нигезләнә, рус армиясе Җидееллык сугышында Пруссия белән уңышлы сугыша.

Екатерина II заманында 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Россия Кара диңгезгә чыга; кәгазьле акча барлыкка килә, Идел буена алман колонистлары килеп урнаша, 1783 елда Россия составына Кырым ханлыгы керә, Американы үзләштерү башлана.

XIX гасыр

К. Кольман. Декабрьчеләр фетнәсе.

XVIII гасырның ахырында Россия революцион Францияга каршы коалициягә керә һәм Наполеон сугышларында катнаша. 1805 елның 15 сентябрьдә — Россия Наполеонга беренче сугышны игълан итә.

Союзниклар Европада җиңеләләр, сугыш Россия территориясенә күчә. Наполеонның Мәскәүне басып алуына карамастан, сугыш Наполеон армиясенең тар-мар ителү белән тәмамлана. 1813 елда рус армиясе француз гаскәрләреннән Алманияне азат итә, ә 1814 елда Парижны басып ала.

Сугыштан соң Россиягә революцион идеяләре тарала башлаганнар, бу декабрьчеләр фетнәсенә алып китерә.

XIX гасырның икенче чирегендә Россия Төньяк Кавказ халыкларның буйсындыру белән тәмамланган Кавказ сугышын башлый; шул ук вакытта Россия составына казакъ жузлары керәләр.

1856 елда Россия Кырым сугышында җиңелә.

Александр II заманында Россиядә крепостной хокукы юкка чыгарыла (1861), һәм тагын берничә либераль реформа үткәрелә.

1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Россия составына Карс өлкәсе һәм Дунай дельтасы кертеләләр, балкан илләре (Болгария, Сербия һәм Черногория) бәйсезлеккә ирешәләр.

XX гасыр

XIX гасырның ахырында — XX гасырның башында Россиядә сәяси партияләр барлыкка килә: кадетлар, большевиклар, эсерлар, һ. б.

19041905 елларның Рус-япон сугышы нәтиҗәсендә Россия Сәхәлинның көньяк өлешен һәм Курил утрауларны югалта.

Совет дәвере

Россия ватандашлар сугышы

1917 елдан Февраль һәм Октябрь инкыйлабыннан соң 1922/1923 елларга хәтле элекке / Россия империясе территориясендә килеп чыккан сәяси, этник һәм социаль төркемнәр арасында кораллы низаг.

Бөек Ватан сугышы

1941 елның 22 июньдә, сугыш игълан итмичә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүен өзеп, алман-фашист гаскәрләре ССРБ территорияснә бәреп керәләр. Иң башта Алмания һәм аның союздашлар зур уңышлыкка ирешәләр, ләкин Мәскәүне һәм Ленинградны ала алмыйлар һәм сугыш озакка сузылган сугыш характерын ала. Сталинград һәм Курск сугышлары нәтиҗәсендә совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр һәм 1945 елда Берлинны алалар.

1945 елгы Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, ССРБ үзенә Курил утрауларны һәм Көньяк Сәхәлинны кире кайтарыла.

Моны да карагыз:

Россия Федерациясе

1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының 2нче корылтае Россиянең дәүләт сиядәте турында Бәян кабул итә. Россия үз эчендәге җөмһүрият һәм өлкәләр белән үзара мөнәсәбәт төзи. 1994 елның Февралендә Татарстан белән РФ арасында шартнамә төзелә([["Россия Иттихады дәүләт хакимияте марҗигълары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте марҗигълары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләт алмашу турында" шартнамә]]).

1994 елның декабрьдә Россия танылмаган Ичкериянең кораллы оешмаларнына каршы сугыш хәрәкәтләрен башлый.

2008 елның августта Россия Төньяк Осетиядә булган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Шул конфликт нәтиҗәсендә Россия Көньяк Осетиянең һәм Абхазиянең бәйсезлеген таный. 2014 елда Россия рәсми рәвештә Кырымны кушылу турында игълан иткән.

Халык

Эре шәһәрләр

Моны да карагыз: Россия шәһәрләре исемлеге


Мәскәү

Петербург

Новосибирск

Екатеринбург

Урын Шәһәр РФ субъекты Халык саны


Түбән Новгород

Самар

Омск

Казан

1 Мәскәү Федерация әһәмиятендәге шәһәр 11 514 330
2 Петербург Федерация әһәмиятендәге шәһәр 4 848 742
3 Новосибирск Новосибирск өлкәсе 1 473 737
4 Екатеринбург Свердловск өлкәсе 1 383 448
5 Түбән Новгород Түбән Новгород өлкәсе 1 259 730
6 Самар Самар өлкәсе 1 165 025
7 Омск Омск өлкәсе 1 153 971
8 Казан Татарстан 1 143 546
9 Чиләбе Чиләбе өлкәсе 1 130 273
10 Дондагы Ростов Ростов өлкәсе 1 089 851
11 Уфа Башкортостан 1 062 300
12 Волгоград Волгоград өлкәсе 1 021 244
13 Пермь Пермь крае 991 530
14 Красноярск Красноярск крае 973 891
15 Воронеж Воронеж өлкәсе 889 989
16 Сарытау Сарытау өлкәсе 837 831
17 Краснодар Краснодар крае 744 933
18 Тольятти Самар өлкәсе 719 514
19 Ижау Удмуртия 628 116
20 Сембер Сембер өлкәсе 613 793
[8]


Милли состав

Россия регионнары буенча руслар саны:
>80%
70—79%
50—69%
Милләт 2002 ел, %[9] 2010 ел, %[9]
Руслар 80,64 % 80,90 %
Татарлар 3,87 % 3,87 %
Украиннар 2,05 % 1,41 %
Башкортлар 1,16 % 1,15 %
Чуашлар 1,14 % 1,05 %
Чеченнар 0,95 % 1,04 %
Әрмәннәр 0,79 % 0,86 %
Аварлар 0,57 % 0,66 %
Мордва 0,59 % 0,54 %
Казакълар 0,46 % 0,47 %
Әзериләр 0,43 % 0,44 %
Даргиннар 0,35 % 0,43 %
Удмуртлар 0,44 % 0,40 %
Чирмешләр 0,42 % 0,40 %
Осетиннар 0,36 % 0,39 %
белоруслар 0,56 % 0,38 %
Кабардиннар 0,36 % 0,38 %
Комыклар 0,29 % 0,37 %
Якутлар 0,31 % 0,35 %
Ләзгиләр 0,29 % 0,35 %
Бүрәтләр 0,31 % 0,34 %
Ингушлар 0,29 % 0,32 %
башкалар 3,40 % 3,51 %
милләтне әйтмәделәр 1,46
млн. кеше
5,63
млн. кеше

Россия татарлары

РФда Татарлар (Татарстаннан тыш) Башкортостан, Мари Иле (Чирмешстан), Мордовия, Чуашстан, Дәгъстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Удмуртия, Карелия республикаларында, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округларында, Әстерхан, Волгоград, Иркутск, Киров, Корган, Мәскәү, Ырынбур, Пенза, Рязань, Сарытау, Свердлов, Тум, Мурманск, Архангельск, Ленинград, Вологда, Төмән, Түбән Новгород, Новгород, Сембер өлкәләрендә һ.б. төбәкләрдә күпләп яшиләр.

Федератив төзелеш

Россия Федерациясе 85 субъекттан тора, шул исәптә 22 республика, 9 край, 46 өлкә, 3 федерация күләме шәһәре, 1 автономияле өлкә, 4 автономияле округ.

Россия шулай ук 9 федераль округына бүленә.

Дәүләт төзелеше

Россия конституциясе буенча, Россия Федерациясе — федератив демократик дәүләт.

Президенты – Владимир Путин. Премьер-министры – Михаил Мишустин.

Илдә «Бердәм Россия» фиркасенең йогынтысы зур.

Башкарма хакимияте

Дәүләт башлыгы — бөтен халкы тавыш бирү юлы белән 6 елга сайлана торган президент.

Закон чыгара торган хакимияте

Закон чыгара торган хакимиятне Федераль Җыелышы тормышка ашыра. Федераль Җыелышы ике палатадан (Федерация Шурасы һәм Дәүләт Думасы) тора.

Сәяси фиркаләр

«Сәяси фиркаләр турында» законга туры китереп теркәлгән 42 сәяси фирка бар.[10]

Дәүләти бәйрәмнәр

Җиңү парады, 2010

Кораллы көчләр

Россия Федерациясе кораллы көчләренең эмблемасы

Россиянең Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы. Кораллы Көчләренең башсәргаскәр Россия Президенты булып тора. КК белән Саклану министрлыгы һәм Кораллы Көчләре Генераль штабы аша турыдан-туры Саклану министры идарә итә.

2010 елның 5 март хәленә 1 миллион кешедән тора (дөньяда 5-нче урын).[11] КК өч төренә (Коры җир Гаскәрләре, Хәрби-һава көчләре һәм Хәрби-Диңгез Флоты), һәм өч аерым төренә (Һава-Космик саклануы гаскәрләре, Һава десанты гаскәрләре һәм РВСН (стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре)) бүленәләр; шуның өстенә, КК составына Кораллы Көчләр Тылы һәм ККның төрләренә һәм аерым төрләренә кермәүчн хәрби оешмалар керәләр:

  • Эчке эшләр идарәсенең Эчке гаскәрләре;
  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының граждан саклануы гаскәрләре;
  • Тышкы разведка хезмәте;
  • Федераль иминлек хезмәте органнары;
  • Федераль саклау хезмәте органнары.

Икътисад

Төп мәкалә: Россия икътисады

Элекке Советлар Берлегендә чыгарылган барлык нефтьнең 90% чамасы, газның 73%, җитештерелгән электроэнергинең 63%, эшкә яраклы агачның 90%, чит илләр белән сәүдә әйләнешенең 80% РФ өлешенә туры килә. ТЭП (2010) - 1,477 трлн $ (бөтенесе), җан башына 15 807 $.

Гомум хәле, төп күрсәткечләре

Сатып алу мөмкинчелеге паритеты буенча тулаем эчке продукты күләме буенча Россия алтынчы урында тора.

Россия тулаем эчке продуктының тармаклы төзелеше, 2011:[12]

  • Авыл һәм урман хуҗалыгы, балыкчылык — 3,6 %
  • Файдалы казылмаларны чыгару — 9,1%
  • Эшкәртү сәнәгате — 13,6%
  • Энергетика — 3,2%
  • Төзү — 5,5%
  • Сәүдәгәрлек — 16,2%
  • Транспорт һәм элемтә — 7,5%
  • Мәгариф һәм сәламәтлекне саклау — 5,7%
  • Финанслар һәм уңайлыклар — 14,0%
  • Дәүләт белән идарә итү һәм хәрби иминлеге — 5,0%
  • Продуктларга алына торган салым — 15,7%

Сәнәгать

Россия — сәнәгатьле-аграр дәүләт. Дөнья күләмендә нефть чыгару буенча өченче урында тора (434 млн. т, 1998), табигый газ буенча — 1 урында (1999), ташкүмер буенча — 6ы урында (154 млн. т, 1998), электр энергия җтештерү буенча — 4 урында (827,2 млрд. кВт·сәг, 1998), корыч кою буенча — 4 урында (49,8 млн. т, 1999), тимер рудасы чыгару буенча — 4 урында (78,3 млн. т, 1995), алтын табу буенча — 6 урында (130 т, 1998), алмаз табу буенча — 2 урында (16 млн. карат, 1993), автомобильләр җитештерү буенча — 11 урында (840 мең, 1998), телевизорлар җитештерү буенча — 6 урында (4 млн. данә, 1993), пластмасса җитештерү буенча — 10 урында (2,4 млн. т, 1993), цемент җитештерү буенча — 7 урында (37 млн. т, 1994). Көрән күмер чыгару — 2 урында, чуен кою, күкерт кислотасы җитештерү буенча — 4 урында, минераль ашлама, киҗе-мамык тукымалар җитештерү буенча — 5 урында, әзер прокат, агач материаллары буенча — 6 урында, агач мунчаласы җитештерү буенча — 7 урында (1999).

Авыл хуҗалыгы

Россия дөнья күләмендә бөртекле ашлык җыеп алу буенча җиденче урында тора (1999), бәрәңге җеп алу буенча — 2 урында (31,2 млн. т, 1999), сөт җтештерү буенча — 2 урында (333 млн. т, 1998), терлек ите җитештерү буенча — 7 урында (4,7 млн. т, 1994), елына 261,7 мең т терлек мае җитештерелә (1999), мөгезле эре терлек саны буенча — 6 урында (49 млн. баш, 1994), дуңгызлар саны буенча — 3 урында (32 млн. баш, 1994), сарыклар саны буенча — 4 урында (46 млн. баш, 1994), балык тоту буенча — 6 урында (1999).

Транспорт һәм элемтә

Мурманскиның порт һәм тимер юлы терминалы

Су транспорты

Эре диңгез портлары Новороссийскида, Владивостокта, Находкада, Архангельскдә, Дудинкада, Мурманскида урнашалар.

Елга транспорты күбесенчә Иделдә кулланыла.

Автомобиль транспорты

2010 елда Россия автомобиль юлларының гомум озынлыгы — 1 004 мең километр, шул исәптә каты йөгертмәле автомобиль юллары — ~786 мең километр.[13] Федерация әһәмиятендәге юлларының гомум озынлыгы — ~50 мең километр, регион әһәмиятендәге юлларының гомум озынлыгы — ~450 мең километр. Автомобиль юлларының гомум озынлыгы Россия дөньяда җиденче, ә Европада икенче урынында тора. Каты йөгертмәле автомобиль юлларның тыгызлыгы — 1 мең кешегә 5,3 километр.

Тимер юл транспорты

Россия тимер юлларының схемасы

Тимер юл транспорты XIX гасырның уртасында киң үсеш ала башлаган. Беренче эре тимер юл магистрале, МәскәүПетербург, 1851 елда сафка баса. Транссебер магистрале эксплуатациягә 1892 елда бирелә, Россия империясе территориясе генә аша хәрәкәте 1916 елда башлана.

Хәзер тимер юл 83 субъектларның 78-да тимер юл бар, аларның гомум озынлыгы якынча 83 мең километрга тиң, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — ~ 43 мең километр.

Россиянең 84 шәһәрдә һәм шәһәр тибындагы бистәләрендә трамвай элемтәсе бар (гомум озынлыгы — якынча 3 мең километр), 88 шәһәрдә троллейбус элемтәсе бар (гомум озынлыгы — якынча 4,9 мең километр).

Шуның өстенә, Мәскәүдә, Петербургта, Түбән Новгородда, Самарда, Екатеринбургда, Новосибирскта һәм Казанда метрополитен бар. Метро юлларның гомум озынлыгы — 475 км. Омск, Красноярск һәм Чиләбе метрополитеннары төзелеш стадиясендә торалар.

Һава транспорты

Ерак Көньяк районнарда, автоюллар юклыгы аркасында, һава транспорты зур ролен уйный. Авиаэлемтәнең төп үзәкләре: Мәскәү, Петербург, Төньяк Кавказ курортлары, Екатеринбург, Новосибирск, Иркутск, Хабарау, Владивосток. Пассажир ташуларының 80% Мәскәүгә яки Мәскәү аша үткәреләләр. 1991—2011 елларда Россия хәрәкәттәге аэропортлар челтәре дүртләтә кимәйгән.[14]

Моны да карагыз

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-02 
  9. 9,0 9,1 Российская газета. Вот какие мы — россияне. Об итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
  10. Список зарегистрированных политических партий, archived from the original on 2018-04-03, retrieved 2012-12-05 
  11. http://www.bfm.ru/news/47706
  12. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-08-04, retrieved 2012-12-30 
  13. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-10-29, retrieved 2012-12-31 
  14. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-07-07, retrieved 2012-12-31 

Сылтамалар