Самоа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самоа latin yazuında])
(Samoa битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Самоа
Flag of Samoa.svg
Байрак
Coat of arms of Samoa.svg
Илтамга
Башкала Апиа
Халык саны 190 372 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1962 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+13:00
Кардәш шәһәрләр Окленд
Рәсми тел инглиз теле, самоан теле
Җәгърафия
Мәйдан 2,842.0 дүрткел киламитер
Координатлар 14°S 172°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Туималеалиифано Ваалетоа Суалауви
Башлык исеме Самоа беренче министры
Хөкүмәт башлыгы Малиелегаои, Туилаэпа Аионо Саилеле
Икътисад
ТЭП 856,6 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге самоа таласы
Инфеләсә 2.3% (2016)
Туу күрсәткече 4.086 (2014)[1]
КПҮИ 0.713 (2017)[2]
Яшәү озынлыгы 75.013 ел (2016)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-9-9
  • 994 (янгын сакчылары)[4]
  • 995 (пүлисә)[4]
  • 996 (ашыгыч тыйб ярдәме)[4]
  • Электр аергычы төре AS/NZS 3112[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң,[6] сул[6]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
    Телефон коды +685
    ISO 3166-1 коды WS
    ХОК коды SAM
    Интернет домены .ws

    Самоа Бәйсез Дәүләте (самоанча Malo Sa’oloto Tuto’atasi o Samoa, ингл. Independent State of Samoa [səˈmoʊə]) — Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан утрау-дәүләт. Элекке атамалары — Герман Самоасы (19001914) һәм Көнбатыш Самоа (19141997).

    1976 елда БМОга керә.

    Көнбатыш Самоа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    (Бәйсез Көнбатыш Самоа дәүләте)

    Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Көнбатыш Самоа - Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан утрау-дәүләт, Самоа архипелагының көнбатыш өлешен били, ике эре - Савайи һәм Уполу һәм җиде кече утраулардан тора.

    Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Көнбатыш Самоаның территориясе 2842 кв. км.

    Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Көнбатыш Самоаның башкаласы - Апиа шәһәре (33 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 11 округ.

    Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Көнбатыш Самоа - конституцион монархия. Илнең башы - самоалыларның кабилә башы. Канун бирү органы - Канун бирү ассамблеясы. Ил Милләтләр Дуслыгына керә.

    Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Утрауларның өслеге яр буе тигезлекләреннән һәм эчке өлештә урнашкан кыялы таулардан тора.

    Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең җир эчендә нинди булса да файдалы ресурслар юк.

    Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илнең климаты тропик, яңгырлар фасылы октябрьдән майга кадәр дәвам итә.

    Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Архипелагның өчтән ике өлеше урманнар белән капланган (агачсыман абагалар, подокарпус, мускат чикләвеге, пальмалар, каучык бирүче үсемлекләр).

    Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Илдә күпсанлы һәм күптөрле кошлар яши.

    Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Самоалылар гаиләсе
    Маталафа Иосефо (1832-1912) - Самоа патшасы булуга көндәш һәм югары кабилә башы.

    Илнең халкы якынча 224 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км - га 79 кеше. Самоалыларның күпчелеге халкы 100 дән 600 гә кадәр булган 400 яр буе бистәсендә яши. Этник төркемнәр: самоалылар (полинезиялеләр) - 92%, евронезиялеләр (җирле халык белән европалыларның никахларыннан туган кешеләр) - 7%, европалылар. Телләр: инглиз теле, самоа теле (икесе дә дәүләт теле).

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Протестантлар - 70%, католиклар - 20%.

    Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1900 елдә Самоа архипелагының көнбатыш утраулары Германия тарафыннан аннексияләнгәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы башланудан соң 1914 елда аларны Яңа Зеландия армиясе оккупацияләгән. 1920 елда Көнбатыш Самоа рәсми рәвештә Яңа Зеландия хакимияте астына бирелгән. 1961 елның 18 октябренда БМО Самоа идарәсенә мандатны гамәлдән чыгарган һәм 1962 елның 1 январенда Самоа бәйсез дәүләт булган.

    Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Икътисадның нигезе - авыл хуҗалыгы. Төп товар авыл хуҗалыгы культуралары: һинд чикләвеге пальмасы, таро, бананнар, какау. Хайван үрчетү. Урман кисү. Балыкчылык. Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү. Һинд чикләвеге мае, какау ногыт борчагы, таро, копра экспорты. Акча берәмлеге - тала.

    Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Сәнгать һәм архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Апиа. Роберт Льюис Стивенсон яшәгән өй, шулай ук Стивенсонның кабере.

    Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Энциклопедический справочник "Все страны мира", издательство "Вече", 2003

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    2. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    4. 4,0 4,1 4,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    5. 5,0 5,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. 6,0 6,1 http://news.bbc.co.uk/2/hi/asia-pacific/8240992.stm.